Домой Ислам Ислам динен өйрәтү көннәре

Ислам динен өйрәтү көннәре

0
Ислам динен өйрәтү көннәре

Киләчәк бүген төзелә диләр. Һәрвакыт җәмгыять алдында үсеп килүче нәселне тәрбияләү бурычы тора. Балаларны тәрбияләүдә ислам зур әһәмияткә ия. Исламда Коръәндә әхлакый кагыйдәләр, кешенең тәртибе, аның эчке дөньясы, фикерләве белән тыгыз бәйләнештә бирелгән. Әгәр дә бала кечкенәдән үк барысын да үз аңына сеңдерергә тырышмаса, бу тормышта файда китермәячәк.

Каникул көннәрендә 17 июльдән 30 июльгә кадәр Мәчәләй авылындагы беренче бригадны мәчетендә балалар өчен җәйге курслар уза. 50гә якын бала ислам нигезләрен өйрәнә.

Әлеге курсларны 1 нче бригадны хәзрәте Сәйфулла Бәхтиев оештыра. Укуны хөрмәтле Наил хәзрәт Курмаев үткәрә. Балалар дәрескә бик теләп йөриләр.Дәресләрдән соң алар бергәләп авыл администрациясе ярдәме белән төзелгән мәчет каршындагы яңа балалар мәйданчыгында уйныйлар. Күпчелек укучылар шәһәрдән килгәннәр, бу курслар ярдәмендә алар туган авылларында вакыт үткәрәләр, әби-бабалары белән туган телдә сөйләшәләр.Туган якка мәхәббәт үстерәләр.

Моның өчен барлык ата-аналар аларга бик рәхмәтле.