Домой Ислам Ислам в области Кабык үз эчлеген суырырга түгел, сакларга тиеш!

Кабык үз эчлеген суырырга түгел, сакларга тиеш!

0
Кабык үз эчлеген суырырга түгел, сакларга тиеш!

Ислам дине буенча җәмгыяви яшәеш нигезендә дәүләт идарә системасы түгел, ә үзидарә системасы ята. Дәүләт – җәмгыяви үзидәрә системасының тышкы корылмасы яки саклавыч кабыгы вазифасын гына үти. Ә кабык үз эчлеген суырмаска, сакларга тиеш. Кызганычка, бүгенге тормышыбыз киресен раслый: идарә органнары дилбегәне үз кулларына алсалар да, авылларның күбесе күрексез хәлдә кала бирәләр. Ә ислам динендә мөселман бәндәсе үз милкенә, үз җиренә, үз иленә хуҗа булган хәлдә бер Аллаһыга гына буйсынып яшәргә тиеш диелә.

Бүгенге авылларның киләчәге шәһәрләрдә яшәүче яшьләребез кулында. Күп еллар буе авылыбыздагы проблемаларны алар чишәләр. Мисал өчен, ир уртасы яшендәге бик актив авылдашыбыз Рәфыйк Исхак улы Газизов Самарада эш ачып җибәрде, техника сатып алды, башлаган эшен җиренә җиткермичә туктый белми. 3нче округ буенча җирлек депутаты буларак та һәр җәмәгать эшендә катнаша.

Яз буе Кинель елгасы аркылы салынган күпер тирәсен чистартучы булмады. Шулай калган булса, күпер җимерелеп, агып киткән булыр иде. Рәфыйк Исхак улы, үзенең техникасын Самарадан ала кайтартып, күпергә терәлеп үскән зур агачларны һәм аларга ябышкан чүп-чарларны, үсеп киткән куакларны экскаватор белән арчып чыгарды. Бу эштә Рәфыйк үзе генә азапланмады, әтисе Исхак Газизов, Илшат Фәттахов, Рәфыйк Мамышев булыштылар. Суга чума-бата, трослар тагып, баткан агачларны күтәрделәр. Елга буйлары матураеп китте, ташу вакытында су астында кала торган күперебезнең гомере озайды. Халык рәхәтләнеп станциягә, Үрнәк авылына җәяү йөриләр. Машиналар да 5,5 чакрымны очып кына үтәләр. Юлларны “Восток” авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре карап, кирәк урыннарын ремонтлаштырып, ташлар салып торалар.

Рәфыйкның гаиләсендә өч бала үсә – ике кыз һәм бер малай. Ул урман эчендә ял итү өчен кечкенә генә матур өй салып куйды, балалар өчен мәйданчык та, бассейн да булдырды. Тик анда бакалар гына бакылдашып утыралар. Су җитешмәгәнлектән, без урман эчендәге чишмәне барып карадык. Бик авыр хәлдә икән ул чишмә, булышырга кирәк булып чыкты. Самарадан экскаватор китертеп, урман аша просека ясап, иске юл буйлап кереп, тирән генә казып, шушы чишмәне уяттык. Аның тирәсендә төрле җәнлекләрнең су эчәргә йөргән эзләре күренеп тора. Хәзер инде аларга да, кешеләргә дә су җитәр, Аллаһы Тәгалә суын мул итеп бирсен иде.

Бары тик хуҗа кеше генә илен сатмый, җирен таламый, табигатен пычратмыйча яши. Ислам дине кушканча, яшәгән авылы, газиз халкы һәм Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен тырышалар.

Рәфыйк Газизовның гаиләсе динле. Бабасы Сафиулла Искәндәров мәчеткә йөри, матур итеп азан әйтә. Өстә аталган авыл эшләрендә дә бик актив катнаша. Рәфыйк Газизов үзе дә мәчеткә гел ярдәм итеп тора. Мәчет тирәсенә асфальт салганда да акча бирде, мәчетнең 35 еллык юбилеена календарьлар ясаткач та, үз акчасын түләп, Самарадан кайтарды.

Рәфыйк туганыбыз! Эшләрегездә уңышлар телибез! Без сезнең кебек кешеләребез белән горурланабыз. Аллаһының ризалыгын алу өчен эшләгән бу изгелекләр һәркемгә савап булып кайтсын иде. Яшәү чыганагы – хезмәт, тырышлык, гыйбрәт, киләчәккә өметтер. Динне бүгенге көн белән дөрес бәйләп, барыбыз да ислам дине гыйлеме буенча яшәсәк иде.

Шамил Мамышев.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.