“Күпме кеше шушы бәхеттән мәхрүм булып, телевизор каршында ауный!”

0
29

Иртәгә – 27 май көнне – Гомумроссия китапханәләр һәм китапханә хезмәткәрләре көне. Президент Борис Ельцин указы буенча Китапханәче көне рәсми рәвештә 1995 елның 27 маеннан башлап билгеләп үтелә. Бу көнне Россия Императоры беренче халык китапханәсен ачкан булган. Бүгенге көндә ул китапханә Россия милли китапханәсе дип атала.

Хәзерге интернет заманында күпләр китапханәләрнең кирәге юк, теләсә нинди сорауга җавапны интернеттан да табып була, дип уйлыйлар. Ә минем карашка, күп укудан бераз таушалган китапны кулыңа алып, бар булмышыңны онытып, китапханәнең сихри атмосферасына чумуга берни дә җитми. Күпме кеше шушы бәхеттән, мәдәният һәм сәнгать дөньясыннан мәхрүм булып, телевизор каршында ауный!  

Укучыларын югалтып баручы бүгенге көн китапханәләре ничек яши, чынлап та аларның кирәге бетеп барамы, әллә киләчәге бармы дигән сорау белән Самараның «Яктылык» татар мәктәбе китапханәсендә 20 ел буе эшләүче Лия Назыйф кызы ГАЛИМОВАга мөрәҗәгать иттек.

– Китапханәче кем ул? – дип башлады ул сүзен. – Ул гаҗәеп мавыктыргыч дөньяны гизеп йөрүче сәяхәтче кебек бит. Китапханәдә теләсә нинди сорау­га җавап табып була. Бары тик  сорауны аңлаешлы итеп бирергә һәм кулыңны кирәкле юнәлештә сузарга гына кирәк. Кемдер китапханәдә вакыт уздыруны буш шөгыль дип саный икән, ул  бик нык ялгыша. Кайберәүләр кем булып эшлисез дигән сорауга «китапханәче» дигән җавап ишеткәндә, кыек кына елмаеп куялар. Бу бары тик безнең һөнәрнең ника­дәр кызыклы булуын белмәүдән килә, дип уйлыйм. Китапханәче һөнәре тормыш рәвешемә әверелгән өчен мин яз­мышыма бик рәхмәтле. Һәр эш көне миңа  яңа ачышлар һәм яңа белемнәр бүләк итә. Китапханәче булу өчен уйлап табучан, актив һәм эзләнүчән кеше булырга кирәк. Ул бик тә заманча һәм уникаль һөнәр.

2014 елдан башлап мәктәп ки­тап­ханәләре – мәгълүмати-китапханә үзәк­ләре, ә анда эшләүчеләр педагог-ки­тапханәче, дип аталалар. 2019 елда мин дә югары квалификация алдым. Бик күп эшләр башкарылды, киләчәккә дә планнар шактый күп әле. Уңышлы булуның төп формуласы – ирешкән уңышларыңа канәгать булып туктап калмаска, яңа үрләргә омтылырга кирәк.

“Яктылык” мәктәбенә мине Харидә апа Дашкина чакырып китерде. Ул хез­мәткәрләр өчен дә, укучылар өчен дә әни кебек иде. Һәр бала өчен борчылучы, хезмәткәрләренә акыллы киңәшләр бирүче, бирелеп эшләүче җитәкче иде. Шуңа күрә миңа да яңа урынга ияләшергә бик җиңел булды.

Без ел саен, «Безнең мәктәп ки­тапханәсе» өлкә конкурсында катнашып, призлы урыннар яулап киләбез. Быел, 8 санлы балалар китапханәсе белән ур­так килешү буенча, “Кышкы спорт төрләре”, “Гыйлем дөньясына сәяхәт”, “Космос”, “Халыкара һәйкәлләрне саклау көне”, “Табигать”, “Җиңү көне” темаларына багышланган егермедән артык чара үткәрдек. Төрле күргәзмәләр оештырабыз, башлангыч сыйныф укучылары өчен «Китап сөючеләр» түгәрәге эшләп килә. Пандемия игълан ителгәч, онлайн-чаралар үткәрелде. Укучылар белән бергә мин үзем дә төрле конкурсларда катнаштым. Укучыларның китапханәгә теләп йөрүләре бик куандыра. Димәк, укытучылар, ата-аналар һәм мин балалар кү­ңелендә белем дөньясына карата кызыксыну һәм мәхәббәт уята алганбыз. Китап – остаз да, китап – дус та, китап – ярдәмче дә. Китап белән дус булган кеше киләчәк һөнәренә, тормыш юлына ышанычлы адымнар белән басачак.

Безнең китапханә «Бумажный бум» макулатура җыю экология-агарту проектында да катнашып, балаларга уен формасында урманнарны саклау мөһимлеген, кәгазьдән яңа төр продукция эшләп чыгару мөмкинлеген аңлатабыз.

Китапханә эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлеше – укучыларны яңа уку елына дәреслекләр белән тәэмин итү. 2015 елдан башлап без бу бурычны да уңышлы гына башкарып киләбез. Дәүләт дәреслекләр сатып алу өчен һәр балага бары тик 650 сум гына акча бүлеп бирә. Ә дәреслекләр саны 20гә җитә. Билгеле, хөкүмәт биргән акча бер-ике китап сатып алырга гына җитә.  Мәсәлән, инглиз теле китабы 800 сум, ә ул 2 өлештән тора! Шуңа күрә без башка китапханәләр белән алмашу хакында килешү төзеп, үзебезнең мәктәп укучыларын дәреслекләр белән тәэмин итүгә ирештек. Ата-аналар да моның зур хезмәт булуын, дәреслекләрне тәртиптә тотарга тиешлеген аң­ласыннар иде…

Лия Назыйфовнаның әнисе Казан ягыннан, әтисе – Тупли авылыннан. Назыйф абзый Яңа авыл һәм Аръяк авылларына кое казып биргән Юзәй бабайның оныгы икән. Назыйф ага Советлар заманында Кыргызстан Республикасының Финанслар министрлыгында дәүләт керемнәре бүлеге җитәкчесе булып эшләгән, финанс министр­лар коллегиясе әгъзасы булган. Аңа күп тапкыр Мәскәүгә күчәргә тәкъдим итәләр, әмма ул эшен ташламый. Хезмәттәге казанышлары өчен аны Халыклар дуслыгы ордены күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләклиләр. Лия да шунда үскән, югары белем алып, хезмәт эшчәнлеген дә шунда башлаган – төзелеш көллияте китапханәсе мөдире буларак, зур тәҗрибә туплаган. Аның кулы астында бер филиал һәм биш хезмәткәр булган.

Тормыш иптәше хәрби кеше булганлыктан,  язмыш аларны Самарага китерә. «Яктылык» мәктәбе белән ул өлкән улына укырга керергә вакыт җиткәч таныша. Малай мәктәптә бик яхшы укый, тәртипле була. Лия Галимованың китапханәче булганын белеп алган Харидә ханым аны шунда ук эшкә чакыра. «Ул арада кызыма да беренче сыйныфка барырга вакыт җиткән иде, – дип искә ала Лия апа. – Шулай итеп, минем тормышым «Яктылык» белән бәйләнде. Менә инде 20 ел вакыт үтеп тә киткән, ә мин моңа бер дә көенмим, чөнки эшемә шатланам һәм нәтиҗәсен күреп ләззәт алам», – дип елмая ул.

Китап дөньясына мәхәббәт уятучы барлык китапханәчеләргә дә шундый ук бәхет телибез һәм якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Иҗади уңышлар, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек телибез.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here