Көмеш суы саваплы

0
Көмеш суы саваплы

Җир куеныннан ургылып чыккан көмеш чишмәләрдән башлана туган як, туган ил. Авыл баласы яшел чирәм арасыннан челтерәп аккан чишмә юлында үсә. Башта әнисе кушуы буенча якын чишмәдән чәй куярга тәмле су алып кайта, төсле ташларын җыеп уйный, үскән саен ераграк чишмәләрне дә үзе өчен «ача», исемнәрен белә, һәр чишмәнең үз йөрәк тибеше, үз моңы, үз догасы булуын аңлый…

Камышлы авылында андый чишмәләр урам саен – «Кара төп», «Варлан», «Тәтем»… Хәтта санап бетерерлек тә түгел. Борын-борыннан алар авылны чиста су белән туендырганнар, шушы җырлы чишмә буйларында егетләр-кызлар танышып, тәүге мә-хәббәтләрен очратканнар, бәла килсә, кызлар чишмә буена төшеп елаганнар, кайгыларын суга сөйләп агызганнар. Шул чишмәләрнең берсе «Кара төп» дип атала. Аның турында борынгы гыйбарә бар.

Чишмә янына бер усал кеше килеп суын эчәргә иелгән икән. Чишмәгә бу кеше бер дә ошамаган, күрәсең, суы кинәт дулкынланып, кайнап күтәрелгән дә, баштан-аяк коендырып, җир астына кереп югалган. Усал кеше күпме генә эзләсә дә, көтсә дә, су чыкмаган, чишмә төбендә ятып калган кара ташларны гына күргән. Ә башын күтәреп караса, Камышлы якларының искиткеч матур булуын күреп таң калган. “Туган ягым кебек үк матур җир икән, шушында гына калырмын, йорт салып, балалар үстерермен, бу чишмәне карап торырмын”, – дигән уйларына үзе дә гаҗәпләнгән. Чишмә суы аның усаллыгын шушы кара ташлар өстенә юып төшергәч, гөнаһларын ярлыкаган һәм тагын да куәтлерәк булып бәреп чыккан.

Шуңа да Камышлы авылының иң матур чишмәсенә “Кара төп” дигән исем биргәннәр. Искиткеч тәмле, көмеш сулы чишмәбез авылдашларыбызны су белән генә тәэмин итми, ул авылыбызның яме, күрке булып тора.

Чишмә төбендә кара ташлар күргәндә, кешеләр, бу гыйбарәне искә төшереп, үзләренең начар гадәтләрен, усаллык һәм хөсетлекләрен чишмә суына салып агызып җибәрәләр, ә ак ташлар күрсәләр, ятып суын эчәләр һәм уңай энергетика алалар.

Камышлы авылында әби-бабайлардан калган йолалар әле дә сакланып киләләр. Һәр гаилә тормыш юлын изге чишмәдән башлый – яшь килен, изге теләкләр теләп, җиңел аяк, тулы чиләкләр белән иренең йортына атлап керә.

Римма ГАЛИМУЛЛИНА.

Камышлы авылы.