Кайгы уртаклашу

0
Кайгы уртаклашу

12 февраль иртәсе безгә кайгылы хәбәр китерде. Алиябез узган төндә  вафат булган..

Бу хәбәр безнең барыбызны да тетрәндерде,чөнки татар дөньясы өчен авыр югалту..

Алия  Наил кызы Арсланованы белмәгән милләттәшебез аз булгандыр, ул татар милли хәрәкәтенең иң актив әгъзаларының берсе, “Бердәмлек” газетасының талантлы журналисты- Самара төбәге хакындагы яңалыкларны минуты сәгате белән татар дөньясына таратучы иде. Алия Наилевна күпләрнең күңелендә ярдәмчел хезмәттәш, акыллы, тыйнак, күркәм холыклы  хатын-кыз булып калыр. Соңгы вакытта  Алия авыр чир белән  көрәште ләкин без барыбыз да аның җиңеп чыгасына ышана идек..

Алия Арсланованың вакытсыз вафаты уңаеннан аның туганнарының хезмәттәшләренең, тирән кайгысын уртаклашабыз! Сезгә Аллахе Тәгалә  авыр хәсрәтне күтәрерлек көч бирсен.. Алиянең урыны җәннәттә булсын..Барыгызга да сабырлык түземлек теләп калабыз..

 Алиянең якты истәлеге  күңелләребездә  озак сакланыр..

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

өлкә “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.

Фәхретдин Канюкаев.