Домой Жизнь татар К О Т Л А У С Ү З Е.

К О Т Л А У С Ү З Е.

0
К О Т Л А У   С Ү З Е.

Гәлиҗанап олуг хөрмәткә лаеклы Президентыбыз Рөстәм Нургәли улы!


Сезне өченче мәртәбә Татарстан Республикасының Президент вазыйфасына сайлануыгыз һәм шул биктә җаваплы эшкә керешүегез белән шәхсән үзем исемемнән һәм Сызран мөселманнары исеменнән ихлас күңелеммнән котлыймын! Аллаһы Раббыбыз Сезгә ошбу катлаулы әммә күп милләтле Татарстан халкына, бөтен дөньяга сибелгән татар халкына файдалы хөзмәтләрегезне давам итәргә насып итсен һәм ярдәменнән ташламасын!

Әлбәттә Сезнең хөзмәтегез бик катлаулы һәм бик күп көч-кууәт, сабырлык һәм түземлек таләп итә. Бигрәктә Сезгә күп милләтле һәм төрле диннәр тотучы халык арасында тигезлек һәм тынычлык тоту өчен бик зур тырышлык куярга туры килә. Хәзерге катлаулы чорда: бер яктан үтә милләтчеләр, икенче яктан үтә динчеләр, төрле фикер, төрле фиркалар арасында мизан урнаштыру үзе бер батырлык һәм фидакарлыктыр. Сез фикердәшләрегез һәм ярдәмчеләрегез белән ошбу өлкәдә бөтен Рәсәйгә үрнәк булып торасыз. Алай гына түгел Татарстаныбыз – ул, илебезгә бөтен яктан: сәяси булсын мы, икътисади булсын мы, мәдәни булсын мы, фәнни булсын мы, спорт буенча булсын мы алдынгы үрнәк һәм маяк булып тора! Аллаһыга шөкер. Бөтен дөньяга сибелгән татарлар өчен Татарстаныбыз горурлык һәм сөекле Ватаныбыз булып тора. Шуңа күрә кайда гына яшәсәктә без Казанга барганда: “Казаныбызга кайтабыз!”-дип әйтәбез.

Хөрмәтле Рөстәм әфәнде!

Сез бит Татарстанда яшәгән татарлар өчен генә түгел башка җирләрдә яшәүче халкыбыз өчендә кайгыртасыз. Илебез Рәсәйдә генә түгел чит илләрдә яшәүче татарлар хәлен белеп кай җирләргә генә җитешмәдегез. Дөнья буйлап татарларның Сабантуйларында һәм башка милли чараларында сагынып көтеп алган иң кадерле кунак Сез. Сез кая гына барсагызда буш кул белән йөремисез ярдәм кулын сузасыз. Динебез Ислам үсешенә дә бихисап өлешләрегезне көртәсез. Бу өлкәдә дә Сез ярдәм кулларыгызны Татарстан мөселманнарына гына түгел башка төбәкләгә дә сузасыз. Аллаһының рахмәтләре яусын! Бигрәктә аерым рахмәтләребезне Сызран Җәмигъ мәсҗиденең төзелешенә зур күләмдәге ярдәмегез өчен белдерәсем килә. Аллаһы Тагәләнең ризалыгы өчен булсын! Аллаһының һәм юмарт бәндәләренең ярдәме белән мәсҗидебезне тиз арада, ин шә Аллаһ, тәмамлап ачылыш тантанасына Сезне бик зур өметләр белән көтеп калабыз.


Ий! Бер Аллаһым! Президентыбыз Рөстәм әфәнде Нургәли улына ошбу бөек вазыйфасын үтәгәндә ярдәмнәреңне бир! Янына һәр вакыт бер сүзле фикердәшләр һәм хикмәтле киңәшчеләр Үз рахмәтең белән җибәр!

Олуг хөрмәт белән һәм изге догалар белән
“Сызран Җәмигъ мәсҗиде” Җирле мөселман дини оешманың
Өлкән имамы Илгизәр-хәзрәт Сәгъди әл-Гәли