Домой Жизнь татар Татары в регионе ЙӨРИ-ЙӨРИ АРА ЯКЫНАЯ…

ЙӨРИ-ЙӨРИ АРА ЯКЫНАЯ…

0
ЙӨРИ-ЙӨРИ АРА ЯКЫНАЯ…


Гаилә корып яши башлаган парларга кыенмы?


Эх, яшьлек! Көч-куәт, хисләр ташып торган, сөйгән ярың өчен тау-ташларны күчерергә, диңгезләр кичәргә әзер булган чак! Дөрес, хәзерге яшьләр ялкаурак инде, барысын да гаджетлар, интернет аша эшләргә күнеккән. Әмма, араларында мәхәббәте артыннан утка да, суга да керергә, кирәксә, күктән йолдыз алып бирергә әзер булганнары бар әле.

Гашыйклар көне уңаеннан мәкалә язарга уйланып йөргәндә, нәкъ менә шундый авырлыклардан курыкмаган, бергә булу өчен бөтен көчләрен куйган пар белән танышырга насыйп булды.

2022 елның сентябрендә Уфаның фән һәм технологияләр университеты студенткасы Диана Яхина җитәкләгән “Татарча квартирник” оешмасы вәкилләрен Казанга “Татар яшьләре” форумына чакыралар. Илебезнең 25 төбәгеннән килгән 180 делегат арасында Самараның “Туган тел” оешмасы яшьләре дә була. Шуларның берсе – Мәчәләй авылы егете, педагогия университетының 3 курс студенты Марат Яхин. Һәрьяклап та килгән Марат форум делегатлары белән бик тиз танышып китә, алып баручы буларак, төрле бәйгеләрдә катнаша. Менә шунда ул Башкортостан кызы Диана белән таныша да инде. Үз авыл-шәһәрләренә таралышыр алдыннан яшьләр фотога төшәләр, телефон номерларын алмашалар. Ләкин кайту белән һәрберсе укуга, үз эшләренә чумалар.

Ноябрьдә “Идел” яшьләр үзәге Казанда “Блогерлар мәктәбе” оештыра. Сентябрьдә узган чарада әйбәт кенә дуслашып алган Башкортостан, Самара, Әсәкәй (Оренбург өлкәсе) яшьләре бу чарада да катнашырга план кора башлыйлар. Ләкин Маратның Казанга бару-бармавы соңгы көнгә кадәр диярлек билгесез булып кала. Башта моңа бик борчылмаган кебек тоелса да, юлга кузгаласы көн якынайган саен егетнең күңеле ныграк җилкенә башлый. Һәм, язмыш кушуы буенчадыр инде, мәсьәлә уңай хәл ителә – Марат, ашкынып, Казанга килеп җитә.

Блогерларны шәһәрдән шактый ерак булган үзәктә урнаштыралар. Анда мобиль элемтә дә, интернет та тотмый. Шулай итеп, делегатларга бер-берсе белән күзгә-күз карашып аралашу, якынрак танышу мөмкинлеге туа. Марат белән Диана шушы очрашуда тормышка карашлары бертөрле булуын аңлыйлар.
“Блогерлар мәктәбе”н йомгаклау кичәсендә яшьләр өчен бию кичәсе оештырыла. Барысы да бии, җырлый… Тик Марат белән Диана гына бер читтә моңаеп утыралар. Моны күреп алган Ульян егете аларны да биюгә тартып чыгара. Менә шул парлы бию ике йөрәктә пыскып яткан очкынны дөрләтеп җибәрә дә инде…

Икенче көнне Марат – Самарага, Диана Уфага кайтып китәләр, башлары белән укуга чумалар. Икесе дә студент, уку да, финанс мөстәкыйльлек булмау да очрашуга комачаулый. Ә сагыну хисләре көчәя генә бара. Егет белән кыз интернет аша аралашалар, әлбәттә. Тик, сәгатьләр буе сөйләшсәләр дә, сүзләре бетми, уртак темалар табылып кына тора.

– Диананың гадилеге, борын чөермәве бик ошады. Миңа булган мөнәсәбәтен бер дә яшермәде ул, – дип искә ала беренче бәхетле мизгелләрне Марат.
Берникадәр вакыт шулай аралашканнан соң егет Уфага барып кайтырга тәвәккәлли. Ә Диана, Маратны перронда күргәнчегә кадәр, очрашачакларына ышанып бетми. Менә поезд килеп туктый. Вагоннан, кояш кебек балкып, Марат килеп чыга…

Шушы очрашудан соң яшьләр Казан оештырган бер генә чараны да калдырмаска тырышалар. Ә Татарстанга барырга җай чыкмаганда кунакка йөрешеләр. Алар өчен 9 сәгатьлек юл бик кыска булып тоела башлый. Шулай ел ярым йөрешкәннән соң, 2024 елның июнендә Марат дипломын яклый да икенче көнне Самарага кунакка килгән Дианага башка аерым яши алмавын хәбәр итә, “Дан” мәйданында, Идел артына төшеп баручы кояш нурларына күмелгән матур кичтә тәкъдим ясый.

