Домой Жизнь татар Кайгы уртаклашу

Кайгы уртаклашу

0
Кайгы уртаклашу

Икетуган сеңелесе Эльвира Викторовна Юрьеваның вакытсыз бакыйлыкка күчүе сәбәпле Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевның авыр кайгысын уртаклашабыз.

Якыннарыбызны югалту – ачы хәсрәт, әмма матур, яшәү көче ташып торган яшь кешенең якты дөньядан китүе икеләтә авыр. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын! Туганнарына һәм якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык, түземлек бирсен.

Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы әгъзалары