К А Й Н А Н А

0
К А Й Н А Н А

(Тормыштан алынды)

Тәлгать ВАҺАҖЕВ

 Сугыш тәмамлануга күп ва­кыт үткән булса да, авылда бер­нинди үзгәреш тә юк. Исән кайт­кан солдатлар да, “исәндер ул, кара өчпочмакны миңа ялгыш җибәргәннәрдер” дип, улла­рын көткән аналар да, сөйгән яры күренми микән дип, басу капкасын күзләгән кызлар да, әтиләрен өзелеп көткән сабый­лар да, ирсез кипкән “солдатка­лар” да, җиңү хәбәрен ишеткәч, җир-күкләргә сыймаслык шат­лык кичергән булсалар да, тора-бара тынычланып, шулай кирәк инде, күрәмсең, язмыш шулдыр дип, сүрелә башлады­лар. Алар беренче көннәрдә менә бүген кайтыр, менә иртәгә кайтыр дип, машина тавышын ишеткән саен урамга йөгереп чыга иделәр. Бу куанычлар йорт саен булмаса да, өмет дигән нәрсә бар иде әле.

Шундый көннәрнең берсендә Саимә, тәмле йокысын­нан уянып, күргән төшен исенә төшереп ятты бераз. Мич ягарга йөргән әнисен күреп алгач, си­кереп торды да, янына ук елы­шып, төшен сөйли башлады.

– Әнием, безнең абый да кай­тыр, кайтыр! Бигрәк лә матур юл төше күрдем бит! Имеш, шушы өебез икән. Өй тутырып кып- кызыл сөлгеләр, кызыл чаршау­лар элгәнбез, имеш, идәннәргә басарлык та түгел – бакыр акча! Йортка чыксам – бер тиенлек акчаларга таелып егылам. Әй, шуларны кесәләремә тутырам, тутырам! Инде карасам – бөтен җирем акча белән тулган. Шу­ларны җыеп йөргәндә уянып киттем… Без баербыз, әйе бит, әнкәем! – дип канатланды.

Әнисе сабыр гына: “Шәмсафа әбиеңә хәер илтерсең, төшең хәерлегә булсын, ба­лам”, – диде.

Хәер илткәндерме, юкмы – анысын хәтерли алмый хәзер кыз. Тик төш күргәнгә күп тә үтмәстән, Урта Азиядән бер егет кайткан, өйләнергә кыз эзли икән, дигән хәбәр тарал­гач, кызның йөрәге “жу” итеп куйды.

…Аһ! Ул бигрәк сөйкемле егет иде. Күрәсе иде үзен бер генә. “Сеңелкәйләр! Мин дә бүген пьессагызны карарга киләм, тагын күрешербез әле”, – дигән иде. Килдеме, юкмы – һичкем күрмәде, әмма шул көннән соң ул суга төшеп югал­ган кебек булды. Тик аның йом­шак сүзләре генә йөрәгенә ур­нашып калдылар да ничә ел­лар буе тынгы бирмәделәр кыз­га. Аның кайтканын ишеткәч, күңеленең ерак кына бер поч­магында яшәп яткан тойгы ка­бат уянды.

Икенче көнне Саимәне күршедә генә яшәгән җиңгәсе ча­кырып алды.

– Кичә бер егет безгә килгән иде, көянтә-чиләгеңне асып чы­гып киткәндә, сине күреп кал­ган. Бик ошаткан үзеңне. Әгәр риза булсаң, алып китәргә исәбе бар, – диде.

– Мин риза, җиңги, – дигәнен сизми дә калды кыз.

Егет килергә тиешле кичке сәгать җидене көткәндә, Саимәнең йөрәге күкрәгеннән си­кереп чыгардай булып типте. Ләкин инде сәгать сигез дә тул­ды — ә егет һаман юк. Тугыз ту­лып килгәндә иптәш кызы ки­леп керде. “Әниләр өйдә юк, дуслар җыелды. Ә син нишләп өйдә ятасың?” – ди. Саимә ни әйтергә белмичә аптырап тор­ган арада иптәше аркасына яулыгын япты да кич утырыр­га алып китте. Саимә юл буе: “Егет мине күрмичә китәр инде, соңыннан үкенергә калмас­мы икән? Юк ла, килмәс инде, башканы тапкандыр. Ярар, тап­са тапсын инде”, – дип уйлап бара-бара, бакчаларны узып киткәнен сизми дә калды. Алар барып кергәндә кызлар гөр ки­леп кич утыралар иде, егетләр дә килгәннәр, уеннар башлан­ган чак иде. Ләкин Саимәнең күңеле күтәрелмәде, күзе гел тәрәзәдә булды. Менә хәзер кереп чакырырлар төсле то­елды. Шулвакыт таш өйнең буш йортка караган чепи күзле тәрәзәсеннән ниндидер шәүлә чагылып үтте. Кызның йөрәге тагын да ныграк сикерә башла­ды. Шәүлә тәрәзәгә үк борынын терәде дә бармагы белән ча­кырды сыман. Саимә тәрәзәгә якынрак килеп караса, күрше җиңги булып чыкты. Кыз сике­реп торып шәлен иңбашына элде дә урамга чыкты.

– Саимә, иркәм, йомыш тап­кан булып өегезгә дә кереп чык­тым, күршеләргә дә сугылдым, аптырагач инде, иптәшләреңә киткәнсеңдер дип, монда кил­дем. Күптән килгән иде, үтерә бит инде сине таптырып. Ва­кытында килә алмаган, нин­дидер эшләре килеп чыккан. Иркәм, үзе, сөйләшүе буенча, бик акыллы, тик әнисе усааал… Ярар, үзенә ошасаң, анасын­нан кактырмас әле. Авыл тор­мышын үзең беләсең бит. Әгәр яшьрәк чагым булсамы, каф- тау артларына да китәр идем. Бу бит шәһәрдә, шәһәрнең дә ниндие әле – Ташкентта яши. Анда җимеш ашап ятар өчен китәргә кемнәр генә кызыкмый! Әгәр риза булса, эшләтмәс тә идем, бездә тормыш җиңел, Ташкентны “ипи шәһәре” дип атыйлар, дип сөйли.

