Домой Главные новости В области Көтеп алынган шатлыклы вакыйга

Көтеп алынган шатлыклы вакыйга

0
Көтеп алынган шатлыклы вакыйга

1 октябрьдә Самара мөселманнары өчен көтеп алынган шатлыклы вакыйга булды – күп елларга сузылган реконструкциядән соң Алексей Толстой (элеккеге Казанская) урамындагы Тарихи мәчет ачылышы үтте.

Табигать тә мөселманнарның шатлыгын уртаклашты: атналап яуган яңгырлардан соң зәңгәр күктән, ягымлы елмаеп, кояш җылы нурларын сирпеп торды.

Тарихи мәчет янындагы мәйданчык та бәйрәмчә бизәлгән – бер яктан татар көйләре агыла, икенче яктан нәшидләр ишетелә, тезелеп киткән бер төрле чатырларда – хәләл ризык, мөселман киемнәре, бизәнү әйберләре, татар телендә газета-журналларга язылу, Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыгында мөселман халыклары киемнәре, балалар өчен остаханәләр күргәзмәсе, йортында – мәчет тарихына кагылышлы мәгълүмат такталары…

Ә әлеге мәчетнең тарихы чыннан да бик бай. 130 ел гомер эчендә ул нәрсәләр генә кичермәгән! Туган ягыбызны өйрәнүче Самара тарихчысы Шамил Галимов махсус шушы юбилей өчен әзерләгән буклетта болай дип язылган: 1888 елда танылган меценат һәм хәйрияче, Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин, Самара мөселманнары җәмгыяте соралуы буенча, И.Н. Павлов исемле крестьянның Казанская урамындагы җирләрен сатып ала (Запанской һәм Панской урамнары арасында) һәм өч елда биредә мәчет калкып чыга. Күп тә үтми, анда мәдрәсә, балалар өчен мәктәп ачыла, “Хәйрия” фонды, китапханә эшләп китә, 1908 елдан башлап имам Мөхәммәтфатыйх Мортазин Россия империясендә «Икътисад» («Экономика») дип аталган беренче журнал нәшер итә башлый, һәм ул Самара губернасында, бөтен Россиядә генә түгел, төрек телле башка илләрдә дә киң тарала.

1930 елларда мәчет ябыла һәм күп еллар балалар бакчасы булып хезмәт итә, соңрак күчмә фондка тапшырыла. Хәзрәтне, тоткында булган дин эшлеклеләре өчен акча җыюда гаепләп, Себергә озаталар. Ә 1937 елда, ул каторгадан кайткач, тагын кырык фикердәше белән бергә, “контрреволюцион ислам оешмасы төзү”дә гаепләнеп, атып үтерелә.

2003 елда региональ Диния нәзарәте, Самара шәһәр һәм өлкә администрациясе белән хезмәттәшлек килешүе төзеп, мәчетне мөселманнарга кайтаралар һәм шул вакыттан башлап аны төзекләндерә башлыйлар. 2007 елдан Тарихи мәчет Советы рәисе итеп Усман Владимир улы Илингин сайлана. Ул шәһәр һәм өлкә администрацияләре хуплавы һәм мөселман кардәшләре ярдәме белән зур эшкә алына: мәчетнең фундаменты ныгытыла, инженер челтәре тулысынча алмаштырыла, бинаны җилләтү, янгын сүндерү системасы булдырыла, эчке һәм тышкы диварлары, тәрәзәләр яңартыла. Шулай ук бинага ике катлы янкорма өстәлә һәм аның өстенә 38 метрлы, Иделдән үк күренеп торган манара куела, тирә-ягы матурлана. Шушы үҗәтлеге һәм тиңсез хезмәте өчен Усман Илингин өлкә губернаторы тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук мәчетне төзекләндерүгә керткән саллы хезмәтләре һәм маллары өчен меценатлар һәм хезмәт куючылар губернатор, баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин тарафыннан бүләкләнделәр.

130 еллык юбилеена Тарихи мәчет бинасы энҗе бөртеге кебек ялтырап килеп керде, һәм аны күпләр, хәтта губернатор үзе дә, шәһәребезнең бизәге дип атадылар: “Мин ышанам, без бергәләшеп Самара җирендә яшәүче милләтләр һәм конфессияләр арасында буыннардан – буыннарга күчеп барырлык туганнарча мөнәсәбәтләр урнаштырачакбыз. Мин шушы юнәлештә эшләүчеләргә рәхмәтләремне җиткерәм. Бүгенге кебек мөһим вакытта барыбыздан да җиңүгә ышану, батырлык, бердәмлек һәм рух ныклыгы таләп ителә. Яклаучыларыбыз сафларга тезелеп дога белән Ватаныбызны сакларга китәләр», – диде губернатор.

Үзәк Диния нәзарәте идарәсе рәисе, баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдинның чыгышы да бик үтемле булды: «Самара өлкәсе безнең өчен бик тә кадерле. Ул да бит Болгар дәүләтенә кергән җирләрдә урнашкан.

Ә 30 сентябрьдә без президентыбызның чыгышын тыңладык. Аның сүзләре йөрәкләребезгә язылып калды. Анда илебезнең киләчәге, ныклыгы, үсеше турында кайгырту ноталары бар иде. «Көнбатыш демократия безгә кирәк түгел, – диде ул. – Безнең намусыбыз, тормышыбыз һәм гаиләләребез православ, ислам, иудаизм һәм буддизм диннәре кыйммәтләренә таяна». Шушы мәчетне торгызуга куелган көч, ярату һәм шатлык хисләре – бу үзебезне торгызуга тиң. Һәр авылда, һәр шәһәрдә Аллаһы йортлары булсын, дин кардәшләр анда йөрсен, иманын ныгытсын. Самара – Ватаныбызның чәчәк атучы киңлекләренең берсе – киләчәктә дә шундый ук гүзәл бакча кебек булсын».

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин Тарихи мәчетебезне төзекләндерү эшендә катнашкан губернаторга һәм өлкә хөкүмәтенә, меценатларга һәм халыкка, төзүчеләргә һәм бизәүчеләргә чиксез рәхмәтләрен җиткерде

Данияр Сәйфиев.
Әнәс Мингалиев һәм автор
фотосурәтләре.