Домой Главные новости КҮҢЕЛЕҢ АЧЫК БУЛСА, ТОРМЫШ МАТУР ТОЕЛА

КҮҢЕЛЕҢ АЧЫК БУЛСА, ТОРМЫШ МАТУР ТОЕЛА

0
КҮҢЕЛЕҢ АЧЫК БУЛСА, ТОРМЫШ МАТУР ТОЕЛА

«Октябрь» мәдәният йортында «Ялкынлы яшьлек» ансамбле концерты узды

«Яшьли киттең, мәңгелеккә киттең,
Җырланмады кайсы җырларың.
Дога булып барсын иде сиңа
Йөрәгемнән чыккан җырларым…»
Искәндәр Әхмәтов.

Ул соңгы елларда ансамбльнең җитәкчесе булып эшләгән мәрхүмә Альбина Мәхмүтова истәлегенә багышланды. Зал шыгрым тулы иде.

Альбина Харис кызының якты истәлеген хөрмәтләп, укучылары, хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары һәм туганнары аның турындагы иң якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичә эмоцияләр дулкынында тибрәлде. Сәхнәдән тамашачыларга таба агылган рәхмәт дулкыны тамашачылардан артистларга җылы хисләр булып кайтты.

Башта сәхнәгә ансамбльнең бүгенге җитәкчесе Рәшит Гыйззәтуллин чыгып, Альбина белән Фәрхәтнең үз халкына, теленә, әдәбиятына тугры хезмәт итүләре турында бик җылы сүзләр әйтте.

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин: “Кеше китә – эше кала, – дип башлады сүзен. – Милләт һәм дин – аерылгысыз төшенчәләр. Мәхмүтовлар гаиләсен үрнәк татар гаиләсе дип атар идем. Үзләре дә, хәзер инде балалары да динебезгә, милләтебезгә хезмәт итә”, – дип сөйләде һәм урыннары җәннәттә булуын теләде.

Искә алу кичәсенең сценарие да бик уйлап эшләнгән иде: чыгыш ясаучыларның рухи халәте, җыр сүзләре, һәр фотосурәт – бар да үз урынында. Сценариен укыгач, күңелемне истәлекләр биләп алды. Бу кадәр мөһим программага әзерлек тә җитди булырга тиеш. Ләкин күңелләребездә яшь җитәкчебезнең аянычлы үлеме кайгысы һаман да басылмаган, хәтта репетицияләрдә җырлаганда да эчке халәтебез тышка бәреп чыкты, күзләребез гел юеш урында иде. Альбина барыбызның да күңелендә лаеклы урын алып тора. Тик язмышының бу хәтле аянычлы булуын беркайчан да аңлый алмабыз, ахыры. Бу кадәр зур югалту белән килешеп буламыни?

Концертка килә алмаган милләттәшләребез өчен сәхнәдән сөйләнгән сүзләрне кабатлыйсым килә: «Альбина бала чагыннан музыкага хирыс булган, музыка мәктәбендә укыган, Халидә Вәлиева җитәкчелегендәге татар мәдәнияте түгәрәгенә йөргән. 13 яшендә инде ул “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә җырлаган һәм биегән, ул вакытта популяр булган “Ласковая весна” конкурсында җиңү яулаган. Альбинаның тавышы да бик сирәк – табигатьтән бирелгән меццо-сопрано. Кызганычка, без аның сәхнәдән җырлавын бик сирәк ишетә идек.

Альбина үзенең беренче һәм иң яраткан педагогы дип әнисе Роза Алимҗановнаны атаган. Профессиональ белеме булмаса да, кызының сәләтен үстерергә, сәхнәдәге тотышы буенча үз фикерен әйтергә, авыр чакта ярдәм итәргә гел әзер булган әнисе. Альбина Харис кызы, укуын тәмамлагач, Самараның социаль-педагогик колледжында вокал дәресләре бирә башлый. Тормышын, иҗади сәләтен, белемен «Ялкынлы яшьлек»кә һәм «Туган тел»гә генә түгел, колледж студентларына да багышлый. Укучылары аны хөрмәт итәләр иде. Игътибарлы остаз, югары категорияле таләпчән укытучы, һөнәргә бирелгәнлек үрнәкләрен үзенә җыйган шәхес иде ул. Альбина яшүсмерләрдә сәләт чаткысын, холык-фигыль үзенчәлекләрен күреп ала, шушы сыйфатларын тормышта кулланырга, беренче хезмәт адымнарын ясарга өйрәтә иде. Үз артыннан ияртә белү сыйфаты һәркемгә дә бирелми бит ул».

Сценарийны сәхнәгә куючы – звукорежиссер Алсу Беленова ничек итеп төгәл сүзләрне таба белгән, иң мөһим фикерләрне туплап халыкка җиткерә алган, диген?! Бөтен номерлар да ниндидер логикага буйсынып, мәгънәле схема китереп чыгарылган.