Бакча буен үткәнче җиңгәсе кызны шулай үгетләп килде. Бакчаларны чыккач та аларның өйләре кыйгач кына. Өй каршында аны шинель кигән озын буйлы кеше көтеп тора иде…

Март. Зиратлар артын­нан калкып чыккан ай да бо­лытлар артына кереп качты, төн бөтенләй кап-караңгы бу­лып калды. Сирәк кенә төшкән кар бөртекләре кызның алсу битләренә кунып өлгерми, шун­дук эреп төшә. Егет: “Ә-ә-ә, җиңги, таптыңмыни качкынны?” – диде елмаеп. Ә җиңгәсе, менә хәзер ул синең кулда, дигән сы­ман көлә-көлә китеп барды. Язгы җил җылы, җепшек булуы­на карамастан, дулкынланудан Саимәнең тәне дер-дер калты­рый, теше-тешкә тими иде. Егет тә моны сизеп алды, ременен ычкындырып, җылы шинелен ачып җибәрде: “Өшисең бит, кил, бераз җылытам”, – дип, үз кочагына алырга теләде. Саимә чигенә, егет һаман якыная бара, кызны аркасыннан, башын­нан сыпырып ала. Үзе йомшак кына нидер сөйли, елмаеп та куя. Көлгәндә, энҗе кебек тезе­леп торган тешләре арасыннан берсе ялт-йолт итеп китә. Кай­дан таба ул бу матур сүзләрне, кайдан шулхәтле оста итеп сөйләргә, кыз баланы үзенә шулай каратырга өйрәнгән ул? Үзе сөйли, үзе сыпыра торгач, күндерде бит кызны, зур шине­ле эченә алды бит.

– Ходай кушса, барыбер бергә булырбыз. Кеше сүзенә карый күрмә. Хәзер дошманнар күп. Берәрсе яхшырак яши баш­ласа, хәзер дошманга әверелә.

Ә үзе Саимәне аның саен ныграк коча бара, күкрәгенә аркылы-торкылы таккан ре­мень тимерләре хәтта кызның кулларын авырттыра башлады. Саимә шинель эчендә дә җылына алмады. Ә егет һаман тор­мыш турында сөйли дә сөйли.

– Азиядә хәзер яз инде. Үрүк агачлары, чия-грушалар ап- ак чәчәккә күмелеп утыралар. Быел анда яз бик яхшы килде – җимешләр күп булачак. Әгәр риза булсаң, әни белән икегезне алып китәм. Минем бит ял вакы­тым гына, эшне озакка сузмыйк, ялымның бер атнасы үтеп кит­те дә инде. Монда никах укытып алсак, анда баргач, гөрләтеп туй ясарбыз. Иптәшләремә әйтеп киткән идем өйләнәм дип, алар безне анда көтеп торалар.

Саимә икеләнә: “Риза бу­лыйм инде, анда бит җимешләр, ипиләр күп икән. Үзе хәрби кеше дә бит әле. Әллә кем бу­лып эшләгәнен сорыйммы икән? Әй, ярар ла, кем булса да – хәрбидер инде. Шундый килделе-киттеле уйлар арасын­да: “Ярар, булмаса”, – дигәнен үзе дә сизми калды кыз.

Һаман әкрен генә кар ява, язгы җилләр әкрен генә исеп, битләргә бәрелеп уза, бо­лытлар арасында сирәк кенә күренгәләп киткән ай да, алар­дан көнләшепме, бөтенләй кереп яшеренде. Авыл ба­шында кемнеңдер әтәче бе­ренче булып кычкырып җибәрде. Саимәләрнең почмак тәрәзәләрендә тонык кына су­кыр лампа кабынды. Әнисе ба­шын тәрәзәгә якын ук китереп, кулын каш өстенә куеп, караңгы урамны күзәтә иде. Ләкин, күзгә төртсәң дә, берни дә күренми. “Әнә әниең дә торды”, – диде егет. Кем белә бит, бәлки, эче пошып, артта калган йокысыз төннәрен, күңелсез көннәрен, алдагы язмышын сизенәдер ана йөрәге. Улы сугышка киткәннән бирле ул берәр генә сәгать йоклап ала да, почмак­ка кереп утырып, пыш-пыш нәрсәдер укый, теләк телиме, балаларына бәхет-тәүфыйк со­рыймы, хәбәрсез югалган улын кайтарырга телиме…

– Иртүк әниемне яучыга җибәрәм, тагын аны-моны уйла­ма, барысы да синеңчә булыр. Үзем исән чакта сине ким-хур итмәм, – дип Саимәне капкала­рыннан кертеп җибәрде егет. Кыз кереп киткәндәй булды, ләкин шыгыр-шыгыр ерагайган аяк тавышлары тына башлагач, капканы ачты да егет артыннан карап калды.

Саимәләрнең йортыннан ерагайгач, егет тәмәкесен ка­бызды. Шәһәр папирусының тәмле исләре әллә кызның шәленә сеңеп калган, әллә инде күпер якларыннан искән язгы җилләр һәм каптырылмаган шинель итәкләре җилфердәве белән кызның борынына егет исе килеп керде. Ә ул инде тыкрыкка борылып кергән иде.

Саимә аяк очларына гына басып өйләренә керде дә әнисе җәеп куйган йомшак түшәккә ятты, әмма йокыга китә алма­ды… Бүрәнәләр аша ыжгырткан язгы җил тавышы аңа кызганыч шың-шу булып ишетелде, шуңа кушылып елыйсы килде.

– Аһ, юкка риза булдым ахыры? Әнием миннән башка нишләр, ничек яшәр? Юк, юк… Әнием риза булыр. Әни риза түгел дип, шундый бәхетне кире кагарга мөмкинме? Үземә бөтен ягы белән ошады, аның өстенә җимеш арасына барамын, үзе тагын хәрби дә бит әле… Китәргә, китәргә… Шуның ише уй­лар белән гәпләшә-гәпләшә, әле бер ягына, әле икенче ягына әйләнә-әйләнә, озак ятты кыз.

