Домой Главные новости В области Иркен һәм рәхә Камышлы яклары

Иркен һәм рәхә Камышлы яклары

0
Иркен һәм рәхә                Камышлы яклары

Камышлы районының 30 еллыгына багышлап «Благодатный край Камышлинский» дип аталган китап язып бастыру идеясен Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов әле берничә ел элек тәкъдим иткән иде. Ләкин, акча булмаганлыктан, бу идея һаман тормышка ашырыла алмыйча торды. Камышлы районында Бөтенроссия авыллар Сабан туен оештыруга саллы өлеш керткән Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевка Камышлы районының Мактаулы гражданины исеме бирелгәч, ул районның юбилеена китап бас­тырып чыгару спонсоры булырга да алынды. Ә “Свет истины”, “Подвиг огненных лет” китап­лары авторы булып танылган Идеал Муса улы Галәветдинов исә бу китапка яңа материаллар язарга, булганнарын тупларга, фотографияләр белән баетыр­га алына, һәм зур хезмәт куелган басма билгеләнгән көнгә – Камышлы Сабан туена әзер була.

А-4 форматында, затлы кәгазьдә дөнья күргән китапта басылган язмаларның авторлары арасында Самара төбәге тарихчысы Шамил Галимов, Камышлы районының һәвәскәр тарихчысы Фәрит Шириязданов, ”Самара муллалары” китабы авторы, Җәмигъ мәчете имамы Иршат Сафин, соңгы елларда биограф буларак танылган якташыбыз Рәшит Шакиров, Самара төбәген өйрәнүче Рафаэль Хәфиятуллин, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган Фатыйх Сибагатуллин, Татарстан тарихчысы Альфред Халиков кебек күпсанлы авторларның саллы хезмәтләре, белешмәләр, “Камышлы хәбәрләре” район газетасы һәм “Бердәмлек” өлкә татар газеталары журналист­ларының тыйнак хезмәтләре кергән.

Китап хәзерге Камышлы районына караган җирләрдә XVI – XXI гасырларда барлык­ка килгән авыллар тарихын һәм динен, анда яшәгән кешеләрнең тормыш рәвешен, казанышларын, кәсепчелек һәм күмәк хуҗалык эшчәнлеген, сугыш һәм ачлык вакытын, динне кысрыклаган елларны һәм хәзерге тормышны, сугыш һәм хезмәт батырларын тасвирлый.

Автор-редактор Камышлы районының үткәне һәм бүгенге көне күп кешедә, шул исәптән Камышлы халкында да, кызыксыну уятыр дип өметләнә, редакция гаебе буенча кайбер исем-фамилияләрдә киткән хаталар өчен гафу үтенә.

Шулай ук әлеге басмага материаллар әзерләргә булышкан Резеда Төхбәтшинага, Рөстәм Бадретдиновка, Рәйсә Төхбәтшинага, Руслан Полукаровка, Илүсә Гайнуллинага, Эльмира Шәвәлиева-Вар­фоломеевага, Гөлгенә Сә­лаховага, Рәшит Шакировка, Винер Нурмөхәмитовка, Екатерина Нехорошихка һәм Гөлия Хөснетдиновага рәхмәтләрен белдерә һәм укучылардан бу китапка карата туган фикерләрен язып җибәрүләрен сорала.

Эльмира Шәвәлиева