Пәйгамбәребездән (салләллаһу галәйһи вәсәлләм): “Кайсы садака саваплырак?” – дип сорагач, ул: “Рамазан аенда бирелгән садака”, – дип җавап биргән. Димәк, изге айда фәкыйрьләргә, аз керемле гаиләләргә ярдәм итсәң, әҗере күпкә арта.
Похвистнево районының Гали авылы эшкуарлары Халит Йосыпов, Рамил Мостафин, Равил Галимуллин, Наил Баһаутдинов, Рәфкать Исхаков, Радик Сафиуллин, Ринат һәм Рифат Мортазиннар 160 кешегә ураза садакасы өләштеләр. Бу эш Камил Исхаков җитәкчелегендә башкарылды. Ә азык-төлек салынган пакетларны таратырга Хәйдәр Гәрәев һәм социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Наилә Фәйзуллина ярдәм иттеләр. Халык аларның барысына да догалар укып, рәхмәтләрен белдерделәр.
Гомумән, бу эшмәкәр егетләребез һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, киң күңелле, тырыш, игътибарлы булулары белән авылдашларының хөрмәтен казандылар. Аллаһы Тәгалә аларга һәм якыннарына исәнлек-саулык, иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, эшләрендә уңышлар, уйламаган җирдән хәләл ризыклар, иманга өнди торган дуслар насыйп итсен иде!
Раилә Асылгәрәева.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Рәсемдә: Наилә Фәйзуллина ураза садакалары тапшыра.
Бердэмлек