Әнә таң да беленеп килә бу­гай. Әнисе торып мичкә ягып җибәрде. Саимәнең эче пошкан­нан торып утырды. Әнисе аңа: “Йокла әле, бәбкәем, рәхәтләнеп йокла. Өй җылынсын, ашар­га пешсен, үзем уятырмын”, – дип, башыннан сыйпап йокла­тырга тырышса да, Саимәне йокы алмады. Шундый көнне йоклап ятып буламыни соң? Ул торып өйләрен җыештырды, идәннәрне юып алды. Эшләрен тәмамлап, чәчен тарап үрим дип кенә утырган иде, әнисенең “Йә Раббым! Болар иртүк нишләп йөриләр икән?” дигән тавышы­на сискәнеп китте. Ишектән җиңгинең кайнанасы белән егетнең әнисе килеп керделәр. Узыгыз дип әйтүче булмаса да, алар түргә узып, сәке кырые­на утырып, йортка дога да кыла башладылар.

– Кодагыйлар булырбыз, Хо­дай кушса. Аска бернәрсә дә салмадың, ә? – дип, кычкы­рыбрак сөйләргә тотындылар. Әнисе берни дә әйтә алмыйча, каушап калды. Почмакка кереп качкан Саимәгә тагын бизгәк ябышты, ул мичкә үк елышып, эченә кереп качардай булды.

– Ерак җиргә җибәрмим, юк, әле яшь, өлгерер. Әзерләнмәдек тә әле, – дип кары­ша Саимәнең әнисе. Оялчан әнисенең бер сүзенә биш җавап бирә булачак кайнана.

– Әй, түтәй, хәзер синең белән минем сүзгә карап йөри торган вакытлар үтеп киткән инде. Яшьләр үзләре табыш­кан да, сөйләшкән дә, ризалаш­кан да. Китсәк бит, без анда мәңгелеккә китмибез. Алып кай­тыр өчен үзем ияреп барам ла! Картайган көнемдә минем дә туган илемне ташлыйсым кил­ми, күп булса, бер ел торыр­быз анда, үзем алып кайтырмын аларны, – ди, үзенекендә торып.

 Саимәнең әти-әнисе, аларның ризалыгыннан башка егеткә сүз биргәне өчен, бик нык үпкәләделәр аңа.

– Әй, бәбкәем, алдагы көнеңне бер генә дә уйламыйсың мени? Булачак кайнанаң, самовар куя белмәгән өчен киленен нишләткәнен үзең ишетеп кайткан идең бит, усал­лыгы чиктән ашкан! Зинһар, башыңны алар белән бәйли күрмә! Сугыш бетте, менә тор­мыш җайланыр, авыллар ямьләнер, кабат Сабантуйлар булыр, гөрләтеп туйлар уйный башларлар, сиңа да егет табы­лыр. Мин сезне бер күрергә ин­тегер өчен үстердем мени соң? Абыеңның кайгысыннан айный алмыйм, тагын син дә кайгы өстәргә җыенасың, – дип, үксеп елап та җибәрде.

Башын аска иеп, нәрсә әйтергә дә белмичә басып тор­ган Саимә урамга чыгып китте. Әмма бераздан әйләнеп керде.

– Әнием, елама, ризалашы­гыз, зинһар, мин башкага кияүгә чыкмыйм, аны гына яратам. Әнисенә ничек тә ярарга тыры­шырмын, читтә озак тормабыз – кайтырбыз. Әнисе дә шулай диде бит, – дип ялварды.

Ләкин кызның әти-әнисе сүзләрендә нык тордылар. Хәтта, ачуланып, туй да яса­маска булдылар. Әмма Саимә берсенең дә сүзенә колак сал­мады. “Алар мине яраталар, соңрак ризалык бирерләр әле”, – дип уйлады ул.

Шулай өйләнештеләр. Мәҗлескә яшьләр-картлар кайсы көндез, кайсы кичен җыелдылар. Кызның әнисе дә шунда – күзләре кызарган, ба­шын аска игән. Килгән кунакларны элеккечә каршы алмый, киткәннәрне – озатмый. Кода­гый да башка кодагыйлар ке­бек түр башында түгел, ә ишек төбендәрәк утыра. Шуннан соң 3 – 4 көн дә үтмәде – китәргә җыендылар. Капкалар киредән тутырып ачылды, атны ишек төбенә үк китереп туктатты­лар. Саимәнең эче поша баш­лады. Нәрсә соң бу? Әти-әнисе аны озатырга килмиләр булды­мы инде? Тыкрык башына ба­рып килде кыз – беркем дә юк… Бик рәнҗегән иделәр шул әти-әнисе. “Тыңламадың безне, арада яраткан балабыз идең бит. Безне бер генә дә хөрмәт итмәдең”, дигән сүзләре әле дә колагында чыңлап тора.

Менә чана да әзер. Саимә: “Әниемнәрне күреп китик инде, бик күрәсем килә”, – диде иренә, кайнар яшьләрен тыя алмыйча.

– Хәзер, хәзер, барырбыз, үпкәләмә – әниемә әйтим инде, – диде, аркасыннан кочып.

Аларны илтүче бабай белән кайнана авылны чыккан­да зират янында көтәргә бул­дылар. Саимә белән ире барып кергәндә, әнисе башын бәйләп стенага карап ята, ә әтисе сәке йөзлегендә хатынының аяк очында утыра иде. Өй эчендәге күңелсезлек яшь киленнең йөрәгенә килеп кадалды.

– Кай җирең авырта, әнием? – диде Саимә әнисенең башын­нан сыйпап.

– Ана булгач, балам, кай җирең авыртканны белерсең. Ярый, хуш инде, бәхил бул. Үлгәнемне ишетсәң, әнием хакы дип, ярлыларга садака бирерсең, – дип, сөяккә калган кулларын бишмәт эченнән чы­гарып, кызының кулын тотты да, китмә балам, ташлама без­не, дип өзелеп елап җибәрде.

