Домой Жизнь татар Күптән көтелгән вакыйга

Күптән көтелгән вакыйга

0
Күптән көтелгән вакыйга

Августның соңгы көн­нәрендә Казанда ТАССРның 100 еллыгына һәм Республика көненә багышланган “Милләт җыены” узды. Анда Рос­сиянең 67 төбәгеннән 500ләп делегат чакырылган иде. Самарадан бу чарага Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте пре­зиденты Фәхретдин Ка­нюкаев, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, бу ике оешма җитәкчеләренең урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов, Ка­мышлы районы баш­лыгы Рафаэль Баһаутдинов, “Як­тылык” татар мәктәбе дирек­торы Радик Газизов һәм Сызран шәһәренең милли-­мәдәни автономиясе рәисе Ри­над Шәрәфетдинов барган­нар иде.

Утырыш

“Милләт җыены” программасы бик тыгыз итеп оештырылган иде. Чара Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы  белән башланып китте. Ә төшке аштан соң делегатлар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган Милли җыенга җыелдылар. Чараның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Респуб­ликасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Россия Герое, авиация пилоты Дамир Йосыпов, Россия теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкиналар да бар иде.

Утырышта Бөтендөнья татар конг­рессының 2017-2020 еллардагы эшчән­легенә нә­тиҗә ясалды, татар телен һәм милли традицияләрне сак­лап калу, яшьләрдә милли-мәдәни кыйммәтләр формалаштыру юллары каралды, Татар хал­кының үсеш стратегиясе проекты турында фикер алышу да булды. 

Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта катнашучыларны Республика көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән котлап: “Бүгенге кебек зур очрашулар бер-беребез белән аралашырга, милли традицияләрне, мәдәниятне һәм телебезне саклап калуга багышланган актуаль мәсьәләләр турында фикер алышырга мөмкинлек бирә”, – дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән татар иҗтимагый оешмалары активистларына дәүләт бүләкләре тапшырды. 

«Татарлар: гамәл Стратегиясе»

Пленар утырыш ахырында делегатлар Татар халкының үсеш стратегиясе өчен тавыш бирделәр. 

Кайбер белгечләрнең сүз­ләренә караганда, яңа Стратегия моңа кадәр тәкъдим ителгән эскиздан аерылып тора икән. Элек милли мәгариф системын булдыру, милли университет, телне сак­лау, татар эшмәкәрләренә ярдәм итү турында ачыктан-ачык язылган булса, яңа документта мондый төгәллек кү­зәтелми, диләр.

Шулай да Стратегияне хуп­лаучылар шактый иде һәм ул күпчелек тавыш белән кабул ителде. «Татарлар: гамәл Стратегиясе» проектының төп юнәлеше – татар телен сак­лау һәм үстерү; мәдәни мирасны ачыклау, саклау һәм баету; яшьләр белән эшләү; татарлар арасында эшлекле активлыкка ярдәм күрсәтү; гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту; халык иҗаты эшчәнле­генә ярдәм күрсәтү. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина Стратегия татар халкының статусын күтәрәчәк, дип белдерде. “Ата-аналар: “Балам бер уку йортына да керә ала алмас, аны татарча укытырга кирәкми”, — дип куркалар. Казанда мондый хәлләр бихисап. Шуңа да, татарның абруен күтәрәсе иде. Эштә ике тел­дә сөйләшкән кешеләргә хез­мәт хакын күбрәк түләсен­нәр иде. Тел өйрәнүгә төрле як­лап этәргеч биреп була. Ха­лык­та татар булу белән горурлану  хисе уяту мөһим”, – дип сөйләде Зилә ханым. Ә Чи­ләбе өлкәсе татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Еле­на Колесникова Стратегия кабул ителгәннән соң, актив эшләргә кирәк булачагын бил­геләп үтте: “Үсеш стратегиясе — катып калган документ түгел, аның белән канәгать калып, бер урында утырырга тиеш түгелбез. Стратегия — уй-хыялларыбызны гамәлгә ашыру өлгесе генә. Стратегияне тормышка ашыру өчен җаваплылык күрсәтү вакыты җитте. Монда бөтен халыкның, һәр гаиләнең җа­ваплы булуы күздә тотыла. Алга таба дистә елларга зур эш көтә. Әмма барыннан да бигрәк безгә, милли оешмалар лидерларына һәм активистларына, татар дөньясын бу хәрәкәткә җыю өчен тырышырга туры киләчәк”, – дип белдерде.

Татарстан Президенты Рөс­тәм Миң­неханов та чыгышында Стра­те­гиянең татар халкы үсеше өчен мөһим булуын ассызлыклап, проектын әзер­ләү­дә катнашучыларга рәх­мәт белдерде.

Милли чаралар

Делегатларга ТАССРның 100 еллыгын һәм Республика көнен бәйрәм итү чараларында катнашырга насыйп булды. Иң элек алар Иске Татар бистәсе белән таныштылар.  Бу вакытта  анда “Печән базары» – татар мәдәнияте һәм һөнәрчелеге фестивале гөрли иде. Урам буйлап “Гәҗит сатам!” дип кычкырып йөргән малай, милли кием кигән егет-кызлар, “Тукай чордашлары”ның шигырь укулары – барысы да үткән заман чорын хәтерләтә иде. 

