Домой Жизнь татар Татары в регионе Кайгыртучан да, таләпчән дә ул…

Кайгыртучан да, таләпчән дә ул…

0
Кайгыртучан да, таләпчән дә ул…

Кошки районы, Иске Җүрәй авылында яшәүче Равил Хәмәтгариф улы МинЕбаевка 5 апрельдә 60 яшь тула!

Әтиебез гомер буе авыл хуҗалыгына тугрылыклы хез­мәт итте, балаларында да авылыбызга һәм хезмәткә хөрмәт тәрбияләде. Без һәр­вакытта аңардан үрнәк алып, киңәшләрен тыңлап, уңышлы тормыш алып барабыз. Әтиебез беркайчан да дорфа булмады, җайлап кына безне туры юлга сала белде.

Алты айлык чагында аның әтисе үлеп китә. Ятим калса да, ул тормыш авырлыкларына бирешми, белемгә омтыла. Башта Усолье авыл хуҗалыгы техникумын, аннан соң институтны уңышлы тәмамлап, инженер-механик белгечлеге ала. Колхозда трактор бригадасы бригадиры, инженер, колхоз рәисе урынбасары, авыл старостасы һәм җирлек башлыгы кебек җаваплы эшләр башкара.

Әниебез белән алар бездә белем алуга омтылыш тудырып, ныклы тәрбия бирделәр һәм олы тормыш юлына аяк басарга яр­дәм иттеләр.

Әтиебез дә, әние­без дә җыр­га-моңга, хисләргә бай ке­шеләр. Әтиебез 2 – 3нче сыйныфларда укыганда ук гармунда уйнарга өйрәнеп, мәктәпнең, аннан соң авыл үзешчән сән­гатен җанландыруга зур өлеш кертә. Ул катнашкан коллектив районда гына түгел, өлкә күлә­мендә уздырылган конкурслар­да, фес­тивальләрдә җи­ңү­ләр яулый. Өлкәбезнең та­тар җәмәгатьчелегенә бу уңыш­лар яхшы таныш. Безнең әти һәм әни авылдагы олы яшьтәге апаларны җыеп оештырган фольк­лор ансамбльнең чыгыш­лары хәтта Казан телевиде­ниесе программаларында да күр­сә­телде. Алар шулай ук төр­ле мил­ләт халыклары арасында оештырылган чараларда да актив катнашып, җиңүләр яулап килә­ләр.

Безнең ике як әби-ба­ба­ларыбыз да музыкага, җыр-биюгә гашыйк, талантлы ке­шеләр булганнар. Аллага шө­кер, аларның сәләте безгә дә нә­селдән күчкән. Без дә, алар кебек, сәнгать сөючеләр бу­лып үстек.

Әтиебез бик ипле, аралашучан кеше. Ул җирлек башлыгы булганда, нефтьчеләр белән уртак тел табып, урамнарны тө­зекләндерде, мәчеттән кибет­кә кадәр юл салдырды, авыл урамнары һәрвакытта чиста иде. Аның туктаусыз кайгыртучан­лы­гы һәм тырышлыгы белән авылда клуб төзелде. Әти, таныш­лары-дуслары бе­лән сөйләшеп, клуб­ка утыргычлар һәм башка ки­рәкле җиһазлар кайтарды. Го­му­мән, аның эш­чән­леге, сә­ләте турын­да күп сөйләргә була. Шуңа да, ул безнең өчен һәрвакытта үрнәк булып тора. Әле хәзер дә без аның киңәшләрен тыңлап, кайгыртучанлыгын тоеп, тормышта әти-әни тәрбиясенә таянып яшибез.

Киләчәктә аларга тигез озын гомер, шатлыклы тормыш һәм исәнлек-саулык, җан тынычлыгы насыйп булсын иде. Кадерле әтиебезне чын күңелдән олы юбилее белән котлап, кай­гы-хәсрәт күрми, муллыкта, рәхәттә яшәвен телибез. Һәрбер көне куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәфисә, улла­рың Раил, Реналь, кызың Лю­ция, киленнәрең Эльвира, Җә­ми­лә, оныкларың Зәмирә һәм Мә­динә.