Озак көттермичә, егетнең әниләре, Башкортостанның Туймазы районы, Тукай авылына барып, бөтен йолаларга туры китереп, кыз сорап кайталар. Бер айдан никах укыталар һәм чибәр дә, уңган-булган да, итагатьле дә Диана Мәчәләйгә килен булып төшә…

Диана да, Марат та гади гаиләләрдә әти-әнине, олыларны хөрмәт итәргә, сүзләренә колак салырга, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны зурларга өйрәнеп үскән кешеләр. Никахны да, туйны да хәзерге заман модасы буенча түгел, ә күңелләре теләгәнчә, гармуннар-җырлар белән, үзебезнеңчә матур итеп уздырганнар.

– Безнең өчен купшылык мөһим түгел, – диләр Яхиннар бертавыштан.
– Әти-әниеңнәр сине чит-ят кешеләр арасына, бөтенләй башка төбәккә җибәрергә каршы булмадылармы соң? – дип кызыксынам яшь киленнән.

– Минем әнием укытучы булганлыктан бераз кырысрак шул. Ничек шулай ерак җибәргәннәренә үзем дә гаҗәпләнәм. Марат белән йөрүемне белгәч, бер дә каршы булмады. “Кызым, мин сиңа ышанам, начар кешеләр белән гомереңне бәйләмәячәксең”, – диде.

Маратның әти-әнисе дә олы улларының карарын хуплыйлар һәм яшь гаиләгә мөстәкыйль тормышка аяк басарга ярдәм итәләр.
Бүгенге көндә Марат белән Диана Яхиннар эшләп, үз көннәрен үзләре күрәләр. Диана – “Яктылык” мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып урнашкан. Маратның төп эше дә бар, ә буш вакытында ул милли чаралар, туйлар, туган көннәр, корпоративлар алып бара.

– Маратның кичен “эшкә” китүләре борчымыймы? Көнләшмисеңме? Сез бит әле гаилә корып яши башладыгыз гына.
– Юк. Бер дә андый уйлар керми башыма. Кайвакыт Марат мине үзе белән алып бара, мин видео төшерергә булышам. Аның буш вакыты булмаганын беләм бит, – дип елмая кыз. – Өстәвенә, ул иҗади эшен бик ярата, уңай энергия алып кайта. Ә иремнең яхшы кәефтә булуы минем өчен бик мөһим.

– Туй, күченү ыгы-зыгылары артта калды. Бертөрле эш көннәре, тормыш мәшәкате башланды. Туган якларың, әти-әниеңнәр сагындырмыймы?

– Сагындыра, әлбәттә. Әле дә ярый телефоннар, интернет бар. Маратка да бик зур рәхмәт, хәлемне аңлый. Безнең якка да, Мәчәләйгә дә еш кайтабыз. Гомумән, ике якны да тигез күрергә тырышабыз, – ди Самара килене.

– Марат, син гаилә башлыгы. Торак җир, машина, тегесе-монысы кирәк. Яңа роль сиңа ничегрәк бирелә? Авыр түгелме?

– Түзәрлек, – дип елмая егет. – Чынлыкта, барысы да әйбәт, зарланмыйм. Туй уздыруны ике як әти-әниләребез үз өсләренә алдылар. Миңа әти белән әни күптән инде тулай торактан бер бүлмә алып куйганнар иде. Шуңа күрә без фатир арендалауга ай саен 15-20 мең сум акча түкмибез. Мөстәкыйль тормышка аяк басарга ярдәм иткәннәре өчен әти-әниләребезгә бик зур рәхмәт. Икебез дә исән-сау, эшләп торабыз, барысы да булыр, Алла теләсә. Әлегә кадәр нинди генә эшкә алынсам да, мине кемдер кулымнан җитәкләп бара сыман. Ниндидер изге көчләр ярдәм итә. Алга таба да барысы да әйбәт булыр, дип өметләнәм. Комсызланып, зурга сузылмыйбыз. Гаилә нигезен әкренләп, ашыкмыйча, уйлап кына салганда, ул нык булачак, минемчә. Иң мөһиме, исән-сау булыйк, арабыз тату булсын.

– Гаилә булгач, савыт-саба шалтырамый булмый, диләр. Үпкәләшү-татулашу мәсьәләсе ничегрәк?

– Үпкәләшкәнебез юк әлегә. Берәр нәрсә ошамаса, уртага салып сөйләшәбез, нишләп мондый хәл килеп чыкканын аңларга тырышабыз, – ди Диана.

-Бүлмәбездә ремонт ясадык, яңа обойлар ябыштырдык. Шул вакытта бер дә ачуланышмадык. Әтием, ремонт сынавын тыныч кына үттегез, калганы куркыныч түгел, дип шаярта, – ди Марат.

Әти-әниләребез бөтен эшне дә киңәшеп, бергә эшләргә кирәклеге турында әйтеп торалар. Икебезгә дә төпле тәрбия биргәннәре өчен без аларга чиксез рәхмәтлебез, – диләр Марат һәм Диана Яхиннар.

Бик яшь булуларына карамастан, бу пар инде күп нәрсәләрне аңлаган. Тормышларына күз тия күрмәсен. Хисләрен түкми-чәчми, бер-берсенә терәк булып, яратып-яратылып, бәхетле тигез гомер кичерергә насыйп булсын!

автор: Эльмира Сәйфуллина

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”