“Йолдыз”лы булды Самара

0
42

Билгеле инде, телен, гореф-гадәтләрен, динен һәм милли мәгарифен югалткан халыкның киләчәге юк. Без моны ях­шы аңлыйбыз, ләкин балаларыбыз, глобализация чорында яшәгәнлектән, туган телләрен кирәксенми башладылар. Без – ата-аналар, бакча, мәктәп милләтебезне, мәдәниятебезне, халкыбызны саклап калу өчен балага дөрес әхлакый тәрбия бирергә тиешбез. Ләкин көне-төне эштә булган ата-аналар гына бу эшне башкарып чыга аламы? Бөек галим, мәгърифәтче, язучы Ризаэддин бине Фәхреддин: “Бала чакта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дип әйтеп калдырган бит.  Балага сабый чактан ук башта гаиләдә, балалар бакчасында һәм мәктәптә милли гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны өйрәнүгә  урын бирелсә, татар теле мохитында үссә, милләтебезнең киләчәге якты булыр иде…

Әмма, күпмилләтле регионда мәгариф системасына татар телен кертү бик зур проблема. Ә татар балалары өчен бакчалар булдыру тагын да катлаулырак. Бүгенге көндә 120 меңнән артык татар яшәгән Самара шәһәрендә бердәнбер “Яктылык” татар мәктәбе эшләп килә. Балалар бакчалары бө­тенләй юк дисәм, ялгыш булыр. Чөнки күптән түгел генә шәһәребездә “Йолдыз” балалар бакчасы эшли башлады. Без бу изге эшкә алынучы кыю ке­шеләр белән танышырга булдык.

– Без Самарага ике ел элек Башкортостан каласы Уфадан килеп урнаштык, – дип танышты Талия Шиһапова. – Улыбызны балалар бакчасына йөртә башлагач, бик зур проблемага килеп төртелдек – ул русча аңламый иде. Чөнки без өйдә аның белән гел татарча гына сөйләштек. Мин үзем дә 6 яшькә кадәр гел татар телендә генә сөйләштем бит. Балачагым Казанда узганлыктан, балалар бакчасында, мәктәп-гимназияләрдә укуы минем өчен авыр булмады. Ә рус телен мин мәктәптә укый башлагач кына үзләштердем. Шунлыктан улымны да әнием тәҗрибәсе буенча тәр­бия­ләргә тырышам.

Ә Самарага күчеп килгәч, проблема туды. Улым йөр­гән балалар бакчасы тәр­биячеләре: “Он по-русски не знает, мы по-татарски не понимаем”, – дип зарлана башладылар.  Шуннан ирем Рамазан белән киңәштек тә Самарада татар балалары бакчасы ачарга булдык.

Дөрес, хыялыбызны чынга ашыру өчен күп көч куярга туры килде. Финансларга кагылышлы сораулар да, юридик мәсьәләләр дә бихисап күп булды. Нәтиҗәдә, балалар бакчасы түгел, ә  балаларның Үсеш үзәге ачарга туры килде. Гадәттә, андый үзәкләрдә балалар бер-ике сәгать кенә уздыралар, ә безнең “Йолдыз”да иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр тәрбияләнәләр. Сабыйларга ямьле һәм кызыклы булсын өчен, бездә бөтен шартлар да тудырылган, бүлмәләр заманча җиһазландырылган.

– Үзәкнең исеме матур, кемнәр куйды?

–  Үсеш үзәге татар мәдә­нияте һәм татар теле белән бәйле булуын аңлатучы, якты һәм  мәгънәле исем эзләдек. Һәр ана баласын күктәге кояшым, йолдызым дип атыйдыр. Шуңа күрә “Йолдыз” исеме бигрәк тә туры килә, дип уйладык. Татар телен белмәгән кешегә дә Үзәкнең яңгыравыклы исемен отып калырга кыен булмасын дип тә тырыштык.

– “Йолдыз”да балалар нәр­сәләргә өйрәнә ала инде?

