Кайгынамә

0
Кайгынамә

21 март көнне безнең арабыздан СССР Кораллы көчләре полковнигы,
танылган җәмәгать эшлеклесе, Самара өлкәсенең “Дуслык” татар оешмасы
президенты киңәшчесе, күп санлы китаплар һәм мәкаләләр авторы, Татарстан
Республикасының Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины Идеал Муса улы
Галәветдинов 85нче яшендә бакыйлыкка күчте.

Бөтендөнья татар конгрессы Идеал Муса улы вафат булу сәбәпле,
мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Урыны
җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!



Ихтирам белән,
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров