Домой Общество «Күзгә яшьләр килерлек дәрәҗәдә яратам» – Республика көне социаль челтәрләрдә

«Күзгә яшьләр килерлек дәрәҗәдә яратам» – Республика көне социаль челтәрләрдә

0
«Күзгә яшьләр килерлек дәрәҗәдә яратам» – Республика көне социаль челтәрләрдә
Фото: sperto.su

30 августта татарстанлылар зур бәйрәм – Республика көнен билгеләп үттеләр. Татарстан халкының социаль челтәрләрдә язган постлары туган җирләренә карата мәхәббәт һәм горурлану хисләре белән тулган.

«Күзгә яшьләр килерлек дәрәҗәдә яратам» –  Республика көне социаль челтәрләрдә

Салават Камалетдинов

«Без Татарстанны яратабыз»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Телеграм каналындагы иртәнге сәламен Республика көне белән котлаудан башлады. Шулай ук Президент котлау тексты янына видеоролик урнаштырган. «Без Татарстанны яратабыз» дигән композициядә республиканың төрле почмакларында яшәүче милләт вәкилләре күрсәтелә.

«Әлеге җырда туган республикама булган хис-кичерешләрем чагыла»

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина Республика көненә багышлап «Татарстан» җырына клип чыгарган. Җырның көен Эльмир Низамов, сүзләрен Гөлүсә Батталова иҗат иткән.

«Бәйрәм көнендә сезгә яңа клип тәкъдим итәбез. Әлеге җырда минем туган республикама карата бөтен хис-кичерешләрем чагыла. Видео яратып эшләнде. Аны булдыруга көч куйган һәркемгә зур рәхмәт», – дип яза җырчы.

Татарстанны тыйнак, горур татар кызы Гөлназ да ярата

Җырчы Гөлназ Гафурова бик матур милли кием белән төшкән фотосын урнаштырып: «Мин яратам сине, Татарстан. Синең горур, тыйнак татар кызың Гөлназ.

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,

Халкым тели изге теләкләр!

Гомерлеккә якын туган булып

Яши бездә төрле милләтләр.

Күп гасырлар кичкән чал тарихлы

Данлы илем – үзең бер дастан!

Синдә генә безнең язмышыбыз,

Республикам минем, Татарстан!» – дип яза.

«БАБАЙ белән»

Җырчы Чулпан Йосыпова бәйрәм котлавына аерым мәгънә салган. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән төшкән фотосын куеп: «Безнең БАБАЙ белән», – дип яза ул. Кыска һәм оста, шул ук вакытта барысы да аңлашыла.

 Фото: © Чулпан Йосыпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Нинди матур, нинди әйбәт, нинди бай безнең Татарстан!»

Журналист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов «ВКонтакте» сәхифәсендәге постында Татарстаныбызның ни дәрәҗәдә гүзәл һәм камил булуын сурәтли.

«Нинди матур безнең Татарстан! Ерак юлдан кайтып кергәндә бигрәкләр дә аңлыйсың шулай икәнен. Татарстанның бер бәләкәй генә кыйпылчыгы күренсә дә, күңелне шатлык биләп ала. Самолет иллюминаторыннан караганда, җирдәге утлармы ул, «Татарстан» дип язылган элмә тактамы, су өстеннән күренеп торган Идел ярларымы – алар күренүгә, «бу – минем Ватаным» дигән чиксез шатлык күңелне биләп ала. Мин дә аны сагынып кайтып барам, ул да мине сагынып көтеп торган икән ич. Буранлы төндә кайтып барган юлчы туган өй тәрәзәсендә ут күргән кебек хис итәсең үзеңне.

Нинди матур Татарстан!

Нинди шәп урында урнашкан Татарстан! Бездә миләрне кайната торган эсселек тә, җелеккә үтә торган салкыннар да юк. Бәгырьгә үткән җилләр, йортларны агызып китә торган куркыныч сулар, күзгә керә торган ком бураннары – берсе дә юк. Бөтенесе тиешенчә, барысы да үз вакыты белән. Дүрт ел фасылы: җитми калырлык кыска да, ялыктыргыч озын-озак та түгел.

Без җәйләрне сагынып көтеп алсын өчен, кыш килә. Кайсыдыр яклардагы кебек яңгырлы, бозлы пычрак кыш түгел ул. Ябалак-ябалак карлар ява торган, агачларга бәс чәчәкләре элә, кибәргә элгән киемнәргә хуш ис сеңдерә торган ап-ак, саф, салкын кыш. Чын кыш ул – кызлар да матур итеп ап-ак карлардан атлап йөрсен дә, бит очларын алсуландырып чеметеп кенә алыйм, дигән кыш. Җылы өйдә тәмле чәй эчеп ятуның кадерен белер өчен, бераз гына бураннары да булып ала.

Аннары, күңелләрне җилкетеп, кар кабыклары төшереп, яз килә. Урамнардан гөрләвекләр агызган, боз китүе, су ташуы белән күңелләрне җилкеткән, яңа хыяллар алып килгән яз.

