Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Йолдыз Исәнбәтнең соңгы васыяте: аның архивлары Миләүшә Хәбетдиновага тапшырыла

Йолдыз Исәнбәтнең соңгы васыяте: аның архивлары Миләүшә Хәбетдиновага тапшырыла

0
Йолдыз Исәнбәтнең соңгы васыяте: аның архивлары Миләүшә Хәбетдиновага тапшырыла


Кичә күренекле музыка белгече, Нәкый Исәнбәтнең варисы Йолдыз Исәнбәт вафат булды. Бүген татар җәмәгатьчелеге аны соңгы юлга озатты.

Нәкый Исәнбәтнең кызы, бердәнбер варисы, күренекле галимә Йолдыз Исәнбәт белән хушлашу мәрасиме ул яшәгән урында — Казанның Совет районында урнашкан биш катлы йорт ишегалдында оештырылды.

Үз теләге шундый булган — «Җәсәдемне әллә кайларга йөртмәгез», дип әйткән ул укучысы Сиринә Латыйповага.

Соңгы вакытларда без татарның асыл затларын матур итеп озатырга да өйрәнә башладык. Йолдыз Исәнбәтне дә фоторәсемнәрен куеп, музыка яңгыратып, мәрасим үткәрү программасы төзеп тә озата ала идек. Министрлык та, консерватория дә, Композиторлар берлеге дә эшләр иде, әлбәттә. Ул зурлауларга лаек булган зур шәхес иде. Әмма Йолдыз Исәнбәткә болар кирәкмәгән. Ул хәтта күзләрен дә якыннары кайтып киткәч мәңгелеккә йомган. Чөнки бу Йолдыз Исәнбәт!

Ишегалдында консерватория укытучылары — Зилә Сөнгатуллина, Клара Хәйретдинова, Әлфия Җаббаровалар, өлкән буын музыка белгечләре җыелышкан. Менә бер яктан Рафис Корбан, икенче яктан Рәмис Аймәт килеп басты.

Катафалк килде — анысын ТР Мәдәният министрлыгы китерткән. Документларны тиз генә бирдерү эшләрендә дә министрлык булышкан ди — рәхмәт аларга.

Рәсми озату башланганчы язучылар янына киләм.

Язучы Рафис Корбан: «Без радиода музыкаль редакциядә Сиринә Латыйпова белән эшләдек. Ул аның укучысы иде һәм Йолдыз Исәнбәт безнең янга еш кереп йөрде. Музыка турында сөйләшә идек. Әлбәттә, ул чактагы музыка хәзерге кебек үк түгел иде, әмма Йолдыз апа анда да тәнкыйть белән карый иде.

Үзенчәлекле холыклы кеше иде. Турысын әйтә, белемле. Ул бит Нәкый Исәнбәт тәрбиясен алган кеше. Безгә соңгы елларда аралашырга туры килде. Мин аның әтисе турында роман яздым. Ул әнисе язмаларын, әтисе истәлекләрен бирде. Үзе сөйләде. Дөрес, Йолдыз апа романны укымады. «Укымыйм, сиңа ышанам», диде. Роман июль, август айларында «Мәйдан» журналында чыгачак.

Йолдыз апаның минем хәтердә калган көчле чыгышларының берсе «Сладковскийга Тукай премиясен бирү дөрес булмаячак» дип язуы иде. Бик дәлилле мәкалә иде. Мин ул вакытта үзем дә Тукай премиясе комиссиясендә идем. Хәзер Сладковский үзе дә комиссия әгъзасы бугай инде.

Соңгы тапкыр 8 мартта сөйләштек. Килермен дигән идем дә, авырыйм дип килмәскә кушты. Аннары телефонны да алмады. Хәлләрен Сиринә Латыйпова аша белешеп тордым».

Рәмис Аймәт: «Йолдыз Нәкыевна белән «Мәгърифәт» газетасында эшләгән елларымнан ук таныш идек. «Мәгърифәт» туксанынчы елларда милли азатлык хәрәкәте елларында ачылган газета. Казан консерваториясендә дә татар музыкасы кафедрасы ачылды. Йолдыз Нәкыевна аның беренче кафедра мөдире булды. Шул вакытта беренче әңгәмәләр ясаган идек. Ул татар музыкасының киләчәге турында борчылып сөйли иде. Алга таба да дуслыгыбыз дәвам итте.