Саимә борылып, шәле белән йөзен каплады, ә әтисе, ба­шын игән көенә, кызына боры­лып та карамады…

– Әбекәем, алып кайтам кызыңны! Бәлкем, быел ук кай­тырбыз әле. Кайта алмасак, ял саен кунакка җибәрермен үзен, – дисә дә кияү, аңа җавап бирүче булмады. Кияү Саимәне күтәреп торгызды. Күпме генә торсаң да, ана күңелен табар­лык бернинди сүз дә юк иде. Саимәнең күзләрен кайнар яшь томалаганлыктан, ул өй эчен тонык кына күрде. Күпме генә артына борылып кара­са да – озатырга чыккан кеше дә күренмәде. Күңелен туты­рып, йортларны карап чык­ты, подвал ишеген ачып, күзләре белән нидер эзләде. Бөтен җирдә тынычлык, очсыз- кырыйсыз күңелсезлектән баш­ка бернәрсә дә таба алма­ды ул. Капкадан чыкканда та­гын борылып карады – чыгу­чы юк… Мәктәпне узып бар­ганда гына зур кара шакмаклы шәлен бөркәнгән әнисенең капка баганасына сөялеп, ә әтисенең аның янында басып торуын күреп калды. Саимәнең күңелендә “Әллә борылып кай­тыйммы икән, мин киткәч, әти- әнием нишләр?” – дигән уйлар йөрәген әллә ничә кисәкләргә телгәләде. Аның уйларын ишеткән сыман, ире ашыктыр­ды гына.

Алар барып җиткәндә олау­чы бабай белән кайнана көтеп торалар иде инде. Килгәнен күргәч, бабай дилбегәне ка­гып җибәрде дә, ат җепшек кар өстеннән әкрен генә кузгалып китте.

Көн болытлы, салмак кына кар сибәли иде. Саимә зи­рат ягына карарга да курка. Кем белә – әгәр ул кайтканчы берәрсе шушы мәңгелек йортка күчеп куйса, ул нишләр?

– Әй, әнекәем, әнекәем… Бер генә дә хәлең юк шул. Моңа абыем югалу кайгысы һәм ми­нем үзсүзлегем гаепле. Озак торырга туры килмәс, Алла теләсә. Барыйм, күрим яңа урыннарны. Әгәр кайтмыйбыз дисәләр, үзем генә булса да кайтып, әниемнең ризалыгын алырмын барыбер, – дип бар­ганда, ире кочып алды да юа­тырга тотынды.

Бабай белән янәшә утырган кайнана аларга берничә тапкыр усал гына итеп карап алды. Ә ире һаман Саимәне юата бир­де. Анасы түзмәде: “Аягыгыз­ны күтәребрәк атлагыз! Артта каласыз, сукыр түгелдер әле, җитәкләмәсәң дә була!” – диде ачуланып. Яшьләр адымнарын тизләттеләр. Ире Саимәнең култыгыннан үзенең кулын алды да хатынының күзләренә тутырып карады. Байтак кына ара үттеләр. Юкәле тау да күгелҗем-кара нәрсәгә охшап күренә башлады. Ат чанасын йомшак кардан әкрен генә тар­та, ике ягыннан да тир бәреп чыккан. Кротовка ягына китә торган сөзәк тауларны көч-хәл белән менде хайван.

– Кил, улым, утыр, бераз ял ит. Тау бетте, тигез җирдә ба­рыр әле ат, – ди кайнана.

– Утырсалар, икесе дә утыр­сыннар, әкрен генә барыр­быз әле, – дигәненә бабай бик үкенде аннары.

– Абзый, юкны сөйләп тор­ма! Килен бик яшь әле, авыл­да үскән нәрсә, ат артыннан гына барыр! Мин балаларым­ны, ятим булсалар да, колхоз кырларында йөртеп, газаплап үстермәдем. Үзең беләсең, аб­зый, 3 – 4 ел элек нинди вакыт иде бит. Күпме кешеләр интекте, ә мин вербовать итеп Дарасун­га алып киттем, аннан кайтып, Камышлыга – райздравка керт­тем, аннан армия, армиядән соң Ташкент ягына җибәрдем. Ятимлекләрен белгертмәдем, авыр эш эшләтмәдем. Шуңа күрә, бала хакы диеп, хәзер ту­ган илемне ташлап китеп барам. Әнисенең кадерен белсен, бе­лерлеге бар! – дип тезеп китте.

Арттан башларын иеп бар­ган яшьләр дә, бабай да бер сүз дә әйтә алмадылар. Ә Саимә әнисенең сүзләрен кабат-кабат исенә төшерде.

Похвистнево станциясенә җиткәндә, поезд тавышы ише­телде. Кояш баер алдыннан килгән күңелсезлек күңелләргә дә шомлык өстәде. Вокзал ал­дына килеп җиткәч, бабай атын туктатты. Әйберләрне вок­зал эченә ташып бетергәч, ба­бай хушлашып китеп барган­да: “Кызым, син дә исән-сау бул, яхшы гына торыгыз, кеше көлдермәгез. Әти-әниеңә күп кенә сәлам әйтермен”, – дип саубуллашты. Йөрәгәнең ярты­сы бабай белән киткән кебек то­елды Саимәгә. Ул бабай киткән юлдан барып карады, тик таба алмады.

Кире әйләнеп килгәндә, ире белән кайнанасы нидер чыш- пыш сөйләшәләр иде. Икесенең дә йөзләре бозылган:

– Кая китеп югалдың?

– Поездны карап килдем, – диде кыз. Әмма аны ишетмәделәр сыман.

Вокзал эче халык белән тулы – бала-чага, карты-яше берничәшәр көн вокзалда по­езд көтеп арыганнар иде.

– Әбекәй, сез кая барасыз, – дип сорады Саимә ак яулыклы әбидән.

– Ташкент ягына, кызым. Бала хәсрәте шулай йөртә икән. Элек, нәзек кенә тимер өстеннән зур тимер айгыр арба тагып чаба, дигәнне ишетеп кенә белә идем. Менә хәзер үзебез дә шул арбага утырырга көтәбез. Газраилне эзләп барабыз­дыр инде. Балабызны күрсәк, үлсәк тә үкенмәс идек, – диде дә бите буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды. Эх, ата-ана бала диеп утларга да керә, суларга да бата. Тик менә бала гына…

Менә, поезд килә, дигән та­выш ишетелде. Бөтен вокзал дәррәү кубып чыга башлады, бала-чага чыр-чу килеп ела­шырга кереште. Утыра алга­ны утырып өлгерде, утырмага­ны – калды. Поезд, пуф-пуф ки­леп, авырсынып кына, кузга­лып китте. Саимә бер ишеккә, бер тәрәзәгә барып, теге әби белән бабай утырып китә ал­дылармы икән дип карарга ты­рышса да, булдыра алмады. Чөнки аяк астында чемодан- капчык, сумкалар тезелгән иде. Ул аларны күрә алмады. По­езд, шәһәрне артта калдырып, урман-кырларга чыкты, халык үз урынын табып, урнаша баш­лады. Саимә тәмам тынычла­нып, үз урынына барып утыр­гач кына, әти-әнисеннән, туган җиреннән аерылып китеп бару­ына төшенде. Кайнар яшьләрен тыя алмыйча, тәрәзәгә таба бо­рылды. Аннан тамбурга чыгып китте. Озак та үтмәде, ире, ар­тыннан чыгып, кочагына алды:

– Әллә елыйсың инде? Юләр икәнсең. Без бит анда озак тормыйбыз. Син күрмәгән җирләрне күрсәтәм дә кире кай­табыз. Күрәсең бит, бөтен ха­лык шул якларга китәргә тыры­ша. Ә син… – дип елмаеп куйды.

