Домой Ислам Ислам в стране и в мире “Ислам нуры – мәчетләрдә”

“Ислам нуры – мәчетләрдә”

0
“Ислам нуры – мәчетләрдә”
gettyimages.com

Бүген конкурска “Ислам нуры-мәчетләрдә” старт бирелде. Ул 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана һәм ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемдә уздырыла “Ислам нуры-мәчетләрдә” номинациясендә.

Яшь категорияләре: 10 – 14 яшъкәчә, 15 – 20 яшькәчә, 21 яшьтән өлкәнрәкләр.

Конкурста катнашучылар:

  • Катнашучы  “Конкурс номинациясе” шартларына туры китереп, ВКонтакте төркемендә бер язма эчендә мәчетнең тарихы, хәзерге эшчәнлеге турында кызыклы, мәгълүмати текст белән бергә 3-10 фото урнаштырырга тиеш;
  • Конкурста катнашучы әлеге Нигезләмәнең 5нче бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп, фотолар һәм язманы #ИсламНурыМәчетләрдә хештегы белән билгеләп “Ислам нуры-мәчетләрдә” төркеменә урнаштыра.
  • Катнашучы Конгрессның ВКонтакте челтәрендәге төркеменә язылырга тиеш;
  • Язмада катнашучының исем-фамилиясе, яше, кайдан булуын күрсәтү төп шарт.

НИГЕЗЛӘМӘ:

Бөтендөнья татар конгрессы