
Бүген бездә кунакта – Камышлы җирлегенең яңа идарә башлыгы Фәһим Миргабиҗан улы МИНЕВӘЛИЕВ. Кем ул? Тумышы белән кайсы яклардан? Моңа кадәр хезмәт юлы ничек барган? Бу сораулар күпләрне кызыксындырадыр, дип уйлыйм.
– Фәһим Миргабиҗанович, сез үткән елның октябреннән бирле Камышлы җирлеге идарәсе башлыгы булып эшлисез. Сезнең турыда үзегезнең хезмәткәрләрдән дә, район хакимияте вәкилләреннән дә, халыктан да бары тик яхшы сүзләр генә ишетеп торабыз: кешелекле, игътибарлы, игелекле, ярдәмчел, әйткән сүзендә торучан, дип бәяли Сезне зирәк авыл кешесе. Әйдәгез әле, газета укучыларын сезнең белән якыннанрак таныштырып үтик. Тумышыгыз белән кайсы яклардан? Нинди гаиләдә туып-үстегез?
– Мин Яңа Балыклы авылында 1960 елның беренче көнендә Миргабиҗан һәм Бәдәр Миневәлиевлар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Әти-әнием гади колхозчылар иде. 1977 елда Балыклы урта мәктәбен тәмамладым. Ил каршындагы бурычымны – армия хезмәтен Чехословакиядә үтәргә туры килде. 1980 елда, солдат хезмәтен тутырып кайткач, Кинель-Черкасс авыл хуҗалыгы техникумының автомеханика факультетын тәмамладым.
– Ул елларда дипломлы яшь белгечләрне юллама буенча илнең төрле почмакларына эшкә җибәрәләр иде. Ә сезнең хезмәт юлыгыз кайда башланып китте?
– Ул яктан миңа бәхет елмайды, дисәм дә була. Мин үземнең туган авылымда, “Восток” колхозында ике елдан артык автомастерской җитәкчесе булып эшләдем. 1986 елда гаиләм белән Камышлыга күчеп килгәч, “Сельхозтранс” машина-трактор предприятиесенә автоколонна җитәкчесе булып эшкә урнаштым. Ул вакытта предприятие, Гомәр Зөфәр улы Вәлитов җитәкчелегендә, гөрләп эшләп тора иде. Ә 1991 елда мине “Агропромтранс” предприятиесенә баш инженер итеп күчерделәр.
– Ә торак-коммуналь хуҗалыкка ничек килеп эләктегез? Бик тә четерекле тармак бит.
– Әйе шул, четерекле. 2010 ел иде ул. Минәсхәт Гайзулла улы Гыйниятов җитәкчелегендәге коллективка тиз ияләштем, өч ел дигәндә мине шушы оешманың җитәкчесе итеп билгеләделәр. Ун елдан тормышымда тагын бер борылыш – 2020 елның октябрендә җирлек идарәсе башлыгы итеп сайландым.
– Җитәкче булу – бик җаваплы вазифа, дип уйлыйм.
– Бөтен эштә дә үз проблемалары бар, билгеле. Ләкин үтәп чыкмаслык түгел, әлбәттә. Мин бит үзем генә түгел – коллективым бар. Алар барысы да үз эшләрен яхшы беләләр, мине үз итәләр, дип уйлыйм. Бергә-бергә тату гына эшләргә язсын. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бар эштә дә район башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдиновның җылы мөнәсәбәтен, ныклы ышанычын тоеп эшлибез. Ә бу – зур терәк. Бер-береңне аңлап, бердәм булып эшләгәндә генә эшләр уңышлы бара.
– Фәһим Миргабиҗанович, ничек уйлыйсыз, кешеләрне оештыру, юл күрсәтү осталыгына өйрәнеп буламы? Әллә инде ул тумыштан бирелә торган сыйфатмы?
– Сәләтнең бер өлеше тумыштан булса, туксан тугыз өлеше үз тырышлыгыңнан тора. Беркем дә җитәкче булып тумый. Иң элек кешелекле, эшчән, ышанычлы хезмәткәр булырга, шуның белән халык арасында абруй казанырга кирәк. Башкалар белән идарә итү өчен, иң элек үз-үзең белән идарә итәргә өйрәнергә кирәктер.
– Мөмкин булса, шәхси тормышыгыз, гаиләгез турында да әйтеп китегез инде.
– 1982 елның ямьле июнендә авылдашым, күптән сөйгән кызым Рамилә белән гөрләтеп туйлар уздырдык. Менә 39 ел инде бер-беребезне аңлап, яратып, хөрмәт итеп гомер итәбез. Тормышыбыз матур, җитешле. Улыбыз Альберт, кызыбыз Альбина бәхет-шатлыгыбыз булса, киленебез Гөлия белән киявебез Руслан да үз балаларыбыз кебек. Ә дүрт оныгыбыз – тормышыбызның яме. Балалар Самарада яши, барысы да яхшы, Аллаһыга шөкер. Исән генә булсыннар.
– Фәһим Миргабиҗанович, җитәкче эше җиңелләрдән түгел. Бар кешегә дә ярап бетеп тә булмый. Сезгә эшегездә түземлек, уңышлар, гаиләгезгә иминлек телибез. Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт.
Рәйсә Төхбәтшина.
Рөстәм Бәдретдинов фотосурәте.
(“Камышлы хәбәрләре”)
Бердэмлек