Саимәнең күптәнге хыя­лы исенә төште. Ул вакытта әле сугыш башланмаган, аның бала вакыты иде. Имеш Таш­кент вокзалында “Хуш киләсез, миһманнар (кунаклар)” дип язылган лозунг эленеп тора икән. Ул якта бөтен кешеләрне дә кадерле кунак каршылаган кебек каршылыйлар икән, дип кемдер сөйләгәнне хәтерли иде ул. Шул кунаклар арасында бу­ласы иде, дип хыялланганы тормышка аша инде хәзер.

Проводник: “Ике сәгатьтән Ташкентта булабыз, әзерләнегез”, – дигәч, йөрәк сикерүенә түзә алмады Саимә. Аларны анда кемдер көтә ке­бек иде. Чемоданнарны күтәреп поезддан төшкәч, Саимә тирә-ягына карады. Вокзал түбәсендә фәкать “Ташкент” дип язылган тактадан башка бернинди дә язу юк иде. Тик иске шәһәрнең тар, караңгы урамнары, ике яклап балхана­лап өелгән, бер-берсенә тоташ­кан балчык өйләр Саимәнең абыйсы сөйләгән пәри шәһәрен хәтерләтте. Алмалар да, груша­лар да, виноград та, аллы-гөлле чәчәкләр дә күзгә күренмәде. Туган җиреннән дә матуррак урын булмаганны шул вакытта гына аңлады кыз.

Беренче көннәрдә бу яңа тормыш бик күңелсез булды. Капка баганасына сөялеп кал­ган әнисен, таягына таянып торган әтисен көндезләрен гел күз алдында йөртеп, төннәрен төшләрендә күреп саташып чыга иде. Аның өстенә, тынгы­сыз кайнана җанына тия. Ашар­га пешерсә – гаебен таба. Әни, нәрсә пешерим соң дисә – өйрәтергә булса, мин үзем дә пешерәм, дип кырт кисә. Ире кайтуга Саимәдән зарлана башлый.

– Бер ай була бит инде, ки­лен эшләп ашасын. Әнә, аның ишеләр сәүдә итә-итә, баеп беткәннәр.

– Сәүдә кылган белән ур­лаган бер түгелмени? Үлсәм үләм, әмма бу эшкә алын­мыйм. Малаең кайтсын да эш эзләрбез, – диде Саимә, түзәр хәле калмагач.

Ире кайткач, эш эзләү ту­рында сүз кузгаткан иде, кайна­насы шунда ук:

– Синең өчен ирең йөрер ди! Офицер булган балам минем! Сиңа кирәк – син чык та эзлә! – дип ачуланды.

Шәһәр күрергә чыксалар, киленне өйдә калдырып, ма­лаена ияреп кайнана үзе чы­гып китә, кунакка барсалар да Саимә өйдә кала, малай белән әни икәү китәләр. Шулай итеп, Саимә өй кызы булып калды.

– Эх, берәр эш тапсам… Энә белән җир казырга да риза, – дип сыкрана иде Саимә. Ә ире, Саимәне тынычландырырга ты­рышып: “Әнине беләсең бит инде, бик йөрәкле кеше. Берәр кырын сүз әйтсәң, бөтен Таш­кентта да урын таба алмассың. Ярар инде, нәрсә кыланса да, аныңча булсын”, – ди. Яшьләр менә ничә ай буе кайнана кар­шында аяк очларында гына ба­сып, аның авызына гына карап торалар. Саимәне үзе белән беркая да алып йөрмәгәне өчен иренең эче әрнеде, аңа карап, жәлләп куйган сыман: “Бүген ку­накка икәү барабыз, әнине ни­чек итеп үгетләргә инде”, – дип авыр сулап куйды. Кая анда… Ана кеше еларга ук тотынды.

– Мин үлгәч, икәү йөрерсез, әлегә мин йөрим! Мин монда өй сакларга килмәдем. Хатының яшь әле, йөрергә өлгерер! – дип тезә башлады, аннары, чәч үременә таккан 3 – 4 чулпысын шалдыратып, чыгып ук китте.

– Ярар инде, Саимә, күңелсезләнмә. Әйдә, бер йөреп кай­тыйк инде. Һәр кешедә бер хо­лык була бит инде, нишләтәсең. Күршедә утырган әниләрен дә чакырдылар. Ә ул әйләнеп тә карамады. Саимә белән ире кунактан кайтканда, ишекләр эчтән бикләнгән, өй эчендә кай­нана ямьсез тавыш белән улый, ишекне ачмый иде…

 – Я, Ходаем, әниемә нәрсә булган инде? Ишекне ватып керергә кирәк, – дип ишекне каерырга җыенганда, кайна­на акыра-акыра килеп ишек­не ачып җибәрде дә үзе идәнгә егылган булып кыланды. Аны күтәреп алып алдагы өйгә кер­теп салдылар һәм икәүләшеп хәлен сорашырга керештеләр.

– Бу китсен, – дип кычкырып җибәрде кайнана ямьсез тавыш белән, Саимәгә карап. Килен куркуыннан икенче якка чыгарга да, монда калырга да белмичә, аптырап калды.

– Син тегендә чыгып тор, хәзер мин дә чыгам, – диде әкрен генә ире. Икенче көнне торса­лар – бернәрсә дә юк. Кайна­на бераз ыңгырашып йөргән булды да, тагын малаена ия­реп, шәһәргә чыгып китте. Алар кичен кайтып кергәндә, Саимә күрше апа белән сөйләшеп уты­ра иде.

