Елховка районы, Тупли авылы Исмәгыйль Хөсәен улы һәм Гөлсинә Хәсән кызы Бәшировларның бергә гомер итүләренә – 25 ел!
Кадерле балаларыбыз, әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез!
Без сезне шушы истәлекле көнегез белән тәбрик итәбез! Алдагы көннәрегездә дә шулай матур, тигез, тыныч тормышта, үстергән балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә.
Егерме биш ел бергә гомер итеп,
Үстердегез ул һәм кызларны.
Күңел тулы сөенечләр белән
Үтегез сез тормыш юлларын.
Бәрәкәтле булсын тормышыгыз,
Саф йөрәкле, изге булдыгыз.
Шуңа күрә чирек гасыр буе
Матур булды тормыш юлыгыз.
Алда сезгә язсын иде тагын
Алтын туй да бәйрәм итәргә.
Язсын иде бәхет белән генә
Тормыш юлын дәвам итәргә.
Иң изге теләкләр белән әниләрегез Гөлфия hәм Минниса, кызларыгыз Римма, Гөлназ, улыгыз Илнур, кияүләрегез Рәмис, Фәнис, оныкларыгыз Алинә hәм Руфинә.