– Белемем буенча мин башлангыч сыйныфлар һәм инглиз теле укытучысы. Шуңа күрә уку программасын үзем төзедем. Программаның нигезенә дәүләт балалар бакчаларында һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү үзәкләрендә кулланыла торган дәресләр салынды. Безнең үзәктә балалар ике төркемгә бүленә: 3 – 4 һәм 5 – 7 яшькә кадәр. Белем бирү, билгеле, яшь төркеменә карап билгеләнә. Сабыйлар татар телен һәм әхлакый кыйм­мәтләрне, үз-үзен тоту кагыйдәләрен һәм этикет нигезләрен өйрәнәләр. Шулай ук инглиз һәм гарәп телләре, әвәләп ясау, аппликация, рәсем ясау һәм кул эшләре кебек иҗат дәресләре, физкультура, табигать, тормыш иминлеге нигезләре, сөйләм теле, язу күнекмәләре, күңелле математика дәресләре каралган.

– Тәрбиячеләргә карата таләпләрегез нинди?

– Төп максатыбыз – балаларны милли рухта тәрбияләү һәм туган телне өйрәтү булганлыктан, тәрбиячеләр дә саф татар телендә сөйләшә белергә тиеш. Чөнки балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү өчен тәрбиячедән зур тырышлык, югары эрудиция һәм эмоциональ кеше булу таләп ителә. Материалны җиңел һәм шул ук  вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч итеп аңлату балаларда кызыксыну уята. Балада туган телебезне ярату хисе тәрбиялим дисәң, табышмак­лар, мәкаль һәм әйтемнәр, бала күңеленә хуш килерлек шигырьләр, тылсымлы әкиятләр, такмаклар, төрле җырлар, көйләр тыңлау аша ирешергә мөмкин. Ләкин моның өчен тәрбияче иң элек үзе саф татар телендә сөйләшергә тиеш. Миңа калса, татар теле тәрбиячесенең югары белемле белгеч булуы да мөһим. Чөнки аңа балалар белән генә түгел, әти-әниләр белән дә эш алып барырга кирәк булачак. Шулай ук балаларны халык авыз иҗаты, тормыш-көнкүреше, тарихы һәм милли бизәкләре, йолалары белән таныштыру да бик кирәк.

Кызганычка, саф татар телендә сөйләшүче тәр­бия­челәр табуы тагын бер проблема тудырды. Әлегә, балалар саны аз булганлыктан, бу мәсьәлә хәл ителгән, дип саныйбыз. Киләчәктә, балалар саны арта башлагач, татар телен яхшы белүче тәрбиячеләр кирәк булачак. Без инде белгечләрне эзли башладык та.

– Талия, сер булмаса, әйтегез әле, балалар бакчасын ачу һәм аны алып бару зур чыгымнар таләп итәдер бит. Ярдәм итүчеләр бармы?

– Сер түгел, – дип елмая әңгәмәдәшем. – Безнең балалар үзәге коммерция нигезендә эшли. Ата-аналар түләгән акча айлык чыгымнарны каплый, әлегә. Дөрес, ярдәм итүчеләр дә бар, Аллага шөкер. Иң мөһиме, башлаган эшебез бушка булмасын, балаларын татар итеп тәрбияләргә, кечкенәдән туган телебезне, гореф-га­дәтләребезне сеңдерергә теләүче ата-аналар күбрәк булсын иде, дигән теләктә калабыз. Шуны да искәртеп үтим: “Йолдыз” үзәгендә сабыйлар тик хәләл ризык ашыйлар. Минемчә, бу бик мөһим. Белгәнемчә, Самарада бу да проблема булып кала бирә…

Менә шулай, еллар буе Самара татарлары хыялланган балалар бакчасын Уфа татарлары килеп оештырдылар. Безгә тик балаларыбызны һәм оныкларыбызны анда йөртергә генә кала. Телефоны кирәк булса, редакциягә шалтыратыгыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here