Фестивальдә, гадәттәгечә, балалар мәйданчыклары, экскурсия, фотозоналар, милли ризыклар белән тәмләп чәй эчүләр, концерт, татар биюе буенча мастер-класслар һәм төрле лекторийлар да эшләп торды.

Бу көнне Казанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Кызыл Кремльдән — Ак Кремльгә” дип аталган мотойөреш төгәлләнде. 300ләп мотоцикл Казан Кремле яныннан “Казан” ипподромына кадәр гөрселдәп үттеләр. Акциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Самара, Екатеринбург, Уфа, Төмән һәм башка бик күп шәһәрләрдән килгән байкерлар катнашты.

Казан ипподромында Республика көне уңаеннан традицион ат чабышлары узды. Татарстан Президенты бүләгенә оештырылган чарада 15 ат чапты, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның аты беренче булып килде. “Башлам” кушаматлы атның жокее — Хамзат Улубаев иде.

Күптән көтелгән вакыйга

Самара өлкәсенең региональ “Дуслык” иҗади-иҗтима­гый җәмгыяте вице- президенты һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов “Бердәмлек” хәбәрчесе белән “Милләт җыены”нда туган уй-фикерләре белән уртаклашты:

“Бу чара безгә, төрле төбәк­ләрдә яшәүче милләт­тәшләргә, берләшү, милли проблемаларны хәл итү юлларын уртага салып сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу өчен бик кирәк иде.

Без чит төбәкләрдән кил­гән вә­килләрнең чыгышын зур кызыксыну белән тыңла­дык: анда милли проблема­ларны  ничек хәл итәләр, яшь­ләр белән нинди эшләр алып баралар? Мәсәлән, Бөтендөнья татар конгрессының Баш­кортос­тан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин: “Ата-аналар мәктәптә ана теле дәресләрен укытуга каршы”, – дип сөйләве, бер яктан, борчуга салса, икенче яктан Самарадагы “Яктылык” татар мәктәбендә андый проб­лема булмавы горурлык хисе тудырды.

Күп төбәкләрдә татар авыл­лары юкка чыга, милли газеталар ябыла, яшьләр ана телен белми… Кайда гына яшә­сәк тә, татар җә­мәгатьче­леген әнә шундый уртак проб­лемалар борчый. Ә Татар халкы үсеше страте­гиясе Татарстанда һәм татарлар күпләп яшәгән регионнарда да күп милли мәсьәләләрне хәл итә алачак. Бу проектны кабул итү – зур вакыйга, минемчә. 

Самара өлкәсендә Стратегия программасын тормышка ашырырга тырышачакбыз. Бөтендөнья татар Конгрессы белән берлектә берничә зур чара  уздыру турында сөйләштек тә инде.

Нинди чаралар уздырып буламы? Мәсәлән, Стратегия  татар яшьләрен тарихи-мәдәни мирасыбыз белән таныштыруга юнәлдерелгән проектлар эшләп чыгаруны һәм тормышка ашыруны күздә тота. Самарада татарлар белән бәйле тарихи урыннар күп. Шуларның берсе – Муром шәһәрчеге. Шулай ук  Алабин исемендәге музейда Идел буенда яшәгән болгарларга багышланган бай күргәзмә бар, Самараның Җәмигъ мәче­тендә ислам тарихы музее эшләп килә. Алар белән танышу яшьләргә дә, башка төбәк­ләрдән килгән кунакларга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Өлкәбездә, кызганычка, юк­ка чыгып барган татар авыллары да бар. Аларны да тарихка кертеп калдырасы иде.

Балаларны яшьтән милли һәм дини гореф-гадәтләр буенча тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирелә. Мәсәлән, “Яктылык” татар мәктәбе бинасын зурайту буенча зур эшчәнлек алып барыла. Икенче бина проекты әзерләнә. Анда тагын 300 бала сыешлы уку класслары, спорт залы булачак. Ә менә шәһәребездә татар балалары бакчасы булмау  борчый. Бу юнәлшетә дә эш алып барачакбыз.

“Милли җыен”ннан әнә шундый уй-теләкләр белән кабынып кайттык. Казанда бу көннәрдә бәйрәм рухы хөкем сөрүе, күпчелек халыкның үзара татарча сөйләшүе кү­ңелгә май булып ятты. Ә Казан кирмәне янында төрле төбәкләрдән килгән үзешчән артистлар белән беррәттән Камышлы районының брендына әверелгән “Ак каен” халык фольклор ансамбле чыгышын күргәч, үзебезне бөтенләй өйдәге кебек хис итә башладык. Бу чара татар халкының, кайда гына яшәсә дә, бердәм, көчле булуын дәлилләде”, – дип сөйләде Минәхмәт Мидехәт улы.

Язманы Әминә Шиһапова

әзерләде.

Фәхретдин Канюкаев һәм Минәхмәт Хәлиуллов бәйрәм кунаклары арасында

Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбле Казанда

Бердэмлек