Аның характеры катлаулы, диләр. Миңа ничектер аның белән дус булы җиңел иде. Күңел дөньябызның уртаклыклары белән бәйле булгандыр инде бу. Соңгы көннәренә кадәр аралашып дустанә яшәдек.

Мин аны музыка белгече генә түгел, әдәбият белгече дә дияр идем. Безнең татар музыка белгечләре арасында әдәбият тарихын белгән музыка белгече юк. Гомумән, Йолдыз Исәнбәт дәрәҗәсендәге музыка белгече татарда юк дип беләм».

Әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова соңгы берничә елда Нәкый Исәнбәт иҗатын һәм аның тормыш юлын өйрәнде. Үзе өйрәнгәнне социаль челтәрләргә куеп, җәмәгатьчелекне дә таныштырып барды.

Миләүшә Хабетдинова: «Аның әтисен яклап чыкканда без Йолдыз Исәнбәт белән күрештек, дуслаштык. Йолдыз апа әтисе кебек энциклопедист галим иде. Безнең характерлар да туры килде. Аның фикер йөртүе дә минемчә иде. Мин кич килә идем дә иртәнгә кадәр документлар белән эшли идек. Бу ике елда берничә документаль фильм әзерләдем, бик күп мәкаләләр яздым.

Нәкый Исәнбәтнең документлары ике җирдә саклана. Бу фатирдагылары белән мин ел ярым эшләдем. Бу минем өчен зур мәктәп булды. Һәр язучы архивы рухи кыйммәтләр бүләк итә. Милләтебез авыр чор кичергәндәбу нәсел вәкилләренең мирасы безгә дөрес юл күрсәтә ала.

Бу бик көтелмәгәнчә булды. Әле ун көн элек кенә андый диагноз юк иде һәм ул яшәргә тиеш иде. Без китап турында сөйләштек. Ул әтисенең архивы турында кайгыртты».

Төгәл 11.00 сәгатьтә Йолдыз Исәнбәтне соңгы юлга озату мәрасиме башланып китте. Аны Казан дәүләт консерваториясе проректоры Юрий Карпов башлап җибәрде һәм алып барды.

Казан дәүләт консерваториясе проректоры Юрий Карпов: «…Йолдыз Исәнбәт Казан консерваториясен 1962 елда тәмамлап, укыта да башлады. 1962 елда консерваториядә Идел буе халыклары музыка региональ кабинеты ачылды. Йолдыз Исәнбәт биредә дә зур эш башкарды — Татарстанда яшәүче халыкларның музыкаль фольклорын өйрәнде. Биредә ул 30 елдан артык эшләде.

Фәнни эшләрдә дә, публицистик язмаларында да ул компромиссларсыз, кискен фикерле иде, әмма аның кебек зур профессионалның моңа хакы бар иде. Ул һәрвакыт үзен борчыганны туры әйтте. Ә аны татар музыкаль мәдәниятенең язмышы һәм үсеше борчыды.

Мин Йолдыз Нәкыевнада укыган буын түгел. Әмма консерваториядә аның һәрвакыт искә алдылар, алга таба да шулай булыр».

Зөлфия Әсәдуллина: «Йолдыз Нәкыевнада гаҗәеп аналитик аң иде, ул уникаль белемгә ия иде. Исәнбәтләр нәселе — татарның генофонды. Андый кешеләр бик аз. Йолдыз Нәкыевнаның китеп баруы көтелмәгәнчә булды. Без кайчакта хаксыз булган булсак — кичер безне»,

Музыка белгече Сиринә Латыйпова: «Ул музыка белгечләре өчен бик зур терәк иде. Мине җитәкләп радиога алып килде. Татарстан радиосында аның җитәкчелегендә эшләдем. Аңардан алган мәгълүмат һәрвакыт бик төгәл булыр иде, чөнки ул бик төгәл кеше иде һәм бездән дә шуны таләп итте. Биредә аның укучылары байтак. Ул безгә һәрвакыт терәк булды. Ул бөтен укучыларын да үзенә якын китерми иде. Бик азлар гына аның өендә булды. Бәйрәмнәрдә катнашканыбыз бар.

