Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары “Йөрәгем әрни…”: Гөлназ Сәфәрованың энесен мобилизацияләгәннәр

“Йөрәгем әрни…”: Гөлназ Сәфәрованың энесен мобилизацияләгәннәр

0
“Йөрәгем әрни…”: Гөлназ Сәфәрованың энесен мобилизацияләгәннәр
Фото: соцчелтәрләр

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрованың энесен мобилизацияләгәннәр. Бу хакта ул социаль челтәрдә үзе хәбәр итте.

“Троюродный энекәшне мобилизацияләделәр. Хәзер сугышка китәргә әзерлиләр… Аның янына полигонга бардык, кич монда туганнарны кертәләр икән. Мондагы кеше, мондагы яшьләр, Татарстанның төрле районнарыннан балаларын күрергә дип килгән ата-аналар. Куркыныч… Пычрак… Пакет-пакет күтәреп егетләрнең туганнары агыла. Капка янына гына чыгаралар. Кайберәүләре янына кечкенә балалары да килгән, әтиләренең муеннарына ябышканнар, сагынышканнары күренеп тора… Йөрәгем әрни… Үзеннән-үзе күзгә яшьләр тыгылды! Елата… Исән-сау гына әйләнеп кайтсыннар иде, Яраббым”, – дип уртаклаша Гөлназ.  

Аңа кадәр шушы көннәрдә генә Дубайдан кайтып төшкән Гөлназ үз кибетен ачып җибәргән дип яздык.