– Безнең ашханәгә кассир кирәк. Грамотаң булса – кер дә эшлә, көннәр буе берүзең инте­геп утырма. Кеше арасында көн дә тизрәк үтә, тамагың да туяр. Иреңнең 250 грамм паегына ка­рап утырганчы, – диде ул.

Икенче көнне апа кереп ире белән сөйләште дә Саимәне эшкә урнаштырырга алып кит­те. Эше Саимәгә бик ошады. Монда чиста, тәмле исләрне иснәп тә туярга була иде. Әгәр үз өлешемне бирсәләр, өйгә – әнигә дә алып кайтыр идем, бәлкем ул мине ярата башлар иде, башкача орышмас иде, дип, куана-куана эш урыны белән танышып йөрде Саимә. Ашханәнең җитәкчесе Үлмәс апа олы яшьтә икән.

– Өйрәнеп киткәнче үзем ярдәм итәрмен, иртәгә үк эшкә чык, – дип озатып калды. Саимә шатлыгыннан өйгә ничек кай­тып җиткәнен дә сизми калды. Кайтып керүенә үзенең эшкә урнашуын кайнанасына сөйләп бирде.

– Бик яхшы булган инде. Ресторан тапкансың икән. Яхшы кешеләр андый урында эшләми, эчкечелек, бар начарлык шунда инде, – дип тезеп китте. Малае кайтып кергәнче нәрсәләр генә әйтеп бетермәде…

– Хатыныңны ресторанга эшкә кертәсең икән! Баер инде! Әй, улым, әниең булмаса, күрер идеңме бу рәхәтләрне! Болар бит укып чукынганнар, башы­гызга атланып гүләйт итәргә генә исәплиләр. Сәүдә ит дигәч – оялам мин әйбер сатар­га, кеше белән сугышып, чи­ратларда йөри алмыйм, ди! Ә “аристоран”ны таба белгән! Әнә, син алып аерган хатынның нәрсә генә юк өендә! Ашау-эчү, кием- салым дисеңме. Шул кичәләре белән кибет ишек төбендә куна икән, бичара. Бу Саимәңнән он суы да, тоз суы да чыкмый. Үзем килгәнче тормагансың бит, мин аны аерырга бирмәс идем, – дип тузынды.

– Әни, аны яңадан исеңә алма, – диде, малае ачула­нып. Сәүдә итсә соң, ярты­сын эчеп бетереп бара ие дус­лары белән. Исереклеген үзең күрдең бит…

– Хатын булырлыгы бар! Таба да, каба да! Ә бусыннан он суы да, тоз суы да юк. Бусы яхшыракмы әллә? “Аристо­ран” табып кайткан имеш. Мон­да алып килгәндә әйткән идең: ”Сине беркемгә дә алыштыр­мам, синең сүздән чыкмам”, – дип. Матур хатын алып кайттың да, хәзер аның күзенә генә ка­рап торасың. Мин барын да си­зеп торам. Мин, улым, ир белән 4 кенә ел тордым, бөтен гоме­ремне сезгә багышладым, – дип тезде.

Каян гына шулкадәр сүзләрен табып бетерә икән? Ни Саимә, ни малае бер сүз дә әйтмәделәр. Саимә утыр­ган җирендә катып калды, башы әйләнә, күз аллары караңгылана башлады.

“Аристоран” дип язылмаган иде бит ул бинада, “Столовая” дип язылган иде. “Аристораны” нәрсә инде тагын? Столоваяда бер генә исерек тә күрмәде бит ул, барысы да ашыйлар да чыгып китәләр. Кайнанама аңлатып карасам – төшендерә алмам инде, дип уйланып утыр­ганда, “Саимә, иртәгә барып документларыңны алып кайт”, дигән сүзгә сискәнеп китте.

– Анда эшләмисең, – диде ире аңа.

– Кая гына барыйм соң? Ике­безне чыгарып йөртми, үзем беркая да бара белмим… Шул­чак Саимәнең колагына тагын кайнанасының кычкырган тавы­шы ишетелде.

– Шуның өчен пәйгамбәрдән калган йола бар, улым. Хатын- кызны көненә ике мәртәбә чәченнән тотып кыйнар­га кирәк. Шул вакытта гына алар иренең күзенә карап, дерелдәп тора торган була­лар. Әнә, Мансур авылындагы абыеңны хәтерлисеңме? Аның ике хатыны иде. Әгәр берәр эшләре ошамаса, икесен ике якка мичәүләп, үзе арбага ме­неп утыра иде дә үз җирләренә барып җиткәнче кыйнап бара иде. Әй, ул җиңгәйләрнең күргәннәре… Кулларын юр­ган астыннан чыгармыйча сын­дырып ташлый иде, кешегә күрсәтми иде. Шуларны ата- аналары да белми кала. Кый­налган хатын-кыз үлми ул, дия иде ул. Ачы очындагы сукыр җиңгәгезнең үлгәненә 4 – 5 ел­лар гына, ә абзый онытылып бетте инде, – дип чәпчеде кай­нана.

Кыйнаса, сүксә – ничек яшәп бетәрмен? Безнең тату тормышка бер генә дә риза түгел бит иремнең анасы. Әнисенең сүзләре аның колагы­на кайчан да булса бер керер. Әллә авылга кайтып китимме икән? Юк, оялам. Әти-әнинең ризалыгыннан башка чыгып киттем бит. Алар миңа инде элеккечә карамаслар. Менә озакламый кечкенәбез туар. Бала белән дә кайтсам, бик оят булыр, аерылып кайткан дип барысы да көләр, дип уйланды хатын.

