Кәләшне егеткә әти-әнисе табып бирә (Үзбәкстанның үз тормыш кануннары)

0
50

Нишләп үзбәкләрдә чәйне касәнең яртысына гына тутырып бирәләр? Ә ни өчен базарда сатучы сиңа үпкәләргә мөмкин? Тимур Низаметдинов безне Үзбәкстан белән таныштырды.

Кунакчыл халык
Татар егете Тимур Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туып үскән. Сәмәрканд дәүләт университетында рус һәм чит телләр әдәбияты укыта, буш вакытында гид булып эшли.

– Үзбәкстанны кунакчыл һәм бай тарихлы булуы өчен яратам, – дип сөйли Тимур. – Шул ике сыйфат республикада туризмны үстерүдә төп факторлар булып тора. Климаты турында да әйтмичә булмый, ел әйләнәсе бездә кояш. Шуның өстенә үзбәкләр милли кухнялары белән танылган. Гастрономия туризмы да күпләрне җәлеп итә. Үзбәк пылавы исә бөтен дөньяга танылган. Ил унике өлкәгә бүленгән һәм аларның һәркайсының үз пылавы. Сәмәркандта аны катламлап пешерәләр. Тәме исә дөгенең һәм кишернең нинди булуына бәйле. Пылауны гадәттә ир-ат пешерә һәм аның тәмлерәк тә килеп чыга. Эш шунда: ир-ат ризык әзерләгәндә ингредиентларны жәлләмичә мул итеп сала, шуңа ризыгы да тәмле булып чыга. Бездә халык дустанә һәм кунакчыл да. Тар урамнардан үткәндә капкаларның ачык торуына гаҗәпләнергә кирәкми, бу йорт хуҗасының киң күңелле булуын күрсәтә. Ул сезне шатланып каршы алып, чәй дә эчерә. Кунакларга иң беренче чәй һәм җәймә чыгаралар. Чәйне касәнең яртысына гына салу традициясе яши. Бу кунакка хөрмәт билгесе. Чәй азрак салынган саен, аңа хөрмәт тә зуррак дигән сүз. Кадерле кунакка чәйне гел өстәп тору өчен шулай эшләнә ул.    

Күпмедән бирәсең?
– Үзбәкстан турында тагын бер кызыклы факт. Барлык базарларда да сатулашырга яраталар һәм шулай тиеш тә. Товарны сатучы әйткән беренче бәягә алсаң, ул үпкәләргә дә мөмкин. Шулай ук бик арзан бәяне әйтсәң, икеләтә үпкәләве бар.  
Кулдан тукылган келәмнәребез бөтен дөньяга билгеле, алар чын мәгънәсендә сәнгать әсәре. Үзбәкстан, Әфганстан кебек үк, келәм туку үзәге санала. Әфганстанда йоннан тукыйлар, ә монда ефәк келәмнәр киң таралган. Сәмәрканд белән Бохарада келәм фабрикалары да бар. Сәмәркандтагы Худжум фабрикасында келәмнәр борынгы ысул белән кулдан эшләнә. Бер келәм туку өчен алты айдан ике елга кадәр вакыт кирәк. Бәясе дә арзан түгел. 500дән 5000 долларга кадәр тора.

Туйда сандык алмашалар
– Үзбәкстанда туйларны бик зурлап үткәрәләр. Яшьләрнең әти-әниләре туйга дип акчаны гомер буе җыя кебек. Егетләр уртача 22-26 яшьтә өйләнә, кызлар кияүгә 19-23 яшьтә чыга. Егетләргә кәләшне күп очракта әти-әнисе табып бирә, алар өчен очрашу оештыра. Туй мәҗлесенә киткән чыгымны егет ягы күтәрә. Кыз ягы ярәшү чарасын үз өстенә ала. Яшьләр туйда үзара сандык белән алмаша. Аның эчендә кулъяулыктан алып тунга кадәр яңа әйберләр тутырылган була. Егет – кәләшкә, ә кыз кияү егетенә сатып ала. Үзбәкстанда булсагыз, туй мәҗлесләрен күрми китмәгез. Аның өчен чакыру көтәргә кирәкми. Туйларга уртача 300-400 кеше килә, сезне анда күрми дә калачаклар.

Үзбәкстанга җыена калсагыз, Нәүрүз бәйрәменә туры китереп килегез. Бу бәйрәм 21 мартта бик зурлап оештырыла. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә. Нәүрүз мәҗүси бәйрәм, аны исламга кадәр үк билгеләп үткәннәр. Бу көнне бөтен табигать уянып, яз үз хокукларына кергән дип санала. Бәйрәмгә махсус сумаләк һәм халиса дигән ризыклар әзерләнә. Халиса дигәне зур казанда ит белән бодайдан пешерелә. Сумаләк бодай һәм оннан ясала, аны бер тәүлек кайнаталар. Әлеге ризыктан авыз итеп карау өчен Нәүрүз бәйрәменә килергә кирәк, чөнки аны шушы көндә генә әзерлиләр.  

Дилбәр Гарифуллина

shahrikazan

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here