Аны таләпчән диләр, эчтән шулкадәр йомшак кеше иде. Матур итеп сөйләшә, рәхәтләнеп көлә. Ул шулкадәр самими кеше иде, эчендә бер начарлык та юк иде. Ләкин дилбегәне шулкадәр каты тотты. Ул татар сәнгате, татар музыкасы дилбегәсен дә каты тота иде. Мин хәзерге вакытта аның дәвамчыларын күрмим.

Соңгы көннәренә кадәр без — Миләүшә Хабетдинова, Фәнзилә Җәүһәрова белән янында булдык. Алсу Абдрахманова килгән иде. Без киткәч бер сәгатьтән туганы аның инде юклыгын әйтеп шалтыратты. Гаепләребез, аңлашылмаучанлыклар булса, гафу итегез, Йолдыз Нәкыевна!»

Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина: «Мин аның укучысы идем. Безгә еш кына аңа имтихан бирүее дә авыр иде. Чөнки ул чын укытучы иде. Хәзер музыка белгечләре аз калып бара. Ул турысын әйтә торган шәхес иде. Бәлки турылыгы аңа зыян да китергәндер. Музыка эшлеклесе буларак ул зур зат булды.

Мин аның әтисе белән бер авылдан булуыма бик горурланам. Балачактан ук аны каршы алганыбызны хәтерлим. Ул вакытта без аның кемлеген аңламаганбыздыр да. Казанга килгәч кенә аның нинди зур шәхес булуын аңладым.

Шундый гаиләдә үсү Йолдыз Исәнбәткә зур җаваплылык. Соңгы елларда ул әтисенең иҗатын барлады». 

Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова: «Мин шундый кеше белән аралашып кала алуыма бик бәхетле. Рәхмәт язучыларга — алар пычрак роман язды, ул роман аркасында миңа Йолдыз Нәкыевна фатирына юл ачылды. Мин Йолдыз Исәнбәт мәктәбен уза алуыма бәхетле. Әйе, җиңел булмады. Ләкин һәр очрашу яңа офыкларны ачты. Ул мине көрәшергә өйрәтте. Мин аның алдында ул биргән белемне алырга лаеклы булуыма имтихан тоттым.

Йолдыз апа — Нәкый Исәнбәтнең үзенә лаеклы кызы иде. Мин аларның туган якларында да булдым. Шундый табигатьтә генә мондый нәсел туа ала. Биредә шушы нәсел кешесе Руф абый Зиннуров та бар.

Бу нәселдә җиде энциклопедист булган. Нәкый Исәнбәт кенә исән калган. Мин нәселнең башка тармакларын да өйрәндем. Әхмәтсафа хәзрәт тарихын барладым. Аны совет власте кулга алгач, укучылары дау кубарып укытучыларын азат итүне таләп иткәннәр. Менә нинди ул Исәнбәтләр нәселе! Бу бөтен Башкортстанны укыткан нәсел.

Әле ун көн элек кенә Йолдыз апа белән булачак китап турында сөйләшкән идек. Әмма аның үлеме көтелмәгән хәл булды.

Мин «Татмедиа» га бик рәхмәтле: өч ай Исәнбәтләр турында берни язылмаганнан соң алар язды — алар блокаданы өзде. Мин «ТНВ» га рәхмәтле — тапшыру ясады».

Фольклорчы галим Фәнзилә Җәүһәрова: «Без Йолдыз апа белән 1997 елда якыннан таныштык. Әлбәттә, аның нинди легендар шәхес булуын белә идек инде. Йолдыз апа бик тугры дус, тугры укытучы иде. Ул кешенең аның укучысы булырга әзерлеген тоя икән — ул тугрылыклы укытучы була ала. Аның шундый сәләте бар иде.

Йолдыз апа кешегә мәшәкать тудырмыйча яшәргә тырышкан бер кеше иде. Аның тирәсендә бер кеше дә артык мәшәкатьләнергә тиеш түгел иде. Без аның янында больницаларда да булдык, өендә дә булдык, мәш килеп сөйләштек. Кичә кичен киләбез дип киттек. Без китеп бер сәгать үткәч, китеп барган. Йолдыз апа монда да үзенчә эшләде — максималь рәвештә мәшәкать тудырмыйча китап барды. Ул менә шундый иде.

