“Кадаксыз мәчет халык акчасына төзелә”

0
36

Казан читендә XVII гасыр стилендә төзелүче кадаксыз мәчеттә азан манарадан әйтеләчәк. Гыйбадәтханәнең Зөя утравы янында урнашуы низаг китереп чыгармас дип өметләнә мәчетне төзетүче Миңдамир Камалетдинов.

Кадаксыз мәчет М7 федераль юлында, Зөя утравына борылучы юл чатында урнашкан. Бу — Исәк (Исаково) исемле рус авылы. Мәчетне төзеттерүче Миңдамир Камалетдинов бу авылның кайчандыр татарныкы булуын әйтә. Явыз Иван басып алганнан соң татарлар моннан куыла. Хәзер ул шушы урында XVII гасыр стилендә татар мәчетен төзи. Гыйбадәтханәнең кадаксыз салынуын ул шулай ук Явыз Иван белән бәйләп аңлата. Казан яулап алынгач, татарларга тимерчелек белән шөгыльләнергә рөхсәт ителмәгән. Мәчет төзелеше һәм Зөя утравы янында татар авылы музеен коруы турында ул Азатлыкка сөйләде.

"Кадаксыз мәчет халык акчасына төзелә"

Миңдамир Камалетдинов Чуашстанның Урмай авылында туып үскән. Хәзер Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылында яши. Күп еллар анда мәктәп мөдире булып эшләгән. 90нчы еллар башында мари авылы музеенда булганнан соң татарныкын булдырырга теләгән. Шул хыял белән ун ел элек ачык һавадагы татар авылы энтография музее төзи башлый. 2017 елда кадаксыз мәчет төзүгә керешә. Монда ул татарларның 100 ел элек ничек яшәгәнен күрсәтергә тели. Миңдамир Камалетдинов сөйләвенчә, XVII гасыр стилендәге мәчетне аңа архитектор Нияз Халит (1950-2017) тәкъдим иткән. Шул сызымнар нигезендә гыйбадәтханәне кадаксыз сала башлыйлар.

— Явыз Иван Казанны басып алгач, татар авылларына тимерчелек белән шөгыльләнергә рөхсәт ителмәгән, -—дип сөйли Камалетдинов. — Бу татарларның тимердән корал ясап, яңадан күтәрелмәве өчен эшләнгән. Бу нинди йогынты ясаган? Татарда балта осталары күбәеп киткән. Кадак булмагач, төрле юллар белән эш иткәннәр.

Тимер кадак урынына агач кадак, чөй кулланалар
Тимер кадак урынына агач кадак, чөй кулланалар

Бер кадак та кулланмыйча төзелеш алып барырга Дамир әфәндегә әтисе өйрәтеп калдырган. Тимер кадак урынына агач кадак, чөй кулланалар. Атлама дип аталган ысул белән түбәдә калайны кыстырып коралар.

— XVII гасыр мәчете бүгенгеләреннән нәрсәсе белән аерыла? Беренчедән, өч гасыр элек мәчетләрдә кыйбла ягында тәрәзә булмаган. Бу намаз укыганда беркем дә комачауламасын өчен эшләнә. Тәрәзәдән кеше үткәне, хайван йөргәне күренергә мөмкин. Намазда син Ходай белән бергә-бер калырга тиеш. Икенчедән, хәзер манараны матчага терәп буралап җыялар. Ә безнекендә манара нигездә утыра. Аңа көчле нигез салдык. Әгәр дә бинаны сүтсәк, манара шул килеш калачак. Өченчедән, монда азан микрофон аша әйтелмәячәк. Манарага менеп, тере тавышка азан яңгыраячак. Русиядә кадаксыз төзелгән мәчет юк. Аның манарасын Балтач осталары ясады. Анда төрле болтлар куелган, ләкин аны карап бетерәсе бар. Мәчет бинасында исә бер кадак та юк. Гыйбадәтханәнең тагын бер үзенчәлеге — Мәскәү ягыннан Татарстанга кергәндә юл янында калучы бу беренче мәчет. Туристлар да, милләттәшләребез дә монда намаз укып чыга алачак.