Концерт әле күптән түгел генә Альбина башкарган “Ак каен” җыры белән башланып китте. Искәндәр Әхмәтов программаның төп казыгына әверелгән югарыдагы шигырен укыды. Язмыш бит ул кемгәдер озын җыр бүләк итә, кемнеңдер җыры җырланып бетмичә кала. Безнең җырлар сиңа дога булып барсын, Альбина!

Марьям белән Али Асановлар башкаруында да истәлек җыры яңгырады. Анда Самара өлкәсенең татар хәрәкәтенә зур өлеш керткән Илгиз Колючев, Альбина һәм Фәрхәт Мәхмүтовларның исемнәре бар, ә фотосурәтләре тормыш агышы тизлегенә, бездән соң нәрсә калачагына ишарәли. Үзебез турында нинди истәлек, халык күңелендә нинди эшләр калдырабыз – бәхетле мизгелләрме, югалтулар әчесеме… Барысы да мөһим, барысы өчен дә кешеләр алдында да, Аллаһы алдында да җавап бирергә туры килә…

Гөлнара Огурцова җитәкчелегендәге бию төркеме моңсу да, ут чыгарган халык биюләре дә башкардылар. Кечкенә Альбина биегән кебек үк, нәни балалар биюе дә тәкъдим ителде.

Чакырылган кунаклар – Альбинаның коллегасы Әлфия Гыйниятуллина рояльдә уйнады, ә аның җитәкчелегедәге “Нур” балалар коллективы мөнәҗәт әйттеләр. Альбинаның курсташы Рөстәм Әхмәтовның чыгышы истәлек кичәсенең бизәге булды, дип әйтер идем. Алар социаль-педагогик университетында Альбина белән бергә укыганнар.

– Альбина белән Фәрхәт минем өчен туганнар кебек иде. “Туган тел” оешмасында алар яшьләр өчен әйдаманнар булдылар. Кыска, әмма вакыйгаларга бай, тыгыз тормыш белән яшәделәр, милли гореф-гадәтләребезне, телебезне һәм мәдәниятебезне торгызуга бөтен көчләрен куйдылар. Фәрхәт минем өчен дус кына түгел, остаз да иде. Альбина исә сабыр, тыйнак, сөйләүче түгел, күбрәк тыңлаучы кеше иде. Аның елмаюы гел күз алдымда – болыт артыннан елмаеп чыккан кояш кебек. Татар яшьләре алар тирәсендә җыелып, кемдер туган телебезне, мәдәниятебезне сеңдерде, кемдер үзенә тиң парын, фикердәшләрен тапты. Шундый матур яшьлегебез өчен без Мәхмүтовларга рәхмәтле. Бантиклар таккан Фәрзанә дә гел аларга ияреп йөри иде. Бу кичәдә дә ул безнең белән бергә җырлады. Бу тормыш мәгънәсе түгелмени? Шушы матур яшьлегебез өчен Мәхмүтовларга гел рәхмәтле булырбыз. Без барыбыз да бер гаилә, – дип сөйләде сәхнәдән.

Тамашаны алып баручы булып халык алдына чыгу – бик тә дулкынландыргыч эш ул. Ләкин миңа сәхнәдәш дусларым канат куйдылар. “Татарлар килә!” җыры белән барыбыз да яшьлегебезгә кайтып килдек сыман. Бу Альбина белән Фәрхәтнең дә яраткан җыры иде бит. Хәзер дә ул бик популяр, Татарстанда узучы форумнарда еш яңгырый. Руслан Умәров, һәрвакыттагыча, гитарада уйнады. Хәзер инде аның профессиональлек дәрәҗәсе тагын да арткан.

Минем белән бергә тамашаны алып барган Рафаэль Ярослановның харизмасы сәхнәдән ташып чыгып, һәр тамашачыга барып җитә. Алсу Сабирова, Илнур Салихов, Венера Абдерахманова, Диана Гарифуллина, Ренат Азизов, Илнур Алтынбаев, Шамилә Ибраһимова, Эльмира Нурмөхәммәтова, бию һәм балалар төркемнәре – барысы да бер организм кебек, һәрберсе үз өлешен кертеп, ансамбль тормышында кайный. Программа әле берничә ел элек Альбина сәхнәгә куйган “Тары җире” җырлы биюе һәм “Юкка түгел” номеры белән тәмамланды. Зал артистларны басып алкышлады һәм кушылып җырлады.

Альбина Харис кызы кебек кеше белән танышып, бергә-бергә тормыш һәм иҗат юлыннан атлап барганыбыз өчен без язмышыбызга чиксез рәхмәтлебез. Аның якты истәлеге мәңгелеккә күңелләребездә сакланыр, димәк, ул башлаган эшнең дәвамлы булачагында шигебез юк.

Залия Динмөхәммәтова

“Бердэмлек”