Самара “Яктылык” татар мәктәбе “Йолдыз” бию театры Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестиваленең “Хореография” номинациясендә катнашып, призлы урыннарга ия булды. “Без биибез” биюе белән чыгыш ясаган төркем – II дәрәҗә, ә “Тыпырдау” биюен (аны сәхнәгә куючы Рәшит Гыйззатуллин) тәкъдим иткән төркем III дәрәҗә лауреатлары исемнәренә лаек булдылар. “Мирас” фестивалендә “Йолдыз” бию театры җитәкчесе Алия Сурина үзе дә катнашып, I дәрәҗә лауреаты исемен яулады.
Кичә, 17 ноябрьдә, театрга Дипломнар тапшырылды.