Күңелдә моң яши

0
Күңелдә моң яши

Татар һәм башкорт халкында моң дигән төшенчә бар. Бу сүзне тәрҗемә итеп тә, аңлатып та булмый. Аны тоя белергә кирәк. Әнә шулай моңны тойган, җырны үзәккә үтәрлек итеп башкара белгән артистлар гына халык күңелен яулый аладыр, мөгаен.

Шундый җырчыларны эзләп табу һәм аларның сәләтен үстерергә ярдәм итү максатыннан бүген илебездә “Голос”, “Новая волна” кебек төрле проектлар тормышка ашырыла. Башкортостанда да “Яшьлек шоу” проекты башкорт эстра­дасының яшь башкаручылары өчен старт мәйданчыгы булып тора. Менә быел да ул яшь сә­ләт ияләрен кабул итәргә әзер.

«Яшьлек шоу-2020. Перезагрузка» дип аталган тамаша марафоны әле сентябрьдә үк Уфаның Art-квадрат мәй­данында старт алган иде. Аб­руйлы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре һәм экспертлардан торган профессиональ жюри Россия төбәкләре буенча сайлап алу турлары уздыра. Һәр регионнан өчәр катнашучы сайлап алына, призлы урыннар өчен биш, җиде һәм ун мең сумлык сертификатлар тапшырыла.

Ниһаять, «Яшьлек шоу-2020. Перезагрузка» проекты командасы Самарага да килеп җитте. Әлегә кадәр, шундый зур чараларда катнашучылар табу өчен, төбәкләргә чыгып, сайлап алу турлары уздырып йөрүчеләр юк иде. Шунлыктан самаралылар икеләтә җаваплылык һәм дулкынлану хисе белән бәйгегә әзерләнделәр. Дөрес, фестивальдә катнашу өчен башкорт җырчыларын эзләп табуы да кыенлык тудырды. Чөнки без­нең якларда бу юнәлештә эш алып баручы түгәрәкләр дә, остазлар да юк. Самараның Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләүче бию ансамбле генә Рәүдә Шәймарданова җитәкчелегендә башкарылган башкорт биюләре белән сәхнәне бизи. Ә менә җырчылар юк дәрәҗәдә. Шулай да, эзли торгач, бәйгедә катнашырга теләүчеләр табылды. Араларында “Яшьлек-шоу” фестиваленең төп сәхнәсендә чыгыш ясарлык моң ияләре дә бар, минемчә.

Самарада бәйгечеләрнең чыгышларын проектның продюсеры, Башкортостанның ат­казанган артисты Рөстәм Гыйззәтуллин, җырчы, композитор һәм танылган аранжировщик Раил Өметбаев, якташыбыз, бүген Казанда яшәүче җырчы Алинә Хөсәенова, Большая Черниговка районы Ыргыз бистәсенең Мәдәният йорты җитәкчесе Римма Мадьярова һәм Самара социаль-педагогика көллиятенең вокал сыйныфы укытучысы Альбина Мәхмүтова бәяләделәр.

Чараның Халыклар бер­дәмлеге көненә туры килүе дә бәйрәм төсмерләре, ямь өс­тәде. Бәйгечеләр дә, дулкынла­нуларына карамас­тан, үзләрен иркен тоттылар, оял­мыйча-тартынмыйча чыгыш ясадылар. Сәхнәдә башкорт җырлары да, татар көйләре дә (ә гала-концертта тик башкорт телендә генә чыгыш ясарга кирәк булачак) яңгырады. Ә тамашачылар (пандемия вазгыятен күз уңында тотып, тамашачылар күп чакырылмады) кайнар алкышлары белән аларны дәртләндереп тордылар.

Менә бәйге ахырына якынлашты. Иң шәп чыгыш ясаучыны сайлап алу бик җиңел булмаса да, жюри үзенең карарын чыгарды. Шулай итеп, Большая Черниговка авылының балалар музыка мәктәбе укытучысы  Дания Садыйкова беренче урынны яулады. Ул саф башкорт телендә бик матур итеп “Халкыма”, “Ак болытлар” җырларын башкарды.

Икенче урынны яулаган Айрат Сәлимов “Сандугач” җы­ры һәм дәртле биюе белән тамашачыларның да, жюри әгъ­заларының да күңелләрен җилкендерде.

Өченче урынга һөнәре буенча укытучы булган Зифа Хәмидуллина чыкты. Ул – шә­һәребезнең башкорт милли тор­мышында актив катнашучы кыз. Быел, мәсәлән, Башкортос­танда узган яшьләр форумына барып кайтты, Самарада узган “Сылукай” чибәрлек бәйгесендә катнашты.

Калган бәйгечеләргә дә үз көчләрен сынап карап, матур кичә бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәтләр яңгырады.

20 ноябрьдә Уфаның “Башкортостан” дәүләт концерт залында узачак гала-концертта безнең яшьләр призлы урыннар яуларлар, дип өметләнәбез. Сүз уңаеннан, беренче урын яулаучыны – 300 мең, икенче урын алучыны – 200 мең, ә өченче урынга чыккан бәйгечене 100 мең сум акчалата бүләк көтә. Хәер, анысы әллә ни мөһим түгел. Иң мөһиме – катнашу, күңелеңдә дәрт һәм моң булуын раслау.

Икенче елга да “Яшьлек шоу-2020” проектын көтеп калабыз.

Гөлнур Мусина.

Бердэмлек