Миңдамир Камалетдинов сөйләвенчә, мәчетне төзү 2,5 млн сумга төшкән. Бу эштә дәүләтнең катнашы юк, гыйбадәтханә халык акчасына салына.

— Бик күп кеше булышты. Татарлар гына түгел, рус, чуаш һәм башка милләт вәкилләре дә ярдәм итте, — дип сөйли ул. — Өч ел элек без сәдака тартмасы куйган идек. Туганнар, дуслар, телебезгә, динебезгә битараф булмаган кешеләр акча салды. Халык акчасына төзелгән мәчет бу. Күршем, туганым Ислам Закиров манараның нигезеннән алып аена кадәр куярга ярдәм итте, чыгымнарның күп өлешен каплады. Монда дәүләтнең бернинди катнашы юк. Бары музейга юл салырга Яшел Үзән хакимияте ярдәм итте. Дөрес, автобуслар керерлек итеп ясамадылар инде.

Кадаксыз мәчетнең рус авылында һәм Зөя утравына керү юлында урнашуы низаг китереп чыгармас дип ышана Миңдамир Камалетдинов. Исәк авылыннан утрауга 12 чакрым. Гәрчә 2016 елда Зөядә мәчет төзүгә каршы рус милләтчеләре баш күтәргән иде.

— Зөядә рус мәдәниятен күрсәтсәләр, без татарларның 100 ел элек ничек яшәгәнен тәкъдим итәбез, — ди Камалетдинов. — Безгә сүз әйтүче булмады. Исәк элек татар авылы булган диләр. Явыз Иван басып алганнан соң, татарларны су буеннан, урман, олы юллар яныннан куганнар. Хәзер ул рус авылы санала, чиркәве бар. Монда яшәүчеләр чиркәүне 1637 елда Исхак исемле керәшен татары төзегән дип әйтә. Шуннан авыл исеме Исаковога әйләнгән, янәсе. Якшәмбе монда чиркәү чаңнары суга. Без поп белән дә очраштык. Мәчет төзүгә каршы булмады. Бу элек татар авылы булган, диде ул. Хәзер авылда ике татар гаиләсе генә яши. Алар җәен генә тора.

Ачык һавадагы татар авылы музее
Ачык һавадагы татар авылы музее

Ачык һавадагы татар авылы музее 2013 елдан бирле эшли. Монда Татарстанда бердәнбер сакланып калынган җил тегермәне урнашкан. Чүлмәкче, тимерче, крестьян йорты, татар мунчасы, келәт бар. Ат, ишәк, тәвә һәм тавис кошларын күрергә була. Шушында “Зөләйха күзләрен ача” фильмының бер күренешен төшергәннәр.

— Музейның низамнамәсе буенча, без коммерцияле булмаган оешма. Бөтен табыш музейны төзүгә тотыла, — ди Миңдамир Камалетдинов. — Төзелеш инде ун ел бара. 50-60 сум акча җыелса, без 1 кг кадак сатып алабыз. 10 мең сум булса — такта төяп кайтабыз. Монда туристлар күп йөри. Башта Зөя утравына баручылар туктый иде. Өч ел элек милли програм төзедек. Ул өч сәгатьтән тора. “Туган тел” җырлап каршы алабыз. Беренче 45 минутта мин гармун белән уйнап гореф-гадәтләр турында сөйлим. Икенче сәгатьтә кыстыбый пешереп күрсәтәбез. Өченче сәгатьтә Сабан туе оештырабыз. Туристларны җырлатып, биетеп озатабыз.

XVII гасыр стилендәге мәчеттә эшләр аз калган. Идән, баскыч ясыйсы, мич чыгарасы бар, ди Камалетдинов. Киләсе елның Корбан бәйрәменә иман йорты ачылыр дип көтелә.

"Татар авылы" музеенда кадаксыз мәчет
Фотогалерея:”Татар авылы” музеенда кадаксыз мәчет

azatliq

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here