Көндезләрен шундый уй­лар тынгы бирмәделәр, ә төнлә куркыныч төшләр йоклатмады Саимәне. Менә очы- кырые күренмәгән кыр имеш. Очып барганда тирән бер чо­кырга килеп төште ул. Аста әз генә су бар, имеш. Анда тулы елан-чаяннар кайнаша, авыз­ларын ачып, Саимәгә таба тартылалар. Ярның тирә-ягы кырт итеп киселгән. “Коткары­гыз! Коткарыгыз!” дигән тавы­шы күл эчен яңгыратып, тавы­шы Саимәнең үзенә ишетелә. Бер агач ботагына тотынып, әкрен генә яр өстенә менде. Күзгә төртсәң, бернәрсә дә күренми торган караңгы төн. Саимә йөгереп китте, ә үзе кая барганын белми. Менә өем- өем каберлекләр, имеш. Шунда яңа гына күмелгән кабер. Аның өстенә баскач, ул селкенә баш­лады. Кабердән: “Балакаем, кач моннан! Кач!” – дигән тавыш килә. Шулвакыт җир тетри баш­лады, җил-давыл чыкты, һичкая бара алмый, егыла имеш. Кур­куыннан Саимә кычкырып елап җибәрде. Ире аңа төртеп: “Саимә, ник елыйсың?” – дип башыннан сыйпады. Саимәнең яшьләре мендәргә агып төште.

– Ник елыйсың, Саимә? Нәрсә булды? – дип, ире аның бите буйлап аккан яшьләрен сөртеп алды. Аяк очларында гына яткан әниләре: “Төн буена йокы да бирмимени, арып кайт­кан көеңә”, – дип, сикереп торып ук утырды. Ялгыш бер каршы сүз әйтсәң, әнисенең төннәр буе йөреп-йөреп сүгә торган гадәтен белгән улы берни дә дәшмәде.

Шулай очы-кырые күренмәгән күңелсез көннәр бер- бер артлы үтә тордылар. Кайнананың зәһәрлеге көннән- көн артса да, аның белән янәшә яшәве кыенлашканнан кыенла­ша барса да, беркая да качып котылыр юл юк иде.

“Менә инде улыбыз бар. Әгәр аерылып китеп барсам, ул әтисез үсәрме”, – дип, үзен тынычландырырга тырышты Саимә. Ә малае эштән кайт­кан вакытка кайнана тагын бер яңалык уйлап куйган. Өстәл артына җыелгач, ашарга оя­лып кына утырган Саимәгә ире: “Аша инде, нигә ашамыйсың”, – дип эндәшкән иде, анасы тамак кырып, тешен кысып куйды.

– Бүген төнлә сәгать 2 – 3ләр тирәсе иде. Кемдер тәрәзә ша­кыганга уянып киттем. Барып карасам – бер исерек басып тора. Мине күргәч, “ну ладно”, дип китеп барды, – дип утка май өстәде кайнана.

Ире Саимәгә акаеп карап куйды. Саимә ни дияргә дә белмичә, катып калды. Яхшы­лап әйткән бер сүзгә дә ун сүз җавап кайтара торган кешегә нәрсә аңлатып була соң? Саимә дәшмәде. Ире ул туры­да бу көннәрдә сүз кузгатмаса да, Саимәгә карата салкыная башлавы сизелде. Анасы белән күрше бүлмәдә нәрсә турында­дыр чыш-пыш кына сөйләшеп чыгып китеп, өйгә кунарга кайт­мыйча калган чаклары да булга­лый башлады. Кайбер көннәрдә исереп кайтып, “аристоранны” таптың, тәрәзәгә кем килгән иде? – дип нахакка рәнҗетә иде.

– Я, Ходаем, аз мени урам­да исерек? Алар өчен дә мин гаеплеме? Нигә инде әни шул ялган сүзләрне әйтә?

– Әни күп яшәгән кеше ул, кем килеп, кем киткәнне вич белә, – дип кенә җавап бирә башлады ире.

Саимәнең күңелсезлеген, күз яшьләрен күргән кайнана­сы: “Унике хатынга бер ир дигән нәрсә пәйгамбәрләрдән килгән. Офицер булырлык ир бер сиңа гына карап утырмас инде! Юкка авызыңны салып та йөрмә. Түзә алмасаң, әнә, әниең чакырып хат язган – кайт та кит. Ә без Ярмәк ягына борылып та кара­мыйбыз. Безне көтмә, – диде. Хатлар өстенә хатлар килә тор­ды Саимәгә.

– Кайт, балакаем, балалар­ны үзеңнән дә яхшырак карар­быз, – дип язганнар әти-әнисе.

Ике малай бит. Алты ел гомер үтте инде. Балалар, әтиебез кая, дип сорасалар, ни җавап бирермен? Менә шу­лай уйланып көннәре үтә торды Саимәнең. Әнисенә “Язга кай­там” дип язган иде. Сүзендә то­расы килде. Ул, иреннән рөхсәт сорап, ике баласын алып, юлга кузгалды. Төшләрендә күреп сагынган туган авылына кайтса да, Саимә чын-чынлап шатлан­мады, аның күңеле китек иде. Туган авыл, кырлар-урманнар, бернәрсә дә үзгәрмәгән. Җырлый-җырлый йөгереп уза торган Камышлы юлла­ры да әллә ничек моңсу булып күренделәр. Башындагы төрле уйларны барлый-барлый кайт­кан Саимә машинаның тузан­нар туздырып туган йорты кап­касы төбенә килеп туктаганын сизми дә калды.

Ярты ай кунак булганнан соң, инде озак тордым, эшкә чыгарга вакыт (инфекционный хастаханәдә эшли иде ул ва­кытта) дип, әти-әнисе белән саубуллашып, кабат Таш­кентка китте. Әнисе нәрсәдер сөйли-сөйли, кулын болгап ма­шина артыннан озак йөгерде. Әмма Саимә бернәрсә дә ишетмәде. Аһ, ана-ана, нинди генә әйтелмәгән сүзләрең бар иде соң?

Озакламый Саимә хат алды. Эштән кайтып, балалары белән ашап утыралар иде, урамда “Шәрипова?” дип кычкырган та­выш ишетелде. Саимә йөгереп чыкса, хат ташучы хат китергән. Саимә куана-куана хатны алып, балалары янына кереп утырды да, конвертны ачып, укырга то­тынды.

