Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Кадрия Идрисова: Яшьләр, “кирәкми” дип, кул гына селтиләр

Кадрия Идрисова: Яшьләр, “кирәкми” дип, кул гына селтиләр

0
Кадрия Идрисова: Яшьләр, “кирәкми” дип, кул гына селтиләр
instagram: @jalil_uku

Әби-бабайлы өйдә рәхәт! Бу сүзләр белән күпләр килешер. Мондый гаиләдә үскән бала да гомеренә җитәрлек күркәм һәм кыйммәтле тәрбия ала. Әби-бабайларның бала тәрбияләүдәге роле һәм мондый тәрбиянең мөһимлеге турында “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белән сөйләштек.

— Кадрия ханым, әби-бабайлы гаиләдә үскән бала бәхетле, дибез. Өлкән буын тәрбиясе ни өчен шулай мөһим икән?

— Гадәттә, әби-бабайның бала карарга, аңа игътибар бирергә вакыты күбрәк. Аннары аларның, яшь буынга караганда, тормыш тәҗрибәсе дә зуррак. 50-60 ел гомер иткән кеше яшь әти-әнигә караганда күпне күргән. Хәзерге тормыш яшьләрдән күп эшләүне, чабуны таләп итә. Тизлек заманында яшибез бит. Бөтен кеше каядыр ашыга, акча табарга, тормышны алып барырга кирәк. Гадәттә, гаиләдә ир дә, хатын да эшли. Чөнки заманы бик кыйммәтле. Баланы түгәрәкләргә йөртим дисәң дә, һәммәсе түләүле. Кул эшләренә өйрәтәсе, бассейнга йөртәсе килә, спортын да калдырасы түгел. Ә һәрберсе өчен ай саен 1500-3000 сум акча чыгарырга кирәк. Шушы чыгымнарны каплау, дөнья көтү өчен ата-ана көн-төн эшли. Кичен арып кайткач, әле өй эшләре көтә. Әни кеше, ризык әзерләгән арада комачауламасын дип, балага телефон тоттыра. Бала кымшанмыйча берничә сәгать утырырга мөмкин. Ә бит шушы вакытны тәрбияви уеннар, сөйләшүләр белән үткәрергә була. Шушы вакытта әби-бабай кирәк тә. Кеше белән уйнау, телефон белән утыруга караганда, балага күпкә кызыграк. Халык уеннарын өйрәтергә, әкият сөйләргә була. Шушы тәрбиягә ата-ана җитешә алмый. Ә өченче буын белән тәрбияләнгән бала бөтенләй икенче булып үсә. Әби-бабай оныгына гореф-гадәт, йолаларны да өйрәтә. “Аягыңны селкеп утырма, җен чакырасың”, “пычрак итеп ашама, битеңне җен ялап китәр”, “бисмилла әйтеп аша”, “өстәл яныннан рәхмәт әйтеп кит” кебек сүзләр әйтү — тәрбиянең бер алымы. Балага әхлакый кануннарны сеңдереп үстерәбез дигән ата-ана баласын әби-бабай тәрбиясеннән чикләмәскә тиеш дип саныйм.

— Баланың баласы балдан татлы булгангадырмы, әби-бабайларның күбесе оныкларына карата йомшаграк була. Кайчакта балалары: “Безне болай иркәләп үстермәгән идегез”, — дип үпкәли дә…  

— Әйе, чыннан да, оныкка карата ничектер йомшаграк буласың һәм тәрбияне катгыйлык, таләпчәнлек белән түгел, үгет формасында бирәсең. Аеруча үсмерлек чорына җиткән оныкларга аерым мөнәсәбәт кирәк. “Без синең яшьтә болайрак итә идек” дип әйтү “син болай булырга тиеш” дигәнгә караганда үтемлерәк, мәсәлән. Бала ничә яшьтә булса да, шушы яшьнең үзенчәлекләрен истә тотып тәрбияләргә кирәк. Әби-бабай оныкларын хезмәткә дә тарта һәм бу — бик мөһим нәрсә.  

— Хәзер күп яшь гаиләләр аерым торуны кулайрак күрә. Элек, мәсәлән, төпчек ул әти-әнисе белән яшәргә тиеш дигән кагыйдә бар иде. Нишләп хәзер шушы гадәт сакланмый икән?  

— Яшьләр белән сөйләшеп, әти-әниләр белән бергә яшәү турында сүз катсаң, “кирәкми” дип, кул гына селтиләр. Әмма әби белән бабайның бала тәрбияләгәндә нинди роль уйнаганын аңлатып биргәч, алар да төшенә. Алла сакласын, балалар белән бәйле нинди генә фаҗигаләр юк! Балаңны фатирда ялгыз калдырып, ишегеңне бикләп киткәнче, аны әбисе яки бабасы караса, җаның тыныч була. Олы кеше — йортның йозагы, аны карап-барлап торучы, баланы тәрбияләүче, аңа күз-колак булучы да. Әле әби кеше кухнядагы бөтен эшне башкарып, ризык пешереп торса, монысы бигрәк зур ярдәм.  

— Әби-бабай ана телен саклауда да зур роль уйный бит әле.  

— Әйе, монысы да бик зур эш. Шәһәрдә яшәүче татар әти-әниләре баласы белән русча сөйләшергә мөмкин, ә әби-бабай аның белән татарча аралаша. Әле моннан тыш, бишек җырларын җырлап, әкиятләр сөйләп, гореф-гадәтләрне, йолаларны аңлатып үстерә ул. Оныклар белән бергә яшәмәсәң дә, атна азагында очрашсаң да, тәрбия бирергә мөмкин. Без, мәсәлән, балалар белән бергә тормыйбыз. 2,5 ел бергә яшәдек тә, өй салып чыгып, аерым тора башладык. Әмма тормышыбыз уртак: йә без аларда, йә алар бездә. Бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез, оныкларны тәрбияләүдә актив катнашабыз. Оныкларны үстергәндә әкиятләрне үзем чыгарып сөйли идем. Балага әкияттә үз исемен ишетү кадерле, әкияттә персонаж итеп аның үзен кертсәң, әй сөенәләр, эреп китәләр. Яр сайлаганда милләтен дә истә тотсыннар дип, әкиятләрдә ханның ничек итеп үзенә хатын эзләгәнен сөйлим. Минем әкияттә хан озын толымлы, өчпочмак-бәлеш пешерә белә торган, ачык йөзле килен эзли. Малайларга әнә шуларны кечкенәдән күңеленә кертергә кирәк дип саныйм.  

Рәзилә РӘСИМ