Домой Ислам Изге айда – изге эшләр

Изге айда – изге эшләр

0
Изге айда – изге эшләр

Пәйгамбәребездән (салләл­лаһу галәйһи вәсәлләм): “Кай­сы садака саваплырак?” – дип сорагач, ул: “Рамазан аенда бирелгән садака”, – дип җавап биргән. Димәк,  изге айда  фә­кыйрьләргә, аз керемле гаи­ләләргә ярдәм итсәң, әҗере күпкә арта.

Похвистнево районының Га­ли авылы эшкуарлары Халит Йосыпов, Рамил Мостафин, Равил Галимуллин, Наил Ба­һаутдинов, Рәфкать Исхаков, Радик Сафиуллин, Ринат һәм Рифат Мортазиннар 160 ке­ше­гә ураза садакасы өләш­теләр. Бу эш Камил Исхаков җи­тәкчелегендә башкарылды. Ә азык-төлек салынган па­кетларны таратырга  Хәйдәр Гәрәев һәм социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре  Наилә Фәйзуллина ярдәм ит­теләр. Халык аларның ба­рысына да догалар укып, рәхмәтләрен белдерделәр.

Гомумән, бу эшмәкәр егет­ләребез һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, киң күңелле, тырыш,  игътибарлы булулары белән авылдашларының хөр­мәтен казандылар. Аллаһы Тәгалә аларга һәм якыннарына исәнлек-саулык, иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, эшләрендә уңышлар, уйламаган җирдән хәләл ризыклар, иманга өнди торган дуслар насыйп итсен иде!

Раилә Асылгәрәева.

Гали авылы, Похвистнево районы.

Рәсемдә: Наилә Фәй­зуллина ураза садакалары тапшыра.

Бердэмлек