КАЙГЫНАМӘ

0
КАЙГЫНАМӘ


2022 елның 30 ноябрендә, Самарның “Яктылык” мәктәбе директоры Радик әфәнде Газизовның әнисе Рамилә Мәсхүт кызы Газизова 73 яшендә бакыйлыкка күчте.
Әни кешенең вафаты – ул тирән кайгы һәм алмаштыра алмаслык зур югалту. Әмма әниләребез мәңгегә безнең белән йөрәкләребездә һәм хатирәләребездә кала, тормышыбызда безгә күренмичә булышуын дәвам итә

Бөтендөнья татар конгрессы Радик әфәнде Газизовның, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Ихтирам белән,
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты җитәкчесе