Көрәк очындагы фән

0
19
zen.yandex.ru

Борынгы заман кешеләренең ничек яшәгәнен белү теләге күпләргә тынгы бирми. Без бит тарихны күбесенчә китаплардан укып өйрәнәбез. Ә китаплардагы мәгълүмат каян алына соң? Тарихчыларга кайчандыр булган вакыйгаларны расларга археологлар ярдәм итә.

Иң романтик һөнәр булып саналган археология фәне Россиядә 300 еллар чамасы элек барлыкка килгән. Немец милләтеннән булган табиб һәм ботаник Даниэль Готлиб Мессершмидт рус археологиясенә нигез салучыларның берсе булып санала. 1718 елда аны Петр I Себер җирләрен өйрәнү максатыннан эшкә яллый һәм фәнни экспедициянең җитәкчесе итеп билгели.

– Кемнәр соң алар археолог­лар?

– Археолог булу өчен борынгы табылдыклар телен белү кирәк. Аңлавыгызча, бу бик үк гади булмаган, ләкин шактый мавыктыргыч, серле һөнәр, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем – Самараның “Яктылык” татар мәк­тәбендә тарих дәресләре укы­тучы, археолог Айназ ФӘХЕРТДИНОВ. – Әлеге һөнәр белән мине Идел буеның иң танылган археологларының берсе, тарих фәннәре кандидаты, Россия тарихы кафедрасы доценты Риза Салих улы Баһаутдинов таныштырды.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң мин Самара дәүләт уни­верситетының тарих факультетына укырга кердем. Беренче курстан ук археологик экспедицияләргә йөри башладык. Җитәкчебез Риза Салих улы бик ачык, киң күңелле, уен-көлке сөючән кеше. Аның белән аралашу бик җиңел һәм кызык­лы. Беренче экспедициядән соң ук мин үземнең археология белән шөгыльләнергә теләвемне аңладым. Иң беренче археологик эзләнүләрем Татарстанның Лаеш районы, Имәнкискә авылыннан баш­ланды. Казан ханлыгы чорында нигез салынган авыл уникаль тарихи вакыйгаларга бай булып чыкты.

Археологлар, парашюттан сикерүчеләр сыман, үзләре катнашкан экспедиция сезоннарын санап баралар икән. Казу эшләре май аенда башлана һәм беренче карлар ява башлаганчы дәвам итә. Менә әңгәмәдәшем дә быел унынчы сезонын ачкан икән.

– Әлегә кадәр күбесенчә Самара өлкәсендә эшләргә, шулай ук Тула, Ульян өлкәләрендә, Татарстанда да эзләнүләр алып барырга туры килде. Университетта укыган чакта да, аннан соң да Риза Салихович җитәкчелегендә эшләргә насыйп булды. Җитәкчем лаек­лы ялга чыккач, Петр Алабин исемендәге музейга караган археология төркеменә кушылдым. Хәзер инде тарих белән кызыксынучы укучыларымны да алып барам. Шуларның берсе – Тимур Вәлиев. Ул “Яктылык” мәктәбен тәмамлагач, Самара Дәүләт университетының тарих факультетына укырга керде, тиздән диплом алып чыгарга әзерләнә. Хәзер без аның белән экспедицияләрдә очрашкалыйбыз. Укучымны ар­хеологлар арасында күрү мин­дә шатлык һәм берникадәр горурлык хисе уята, – дип ел­мая остаз.

– Гомумән, укучыларыгыз ара­сында киләчәктә тарихчы, археолог һөнәрен сайларга те­ләүчеләр күпме?

– Борынгы заман тарихы белән укучылар бишенче сыйныфта таныша башлыйлар. Билгеле ки, яңа фән, кызыклы фактлар, риваятьләр аларда зур кызыксыну уята. Әмма елдан-ел программа катлаулана бара – күпсанлы түрәләрнең, патша-президентларның исемнәрен, вакыйгаларны, даталарны, тарихи әһәмиятен истә калдырырга кирәк. Шуңа күрә, фән катлауланган саен, балаларның кызыксынуы кими бара. Ә чыгарылыш сыйныфы укучылары акчалырак һөнәр сайларга тырышалар. Тарихчылар, археологлар, кызганычка, күп вакыт һәм көч таләп итүче, әмма аз акча алып эшләүчеләр алар.

– Шулай ук археологларга бик авыр шартларда эшләргә һәм яшәргә, озак вакытлар гаиләдән, якыннарыннан ае­рылып торырга туры ки­лә. Бик эссе яки яңгырлы җәйләр була. Археологлар ара­сында хатын-кызлар бик аз, минемчә?

– Әйе, дөрес, җәйләр төрле булган кебек, борынгы дөнья серләрен өйрәнергә теләүче романтиклар арасында асыл затлар да очраштыргалый. Алай гына да түгел. Минем танышларым арасында экспедициядә танышып кавышкан парлар да бар. Хәзер алар хәтта кечкенә балаларын да алып киләләр. Казу эшләрен башкару авыр булса да, һәр табылдык, керамик эшләнмә кыйпылчыгы гына да археолог өчен зур шатлык. Шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта, табигать кочагында мавыктыргыч эш белән шөгыльләнү, төнен йолдызлар җемелдәвен күзәтү, иртәләрен кошлар сайравын тыңлау, саф һава бөтен авырлыкларны оныттыра, – дип сөйли романтик җанлы Айназ. – Археология күпкырлы белем таләп иткән фән буларак та кызыклы. Яхшы археолог булу өчен тарихны да, чит ил телләрен дә, физика, химия, биология, географияне дә белү мөһим. Ә су астында калган шәһәрләрне өйрәнергә туры килсә, акваланг белән дә дус булуың таләп ителә. Математика һәм логика белән мөнәсәбәтләрең яхшы булу мөһим. Чөнки археолог вак кына детальләр аша тарихи картинаны торгыза ала.

Археологлар алар бер зур гаилә сыман. Бу “гаиләнең” үз гимны, археологка багышлау, сезонны ябу кичәләре бар. Гадәттә, багышлау “тантанасы” Археолог көненә яисә экспедициянең соңгы көненә туры китерелә. Ул кичне архео­логлар, учак янында җыелып, яңа гына һөнәр ияләре исемен алган коллегаларына “археологик исем” бирәләр, төрле “куркыныч” хәлләр, сирәк табылдыклар турында сөйлиләр, тәҗрибә уртаклашалар, археологлар “гаиләсенең” гореф-гадәтләре белән таныштыралар, – дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшем Айназ Минәүхәт улы.

Әйе, гасырлар буе җир куенында яшеренеп яткан серләрне ачу, аларга үз кул­ларың белән кагылу, гасырлар сулышын тою, дөрестән дә, бик дулкынландыргыч һәм мавыктыргыч, ә иң мөһиме – бик тә кирәкле шөгыль. Ләкин, кызганычка, бүгенге көндә археологик экспедицияләр дәүләт тарафыннан финансланмый, күпчелеге Россия галимнәренә ярдәм күрсәтүче хәйрия фондлары грантлары хисабына яши. Ә бит илебез, гомумән, дөнья тарихы шушы тынгысыз романтикларның авыр хезмәте нәтиҗәсендә языла.

Әңгәмәдәш – Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here