Җәйләре ап-ак чәчәкле чия-алмагачлары белән башлана да алсу, кызыл, сап-сары алтын көз белән тәмамлана. Ул җәйләрдә тау битләрендәге үлән араларында – исләре тылсым көчләренә ия җиләкләр. Рәхәтләнеп шыбыр-шыбыр яуган яңгырларга сөенеп утырган, кара бизәкләр элгән ак каеннар. Мәзәк рәвешле артына чүккән йомранны оясына качырып кына куркытып алган күк күкрәүләр, тузанланып киткән һаваны сафландырып, көчен күрсәтеп алган ялт-йолт яшеннәр. Җәйләрен ап-ак болытлары менеп китә дә, кышларын, безгә суык булмасын дип, җиргә ышыклана. Бездәге кебек зәп-зәңгәр күк йөзе, алсу таңнар һәм кичке шәфәкъләр, Идел ярыннан ерактагы тауларга сузылган салават күперләре бер җирдә дә юк. Аллы-гөлле, зәңгәр-шәмәхә, сары-кызыл, ак-алсу чәчәкле җәеннән соң алтын көзе килә. Мул Татарстанны баетып, бункерларга сап-сары алтын бөртекләр коела, бакчаларда алмагачлар сыгылып утыра, җәй буе тулышып үскән йомры бәрәңгеләр күзне иркәли.

Нинди әйбәт Татарстан!

Бездә кешегә зыян сала торган берни дә юк. Чага, тешли, буа торган явыз еланнар, бөҗәкләр, чаяннар, үрмәкүчләр – берсе дә юк. «Чага» дип яман аты таралган кара елан да, кеше күрсә, кыштыр-кыштыр килеп, үлән арасына качарга гына тора. Үзен саклап кына чага ул, әле алай да шулкадәр зыянлы түгел. Бик куркыныч булып тоелган әвернә үрмәкүче дә җәй азагына гына зурая. Оясын тәрәзәнең тышкы ягына үрә дә, җилдә тирбәлеп утыра: тими ул сиңа, чебеннәр бимазаламасын, дип тырышуы. Урманнарына керсәң, җырлап кер – берни тими. Елгасына керсәң, рәхәтләнеп йөз – агулы медузалар, кабып йотарга торган акулалар – берни юк. Болынына чыксаң – рәхәтләнеп йөр: «агулы» дигән үсемлекләре дә юк бит аның болыннарда. Безгә билгеле агулы үләннәре – сәрәтә, түндербашлары да кул сузымында үсми, эзләп табарга кирәк. Алары да «кешегә файда булсын» дип кенә безнең җиргә бирелгән, яман чирләрдән дәвалау хасиятенә ия, белеп куллансаң – зур дәва…

 Фото: © Рәмис Латыйповның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Нинди бай безнең Татарстан!

Җир йөзендә эчәр суга тилмереп яткан күпме кеше яши. Бездә мул чишмәләр – авыл саен, монысының суы йомшак, монысы катырак дип, сайланып эчәбез.

Кайда казысаң, шунда су чыга. Эчәргә дә, юынырга да, юарга да җитәрлек су – күпме теләсәң, шулкадәр. Тагын да казысаң – нефте, аннан да астарак – ташкүмере бар. Аларына әле төшеп тә җитмәдек. Ә киң, мул Иделебез – үзе бер диңгез кебек бит!

Нинди матур безнең Казаныбыз! Үзе борынгы, үзе яшь. Андый кирмән бездә генә. Анда безнең ханнарыбыз җирләнгән, безнең ханбикәбезнең манарасы, зур ап-ак мәчет, безнең яр буйлары орып бирә ул чит илләреңне! Безнең нинди чал тарихларны хәтерли торган борынгы шәһәрләребез һәм япан кырда «әһ» дигәнче салып куелган өр-яңа шәһәребез дә бар.

Татарстан кырлары!

Теләсә кайсы кырда рәхәтләнеп иген игеп була. Арыш, бодай, арпа, солы – безнеке кебек матур кырлар бер җирдә юк. Бездә җир бирми интектергән ташлыклар да, су тотмый торган комлыклар да, үзәккә үткән сазлыклар да юк. Берни үсми торган таулар, ташкыннар, яндыра, көл-төтенгә күмә торган вулканнар, төзегәнеңне җимереп ата торган җир тетрәүләр, бар нәрсәне юып алып төшеп китә торган цунамилар, йортларны очтырткан торнадолар – берсе дә юк.

Нинди мул тормышта яши безнең Татарстан! Кайсы авылга барыйм дисәң, шунда барып җитәрдәй юллары бар, һәр авылда диярлек газы, уты… Мондый мул тормыш бу якларда тагын кайчан булган? Йорт саен диярлек машина, һәр район үзәгендә бер дигән парклар, скверлар, яр буйлары. Спорт сарайлары, бассейннар: сәламәт яшә!

