Домой Главные новости В стране и мире Юбилеегыз котлы булсын!

Юбилеегыз котлы булсын!

0
Юбилеегыз котлы булсын!

Бүген, 24 мартта, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор, халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестиваленең жюри рәисе  Венера Әхәт кызы Ганиеваның юбилее.

Хөрмәтле Венера ханым! Сез –  татар халкының моңлы сандугачы, күпкырлы, сәләтле, дөньяга, сәнгатькә үз карашлы шәхес. Сезнең  искиткеч тавышыгыз, актерлык сәләтегез алдында  Европа тамашачылары да баш ия!

Сез танылган опера һәм эстрада   җырчысы, сопрано, драма артисты. Шул ук вакытта  Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының музыка сәнгате факультетының ялгыз җырлау кафедрасы мөдире, профессор буларак күп сәләтле яшьләргә дә канат куясыз.

Хөрмәтле Венера ханым! Сез Самара җирендә уздырылып килгән  Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестиваленең жюри рәисе буларак, бу чараның дәрәҗәсен күтәрдегез. Моның өчен, фестивальдә катнашкан балаларга, яшүсмерләргә файдалы киңәшләрегез өчен оештыручылар да,  ата-аналар да олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

Хөрмәтле Венера Әхәт кызы! Бүген Сезнең матур гомер бәйрәмегез. Сезне шәхсән үземнән һәм Самара татарлары исеменнән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм! Сезгә саулык-сәгадәт, хәерле озын гомер, җан тынычлыгы телим. Иҗатыгыз киләчәктә дә җимешле һәм озын гомерле булсын!

Зур ихтирам белән

Фәхретдин Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.