Домой Ислам Күңелгә шом кергәндә нинди дога укырга?

Күңелгә шом кергәндә нинди дога укырга?

0
Күңелгә шом кергәндә нинди дога укырга?

– Соңгы вакыттагы хәлләрне укып, телевизордан карап бик шомлана башладым. Шундый вакытта тынычлану өчен нинди дога укырга икән? А. Кәримова, Буа районы.

Сорауга башкалабыздагы “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.  

–  Раббыбыз адәм балаларының Үзенә мөрәҗәгать итүен бик ярата. Безне юктан бар кылган Аллаһы Тәгалә юмарт һәм Үзенә дога кылу өчен күтәрелгән кулларны буш кайтарырга яхшысынмый. Шуңа күрә без Раббыбызга дога белән мөрәҗәгать итәргә ашыгыйк, моннан һич оялмыйк, читенсенмик.  

Шушы катлаулы сынау вакытында нинди дога кылырга дип, еш сорыйлар. Кайсы доганы беләсез – шуны укыгыз. Әйтик, әби-бабайлардан бик күпләребез «Раббәнә» догасын өйрәнеп калган – шуны укыгыз. Әлбәттә, гарәпчә дога кылу бик хәерле. Әмма әлегә өйрәнеп өлгермәдегез икән, туган телебездә дә дога кылу мөмкин. Раббыбыздан ихластан сорыйк, ялварыйк. Иң мөһиме – доганың ихлас булуы. Әлбәттә, Коръәндә дога итеп кылына торган аятьләр бик күп. Әйтик, бөтен гәүдәсе диярлек авырткан Әюп пәйгамбәр догасы. Яисә үзен балык йотып, шуның эчендә калган Юныс пәйгамбәр догасы һ.б. Аларны беләсез икән, шуларны уку мөмкин. Аллаһы Тәгалә кабул кылсын. Күңелгә шом кергәндә, мәсәлән, бу доганы да  укый аласыз.  

“Әллааһүммә раббән-нәәси әзһибил-бәэсә ишфи әнтәш-шәәфи ләә шифәә-ә илләә шифәә-үк. Шифәә-үн ләә йүгаадиру сәкамән. Әллааһүммәшфи габдәкә йәнкә ләкә гадүввән әү йәмши ләкә иләә саләәтин”.  

“Аллаһым! Әй, инсаннарның Раббысы! Авыруны юк итүче! Авыруны бетерүче шифа бир. Шифа биргән бары тик Син генә, Синнән башка шифа бирәчәк беркем дә юктыр. Аллаһым! Шул колыңа шифа бир, Синең дошманыңа зарар бирсен яки Синең ризалыгыңны казану өчен намаз кылып йөрсен”.

matbugat