Нинди тәмле безнең Татарстан! Безнеке кебек милли ризыклар беркайда юк, шуларны авызда тотып торырлык итеп пешерә торган апалар да бездә генә. Иң матур кызлар да бездә генә. Безнең әбиләребез кебек тәмле телле һәм матур әбиләр тагын кайда бар? Авыл-шәһәрләребез дә шуңа матурдыр инде безнең. Шушындый мул тормышны булдырган кешеләр дә безнең егетләребез – безнең бабайларыбыз, әтиләребез, улларыбыз.

Безнең милли көрәшебез дә бер-береңне тукмый торган миһербансыз бәйге түгел: егетләребез, көрәшкәндә, көндәшен кочагына ала. Көчле дә көрәш ул, киң күңелле дә.

Безнең телебез дә җырлап тора: кемнәрнеңдер әле хәрефләре дә булмаган чорда безнең инде зур әсәр язган Кол Галиебез булган. Бар матур җырлар. Бар бик матур җырлар. Бар искиткеч матур җырлар. Әмма бар татар җырлары. Күңелләрне айкап чыгара торган татар моңы бар. Андый моң бүтән бер җирдә дә юк.

«Башкаларда да шулай», – дияр кемдер. Башкаларда да шулай булсын, алар да мул яшәсен. Әмма нинди матур безнең Татарстан!

Тикмәгә генәмени инде безнең бабаларыбыз, күпме юллар үтеп, нәкъ менә шушы урынга килеп төпләнгән!

Шундый матур булганга да Татарстанның матур киләчәге бар.

Яшәсен Татарстан!» – дип яза Рәмис Латыйпов. 

«Тормыш иптәшемә Казаныбыз турында сөйлим»

Җырчы Гөлназ Батталова, кияүгә чыгып, АКШның Калифорния штатына күченде. Океан артында яшәүче Гөлназ туган республикасына карата ярату хисен Татарстан флагы төсендәге шарлардан йөрәк билгесе ясап белдергән. 

«Республикамның чәчәк атуын һәм үсешен күреп, күңелемне чисез ярату һәм горурлык хисләре биләп ала.

Мин тормыш иптәшемә, зур горурлык белән, искиткеч Казаныбыз турында сөйлим, татар милли ашлары пешерәм, татарча җырлыйм һәм аны Казаныбызның иң матур урыннары буйлап йөртәчәк мизгелләремне түземсезлек белән көтәм. Аны иң якын дусларым белән таныштырыр, кайнар мунчадан соң мәтрүшкәле чәй белән сыйлар идем. Ах, сагынам…» – дип яза Гөлназ.

 Фото: © Гөлназ Батталованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Күзгә яшьләр килерлек дәрәҗәдә яратам сине, ватаным»

Журналист Алсу Исмәгыйлева республикалы һәм Президентлы булуыбыз, үз телебездә сөйләшә алуыбызның зур бәхет икәне турында пост урнаштырган. 

«Татарстан – татарларны бик бәхетле итә торган республика. Әйе, үз илебез юк. Ләкин республикалы булу, татарлар арасында яшәү, урамнарда кырын карашларга юлыкмыйча, татарча сөйләшеп йөрү, татар театрын я концертын сайлый алу, татар газета-журналларын яздыра алу, татар китапларын төрлесеннән тотып карап укый алу, татарча телевидениеле һәм радиолы булу, татар Президентлы булу да – зур бәхет.

30 август җитә башласа, суверенитет турында гәпләшү башлана. «Җуелган суверенитет» диләр, сыкраулар ишетелә. Анысы да бардыр. Ләкин суверенитетның булган әйберләреннән 100 процент файдаланабызмы соң? Татарстанның татарча өлешеннән күпме файдаланабыз? Татарча китапларга, газеталарга өстенлек бирәбезме? Һәр татар кешесе белән татарча сөйләшергә омтылабызмы?

Татарлыгыбыз ни дәрәҗәдә – суверенитетыбыз да шул дәрәҗәдә.

Һәр нәрсәне үзеңнән башларга кирәк.

Бәйрәм белән, кадерле Татарстаным! Күзгә яшьләр килерлек дәрәҗәдә яратам сине, ватаным!» –  дип яза ул. 

 Фото: © Алсу Исмәгыйлеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Артур Исламов та, Республика көне белән котлап, Булат Ибраһим сүзләренә язылган «Мең яшә, Татарстан» дигән яңа җырын тәкъдим иткән. 

https://vk.com/video12923296_456239137

Журналист Алмаз Магадиев Республика флагы тотып төшкән фотосын мондый текст белән шәрехләгән: «Татарстан Республикасы көне белән котлыйм барыгызны да. Татарстаныбыз – Россиянең гөлбакчасы. Матур, төзек, тыныч, бөтен мөмкинлекләр тудырылган урын. Татарстан шәһәр-районнары буенча минем турне да республкабызның гүзәллеген күрсәтү өчен юнәлдерелгән. Бәйрәм белән».

 Фото: © социаль челтәр

Минзәлә аэроклубы җитәкчесе Рамил Гаязов та халыкны Республика көне белән үзенчәлекле итеп котлаган.  Ул самолет белән Татарстан флагын һавага күтәргән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.  

https://vk.com/video-32161692_456240468

Бәйрәм белән, яраткан республикабыз!