Бүген конкурска “Ислам нуры-мәчетләрдә” старт бирелде. Ул 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурс Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана һәм ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемдә уздырыла “Ислам нуры-мәчетләрдә” номинациясендә.
Яшь категорияләре: 10 – 14 яшъкәчә, 15 – 20 яшькәчә, 21 яшьтән өлкәнрәкләр.
Конкурста катнашучылар:
- Катнашучы “Конкурс номинациясе” шартларына туры китереп, ВКонтакте төркемендә бер язма эчендә мәчетнең тарихы, хәзерге эшчәнлеге турында кызыклы, мәгълүмати текст белән бергә 3-10 фото урнаштырырга тиеш;
- Конкурста катнашучы әлеге Нигезләмәнең 5нче бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп, фотолар һәм язманы #ИсламНурыМәчетләрдә хештегы белән билгеләп “Ислам нуры-мәчетләрдә” төркеменә урнаштыра.
- Катнашучы Конгрессның ВКонтакте челтәрендәге төркеменә язылырга тиеш;
- Язмада катнашучының исем-фамилиясе, яше, кайдан булуын күрсәтү төп шарт.
НИГЕЗЛӘМӘ:
Бөтендөнья татар конгрессы