Домой Жизнь татар Татары в регионе Җәйге ялыгызны ничек үткәрергә планлаштырасыз?

Җәйге ялыгызны ничек үткәрергә планлаштырасыз?

0
Җәйге ялыгызны ничек үткәрергә планлаштырасыз?

Коронавирус, карантин, кризис … Ә урамда кояш кыздыра!  Быел җәйге ялыбыз шулай өйдә утырып кына узармы икән?! Диңгез, пляж һәм сәяхәт дигән сүзләрне онытырга туры килерме?

Юк! 1 июльдән Россиядә курорт сезоны башлана: кунакханәләр кунакларны кабул итә башлаячак һәм бөтен ил буенча чикләүләрсез хәрәкәт итәргә мөмкин була. Ә бәлки чикләр ачылып, җәйнең икенче яртысында чит илләрдә ял итәргә дә рөхсәт итәрләр. Әнә,  туроператорлар төрле юнәлешләргә юлламалар сата башлады да инде. Җитмәсә, яхшы ташламалар да тәкъдим итәләр. Шулай да Роспотребнадзор чит илләргә турлар сатып алырга ашыкмаска өнди.

Ә Самара татарлары җәйге ялларын кайда уздырыга планлаштыралар?

Алисә Хөсәенова:

Өлкәбездә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле берничә ай өйдән эшләргә туры килде. Өйдә утырып шулай арырмын дип уйламаган идем! Әлбәттә, җәен рәхәтләнеп ял итәсе килә. Иремә: “Балалар белән Кырымга булса да барып кайтыкмы әллә?” –  дип тәкъдим иткән идем, ул ризалашмады. Баштан бераз үпкәләгән идем, ә төптәнрәк уйласаң ул хаклы, быел өйдә утыруың хәерлерәктер! Шуңа җәйге ялыбызны авылда уздырачакбыз, әти-әнигә ярдәм итәрбез, Аллаһы теләсә.

Рөстәм Филатов:

Чит илдә ял итү мине кызыктырмый. Җәй җитүгә гаиләбез белән Идел буенда ял итәбез. Безгә Волжский бистәсендә ял итү базалары ошый. Ял көннәрен анда уздырасыбыз килсә бүлмә яисә берәр йорт арендага алабыз. Ә иртән китеп, көне буе су кереп, ял итеп кич өйгә кайтсаң арзанракка төшә. Бу очракта турбаза территорисяенә кергән өчен генә акча түлисең. Аның каравы чиста, комлы пляжда су керәсең. Кеше дә әз. Быел да шулай ял итәргә уйлыйбыз.

Руслан һәм Гөлсинә Хәмитовлар:

Августта Сочига барырга планлаштырабыз. Билетлар сатып алдык, кунакханәдә бүлмә броньладык. Алга таба эпидемилогик шартлар ничегрәк булыр – белмибез. Ял итәргә барырбызмы әллә билетларны киредән тапшырырбызмы – Аллаһы Тәгалә ничек насыйп итәр бит.

Ә сез җәйге ялыгызны ничек уздырасыз?

 Ләйсән Зарипова әзерләде.