9 августта Камышлы районы Иске Ярмәк авылында Зыя Ярмәки исемендәге сквер ачылган.
Территориядә яңа балалар мәйданчыгы төзелгән, скверның бизәге — күперле коры инеш.
Тантаналы чарадан соң кунаклар Кардон чишмәсе янына корбан ашы табынына җыелдылар.
- Шагыйрь Зыя Ярмәки (Әхмәтзыя Шәйхетдин улы Насыйров) – 1887 елның 9 (яңа стиль белән 21) гыйнварында элекке Самара губернасы Богырыслан өязе (хәзер Самара өлкәсенең Келәүле районы) Иске Ярмәк авылында мулла гаиләсендә туа.
- Зыя Ярмәкинең актив иҗат эшчәнлеге 1911–1915 елларга карый. Аның шигырьләре Тукай шигъри мәктәбе үрнәгендә, классик татар поэзиясе һәм халык җырларына хас ритмик үлчәмдә язылган.