Гомер эчендә укытучыларыбыз аз була. Шундыйларның берсе иде ул. Йолдыз апа җөмлә төзергә генә түгел, җөмлә артында нәрсә буласын уйларга өйрәтте. Бу сүзләрен биредәге 99 процент кеше беләдер: «Иишегегезне ачып кергәнче, чыгар юлыгызны уйлагыз». Аның андый гыйбарәләре чиксез. Миңа 43 яшь. Дөньяда хөсетләр күп, көнчеләр күп, миңа аңлашылмый торган күп нәрсәләр бар — шулар турында дулкынланып Йолдыз Нәкыевна белән сөйләшәм. Аның гениаль җөмләсе — «Фәнзилә Хәкимовна, котлыйм — сез олыгаясыз! Һәр буын шуның белән үтә, адәм баласының үзгәргәне юк», диде.

Аның нәселдән килгән мәне, мәгънәсе, логикасы бар иде. Ул бит татар музыкасын, татар дөньясын Нәкый ага кушканга сайлаган шәхес. Ул әтисе татар филологиясенә керергә кушып, физфакка керә. Чөнки аның физик-математик логика. Ул үзенә яһүдләр мәктәбен таба. Ул алардан яхшы белем алуына бик горурлана: «Питер, Мәскәү галимнәрендә укыдым», дия иде.

Минем соңгы көннәрендә сораган бөтен эшен эшләп бетерә алмавыма гафу үтенәсем килә. Шул вакытта Миләүшә Хәбетдиновага: «Ниндидер проблема килеп чыкса, Фәнзилә Хәкимовнага шалтырат, ул ташламас», диюенә бик күңелем булды. Әмма без чишә алмас мәсьәләләр дә бар иде.

Йолдыз Нәкыевна милләтебезнең тугры кызы иде. Безне дә милләт дип ачуланды. «Эшлисез икән эшләгез, эшләмисез икән, якын килмәгез», дия иде. Консерваториядә укучылар өчен «Мы у Исанбета учились» дигән сүз иң югары марка иде.

Без аны догадан калдырмабыз».

Бер кочак кызыл чәчәкләр белән Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Йолдыз Нәкыевна турында җылы сүзләрен әйтте. «Кайда гына эшләсә дә, үзенә тугры калды», диде, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Йолдыз Исәнбәтнең туганнан туганы Наилә Гыйззәтуллина: «Барыгызга да рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә — аның белән хушлашырга килгән дусларына, хезмәттәшләренә, укучыларына. Бик җылы чыгышлар булды. Министрлыкка, Композиторлар берлегенә, Казан консерваториясенә рәхмәт.

Йолдыз Исәнбәт — зур шәхес иде. Ул күп темалар буенча компетентлы белгеч иде. Әйе, соңгы көннәрендә авырды. Яман шеш. Без авыртуын басып кына ярдәм итә ала идек. Кирәк вакытта чәй эчердек. Сиделкалар утырды. Мин алардан да йомшак булуларын сорадым. Таблетка биреп кенә түгел, аны дөрес аңлатып бирергә кирәк иде. Ул эшләрнең үзе теләгәнчә башкарылуыннан канәгать иде».

Йолдыз Исәнбәт белән хушлаштык. Ул Яңа татар бистәсе зиратына җирләнде. «Әтисе Нәкый Исәнбәт янындарак кына урын алып куйган булган. Тукай кабереннән бик ерак та түгел», диде Йолдыз Исәнбәтнең тугрылыклы укучысы Сиринә Латыйпова.

«Тагын шуны да әйтим — Йолдыз Нәкыевна бөтен архивларын Миләүшә Хабетдиновага ышанып тапшыруын әйтте. „Я ей доверяю“ диде. Нотариус чакырып рәсмиләштерергә кирәген дә әйткән идек, ул арыган иде инде, анысына өлгермәдек. Ләкин аның Миләүшәгә ышануы хак», — диде Сиринә Латыйпова.

«Аның бит әле песие дә калды. Бик матур песи. Ул аның фатир төбенә килеп утырган булган — Йолдыз Нәкыевна керткән. Кемдер алсын иде ул песине», — дип өстәде Сиринә ханым.

Рузилә Мөхәммәтова

intertat.tatar