Домой Соболезнования Кайгы уртаклашу

Кайгы уртаклашу

0
Кайгы уртаклашу

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәгән авторыбыз Тәлгать Гата улы Ваһаҗев 86 яшендә вафат булды.

Олы яшендә булуына карамастан, аек акыллы, яхшы хәтерле, лирик җанлы кеше иде ул. Тәлгать агада шигырь язу таланты яшьтән булгандырмы – белмибез. Тормыш иптәше вафат булгач кына, Гөлчирәсенең вафатына һәм туган көненә багышлап, шигырьләр язып җибәрә башлады. Руслар әйтмешли, “Что имеем – не храним, потерявши – плачем”. Унбиш ел гомерен ялгыз үткәргән чорда укыган намазларын Аллаһы Тәгалә кабул иткәндер, гөнаһлары булса – кичергәндер. Хәләл җефете белән оҗмахта күрешергә насыйп булсын иде, дип телик.

Тәлгать аганың прозасы да искиткеч тәфсилле, тарихи вакыйгаларга бай иде. Кызганычка, бик соң яза башлады шул. Бигрәк тә сугышка 7 балаларын озаткан Гыйльметдин һәм Пәрвәз Фәттаховлар турындагы язмасы күңелгә үтеп керә. Бер яктан, ул сугыш алдыннан һәм сугыш чорында Иске Ярмәк халкының тормышын төгәл итеп яза, икенче яктан, балаларын югалткан ата белән ананың югалту сагышын күңелләргә үтеп керердәй итеп тасвирлый.

Тәлгать Гата улы Ваһаҗевның вафаты уңаеннан туганнарының кайгысын уртаклашабыз һәм сабырлык телибез.

“Бердәмлек” газетасы редакциясе.

Бабай сирине

(Тәлгать бабай ВАҺАҖЕВның Гыйльметдин һәм Пәрвәз Фәттаховлар истәлегенә багышланган шигырен кабат бастырабыз)

Чәчәк аткан синең

  сириннәрең

Сөйли бүген тарих серләрен,

Сөйли синең җиде

  батырыңның

Фашист башын орып

  йөргәнен.

Син уйлама оныткандыр дип,

Кабул булган булса

  теләгең,

Рухың сөйләр, бабай,

  сезнең өчен

Әрнегәнен илнең йөрәген.

Кайтсаң иде, бабай, тик бер

  кичкә,

Күрсәң иде нинди заманнар!

Сез кан түгеп алган бәхет

  белән

Мактаналар безнең балалар.

Кайтсаң иде, әбием, тик бер

  кичкә,

Күрсәң иде нинди заманнар!

Синең киндер суккан

  урыннарың

Әкият сөйләр өчен

  калганнар.

Һәйкәл тора Ярмәк

  уртасында,

Батырларның каберен

  барысын да

Җыйган төсле үзенең

  йөрәгенә,

Баш иегез аның каршында.

Башың иеп, бүрегеңне сал да

Бер минутка тын тор –

  кузгалма.

Уйлап үткәр ата-

  бабаңнарның

Язмышларын шуның

  турында.

Син дә тукта, кара бер

  минутка –

Һәйкәл сөйли фашист

  җәберен.

Сезнең бәхет өчен каннар

  түкте,

Туктап зурла батыр

  каберен.

Сиринеңнән күп тамырлар

  шытты,

Яшь бөреләр чәчәк

  аттылар.

Әйтерсең лә синең батыр

  уллар

Авылыбызга кабат

  кайттылар.

Тыныч йокла, бабай,

  кабереңдә,

Һәрвакытта рухың шат

  булсын.

Безнең гомерләр дә, синең

  кебек,

Мактанырлык булсын –

  пакь булсын!