“Кадерле туганнарыбыз. Сез киткәннең икенче көнендә әбиебез түшәккә егылды. Шул көннән соң бик авырай­ды, төннәр буе сезнең белән саташып чыга. Син вакыт­сыз гүргә кертәсең аны. Синең үзсүзлегеңә бик ачулана­быз. Үз ирегең белән зиндан­да яшәргә нәрсә генә мәҗбүр итә соң сине? Зинһар өчен, кай­чан кайтачагыңны язып җибәр. Әбиебезнең җаны чыккан­чы васыяте шул булды: “Бала­лары белән кайтса, Саимәне читләмәгез. Каберемдә дә рәнҗеп ятармын”. Кайт, кызым, кайт, апай, кайтыгыз, иркәмнәр. Сезләрне көтеп калучы әтиегез һәм туганнарыгыз”.

Саимә хатны өзек-өзек, кабат-кабат көч-хәл белән укып чыкты һәм, исәрләнеп китеп, күрше бүлмәгә кереп, мендәргә капланып бик озак елады. Нишләдем мин? Нигә генә ташлап киттем әниемне! Шушы көннәр килер дип уй­ламадым. Элегрәк “әти-әниең бармы?” дип сорасалар да, әти- әниең булмаса, бу дөньяның нинди яме, нинди куанычы бар соң дип, шатлана идем бит. Ире белән кайнанасы чыгып китеп, икешәр көн кайтмыйча йөргәннәре Саимәне элек тә борчый иде, әмма бүген ул ае­руча аларның өйдә булуларын теләде. Бөтен кайгы-хәсрәтен алар белән уртаклашасы килде. “Кайгырма, Саимә, шулай бара инде дөнья, бер сине генә үтеп китә торган хәсрәт түгел шул”, – дигәннәрен ишетәсе килде. Тук­та, ишек ачыла түгелме? Кайт­тылар, күрәмсең.

Кайнана ачулы йөз белән кайтып керде. Чәч толымына таккан ачкычларын шалдыра­тып, кирәген сайлап алды да, сүтеп алмыйча гына, ишеген ачарга кереште.

– Нигә йозак ачылмый? Кай­сыгыз ишекне каерды? – дип ырылдады.

– Юк, әни, без анда барма­дык. Балаларның буе җитми, йозак ватылгандыр, – диде Саимә, ишеген ачып, дәшмичә генә кереп киткән кайнанасы артыннан кереп.

– Әни, авылдан хат килде, әни үлгән, – диде дә Саимә, үксеп елап җибәрде.

– Улама, улама! Бер синең генә анаң үлгән мени, үлем – хак. Синдә генә ана булган! Ярар, яхшы булган! Хат аркы­лы да сине котыртып ята иде, – дип гадәттәгечә тезеп китте. Саимә бу сүзләрдән шаккатып, әкрен генә балалары янына ки­леп утырды да:

– Ю-юк, бу кешеләрдә мәрхәмәт, кызгану, юату дигән нәрсәләр юк һәм буласы да түгел. Аларга бары тик тамаша, туй, күңел ачу булсын. Ни өчен аналар бер-берсеннән шулай нык аерылалар икән? Ни өчен минем әнием кешегә кычкырып сүз дә әйтмәс иде, аракы-вино дигәннәрнең шешәсен тотарга да курка иде, бу шешәне тотма­гыз – хәрәм дия иде. Эх, әнием… Бер генә синең карашыңны күрәсе иде, тавышыңны ишетәсе иде… Күз яшьләреңне түгеп, китмә, дип ялваруыңны ник кенә тыңламадым икән? Хәзер соң инде. Ниләр генә эшләсәм дә, синең бәхиллегеңне ала алмыйм… Бәлки бәхилләгәнсеңдер дә, әмма синең күңел рәнҗешең мине үзем үлгәнче газаплар инде. Ә болар – таш йөрәк, таш күңел… Шуның өчен ул гомер иткән ту­ган илен, күршеләрен, туганна­рын һич тә сагынмый. Нигә ул килгән һәрбер кешегә: “Исән булсам, мин гомеремдә дә ба­лаларга буйсына торган кеше түгел, үлгәндә дә килен кулына калмыйм! Авырсам – табиблар яхшы карый, ә авыл ягына үзем дә, малаем да әйләнеп тә кара­мабыз. Инде рәхәткә килдем, үлсәм, гәүдәм монда калыр”, – дия иде. Ах, таш тырма икән моның йөрәге…

Шул көннән соң кайгы- хәсрәтен, шатлык-куанычын кайнанасына белгертмәскә ант итте Саимә. Тукта… Бу кай­гылар бер минем өчен генә килмәгәндер бит. Әнә бит аны белүче кешеләр, күршеләр: “Рәхмәт сиңа, иркәм, түзеп торганың өчен. Менә тиздән балаларың үсеп җитәрләр, алар өчен түзеп яшәгәнеңне аңларлар. Үз-үзеңә, бу кадәр түзем булуыңа исең китәр”, – диләр. Кайчан җитәр икән ул чаклар…

Күп еллар үтте. Сок елгасының матур ярларына бәрелеп күпме сулар акты. Ярмәк авылын тагын да матурла­тып ничә язлар килде, күпме сандугачлар кайтты. Үткән көннәр, куркыныч еллар төштә күргән сыман гына инде хәзер. Ә күңел һаман нәрсәдер уй­лый, кемнедер сагына… Үзе дә белми – керсез күңелле са­бый чакларынмы, “бәбкәем” дип өзелеп йөргән әнисенме, яшьлек дусларынмы, әллә ту­ган иленме юксына? Саимә үскән авыл хәзер салам башлы өйләр түгел инде. Юкәле тау башына менеп карасаң, калай башлы таш өйләргә исең китә. Тик Саимә генә бу матурлыкны күрми, һаман ирен, кайнанасын карый.

…Гомер буе күргән авырлыклар да, яхшылыклар да оны­тылмый икән. Саимә бу кичне яшьлек елларын искә төшереп, хатирәләрен барлап чыкты.

Үлем түшәгендә яткан кайнанасының баш очында, йо­кымсырап киткән төсле бул­ды. Шул вакытта кайнана: “Әгәр терелсәм… илгә… китәр идек…” – диде.

– Юк, син бит авылдан туй­ган идең, инде исеңә төштемени? – диясе килсә дә, Саимә дәшмәде. – Гомерем буе түзгәнне, ахыргы сулышында рәнҗетмим инде, түзим, – дип уйлады. Саимә, ясин чыгып, кайнанасын соңга юлга озатты.

Булса да булыр икән шулкадәр сабыр һәм саф күңелле киленнәр…

Бердэмлек