
2021 елның 2 апрелендә Кошки районының Надеждино авылында яшәүче Наил Хәлимулла улы Фәйрушинга 70 яшь тула. Ул авылыбызда гына түгел, Похвистнево районында һәм Самара шәһәрендә дә танылган якташыбыз
Наил Похвистнево районының Красный Мост авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлимулла бабай колхозда төрле җитәкче урыннарда эшли, Гыйльмиҗиһан апа белән 10 балаларына тиешле тәрбия биреп, төрле һөнәр серләрен өйрәтеп, тормыш авырлыкларына бирешмәскә өйрәтеп үстерәләр.
Соңрак гаиләсе Похвистнево районының Нугай авылына күченә, Наил шунда сигезьеллык мәктәпне тәмамлый һәм хезмәт юлын колхозда башлый. Бик яшь булуына карамастан, ул физик яктан көчле, нык бәдәнле булып җитешә. Шуңадырмы, аны Красноярский крайга урман кисәргә җибәрәләр, шуннан Совет армиясе сафларына да алалар. 1971 елда хезмәт итеп кайтканнан соң, Наил Тольятти автозаводына эшкә урнаша. Бераздан ул Куйбышевка күчә һәм Тарасов заводында агрегатлар җыючы булып эшли башлый. Тиздән Надеждино авылында туып-үскән Наҗия исемле кызга өйләнеп, матур гына гаилә корып җибәрә, хезмәт юлын коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәвам итә. «Теплосеть» оешмасында озак еллар фидакарь хезмәт күрсәткәне өчен ул күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, ял йортларына юлламалар белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач, Наил белән Наҗия Надеждино авылына кайталар.
Менә инде дүрт елга якын Наил авылыбыз мәчетендә мөәзин вазифасын башкара, зиратны, мәчет тирәләрен тәртиптә тота. Самара, Казан, Болгар мәдрәсәләрендә укып кайтты. Имам-хатыйбның беренче ярдәмчесе буларак, кайвакыт намазларны да уздыра.
Наил дустыбыз! Сине бөтен авыл халкы һәм мәчет бабайлары исеменнән олы юбилеең белән тәбрик итәбез! Аллаһы Тәгалә үзеңә, хәләл җефетең Наҗиягә, барлык туганнарыңа исәнлек-саулык, бәхетле гомер, иман байлыгы, уңышлар бирсен иде!
Барлык авылдашларың исеменнән Мәсхүт хәзрәт Кыямов, Ислам Шаһиәхмәтов, Тәлгать Хәйбуллов, Минзәки Нургалиев, Гайсә Кәбиров.