Домой Жизнь татар Татары в регионе Күңелем мине юлга чакыра…

Күңелем мине юлга чакыра…

0
Күңелем мине юлга чакыра…

Кемдер эш урыны итеп җылы, якты уңайлы офис сайлый, ә кемдер балачактан ерак шәһәрләр, сәфәрләр турында хыяллана. Сез, бәлки, диңгезчеләр яки очучылар турында уйлап алгансыздыр… Юк. Бүгенге әңгәмә-дәшем зур йөк машиналарында еракларга йөрүче егет, халыкта аларны “дальнобойщиклар” дип атыйлар.

Әмирнең фамилиясе дә бит ҖИҺАНҖИРОВ – димәк, җиһан җирләрен иңләп йөрүче. Самарада яшәсә дә, үзен авыл кешесе дип саный ул.

– Мин Елховка районының Тупли авылында өч апамнан соң төпчек малай булып туганмын. Сигез айлык чагымда әти-әнием Самарага күчеп киткәннәр. Ләкин күңелем белән мин үземне һаман авыл малае дип хис итәм. Чөнки каникулларны мин тулысы белән авылда үткәрә идем. Авылда, табигать кочагында узган балачагым, үсмер вакытым – күңелемдә мәңге сакланачак матур хатирәләр.

Гомере буе тракторчы булып эшләгән, бу һөнәрнең никадәр авыр булуын бик яхшы белгән әтием минем тормышымның җиңелрәк булуын теләде һәм суыткычлар төзәтүчеләр әзерли торган училищега укырга кертте. Ата-ана сүзенә каршы килү дигән нәрсә юк безнең гаиләдә. Шуңа күрә мин сәүдә суыткыч җиһазлары буенча электромеханик белгечлегенә укып чыгып, диплом алдым. Ә күңелем никтер машиналарга тартыла, аларның да иң зурлары, йөк ташый торганнары ошый иде миңа… Авылда яшәүче абыйларым да барысы да машина йөртүчеләр бит. Мин дә тимер-томыр арасында буталып үстем. Шамил, Камил абыемнарның итәгенә утырып, рульне боргалап машина-машина уйнаганда да, үсеп җиткәч, йөк машинасын йөртәчәкмен, дип хыяллана идем. Уенчыкларым да гел машиналар гына булды. Башка малайлар кебек пистолет, автомат кебек корал белән бөтенләй кызыксынмадым. Армия сафларында хезмәт иткәндә дә машина йөртүчеләр курсларында укыдым. Армиядән кайтканда кулымда һөнәр бар иде инде. Самарага кайткач, төзелеш оешмасына эшкә кердем, миңа машиналарның иң зурысын – КрАЗ дип аталганын ышандырдылар.

– Сез бит әле бик яшь булгансыз, курыкмадыгызмы?

– Юк, минем укытучыларым яхшы иде бит, шуңа күрә мин үз-үземә нык ышана идем. Мине машина йөртергә өйрәткән абыйларым: “Курыксаң, руль артына утырма”, – дигәннәр иде. Мин бу сүзләрне колагыма киртләп куйдым.

Шулай берникадәр эшләгәч, миндә башка шәһәрләрне, яңа юлларны күрү, кыскасы, командировкаларга йөрү теләге туды. Беренче рейсларым өлкә буйлап булса, тора-бара Ульян, Пенза, Мәскәү кебек ерак маршрутларны да үз иттем… Шулай итеп, 23 ел эчендә Россияне әйләнеп чыкканымны сизми дә калганмын, – дип елмая элек «Мерседес» фурасын йөрткән, хәзер «Скания»гә күчеп утырган Әмир.

– Бөтен уңайлыклары булган машинада, йомшак кәнәфидә, фатир хәтле кабинада утырып, янәшәдәге маши-наларга өстән генә карап бару, табигатьнең матурлыгы белән хозурланып, элек ишетеп кенә белгән шәһәрләрне үз күзләрең белән күрү – менә бу эш ичмасам!

– Шулаен шулай. Кабинабыз, дөрестән дә, икенче өем кебек. Анда чиста, җылы. Без кабинага хәтта аяк киемен салып керәбез. Әмма бу эшнең үз авырлыклары да бар, билгеле. Без бит ел әйләнәсе юлда. Бураны, яңгыры, бозлавыгы да була… Кызганычка, юллар да гел генә такыр булып тормый. Ә йөкне тиешле урынга вакытында илтеп җиткерергә кирәк. Юл газабы — гүр газабы, дип юкка гына әйтмиләр. Ләкин без – “дальнобойщиклар”, бәлага тарган коллегаларыбызны беркайчан да ташлап китмибез. Миңа хәтта Финляндия, Италия шоферларына ярдәм итәргә туры килгәләде.

– Әмир, сәгатьләр буе юлга карап барганда, нинди уйлар уйланыла? Кемне ешрак искә аласыз, сагынасыз?

– Командировкаларга йөри башлаган вакытларда радио тыңлап бара идем, кая җыр көйләп җибәрәсең, кайчан шигырьләр искә төшә. Хәзер бит инде смартфоннар, айфоннар заманасы, яшем дә иллегә якыная. Мин хәзер юлда барганда догалар, вәгазьләр тыңлыйм. Вакытны бушка уздырмаска тырышам. Аннары, ялга туктагач, якыннарыма шалтыратып алам. Өйрәнгән догаларымны әти-әниемә телефон аша сөйләп күрсәтәм.

– Сезгә якыннарыгыздан бик озакка аерылып торырга туры килә. Эшегез бик җаваплы һәм куркыныч дисәм дә, ялгышмам. Гаиләгез бу һөнәрне сайлавыгызга каршы булмадымы?

– Мин искиткеч тату гаиләдә, мәхәббәткә коенып үстем. Иң кечесе булгангамы, мине әти-әнием дә, өч апам да бик яраталар иде. Кызганычка, ике апам безнең арабызда юк инде. Ә Гөлҗиһан апам мине бүген дә үз баласыдай якын итә. Әти, авырлыкны күп күргән кеше, һөнәр сайлаганда төрле юнәлешләр тәкъдим итеп карады, әмма минем карарның ныклыгын аңлагач, чигенде. Ә әни – әни инде ул… Ул һәрвакыт минем яклы, кайгырса да, көенсә дә, беркемгә дә сиздермичә генә, минем исән-сау әйләнеп кайтуымны сабырлык белән көтеп тора. Әнием Нурҗиһан Сафиулла кызы белән әтием Әмил Мостафа улына барысы өчен дә олы рәхмәтләремне җиткерәм. Мине сагынып көтеп торучы тагын бер кеше бар. Ул минем улым Рамил – минем тормышымның мәгънәсе, ышанычым. Туганнарымның, якын-нарымның мәхәббәте миңа юлда очраган барлык авырлыкларны җиңеп, туган йортка әйләнеп кайтырга көч бирә. Ләкин командировкадан кайтып берничә көн өйдә торгач, күңелем тагын кайдадыр ашкына башлый, тагын юлга чакыра, күрәсең…

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.