Домой Культура Кайсы авыл яхшырак бизәлгән?

Кайсы авыл яхшырак бизәлгән?

0
Кайсы авыл яхшырак бизәлгән?

Менә Яңа ел бәйрәмнәре шаулап-гөрләп узып та китте. Күпчелек халык инде искечә Яңа елны да каршылады һәм, бизәгән чыршыларын алып, гирляндаларын икенче Яңа елга кадәр җыеп куйды. Ә менә бәйрәмчә бизәлгән йортлар, урамнар һәм учреждениеләр әле озак вакыт бәйрәм төсен саклар.

Камышлы районында Яңа елны каршылау буенча авылларны бизәү конкурсы игълан ителгән иде. Быел Иске Ярмәк авылына 285 ел тулу уңаеннан Чулпан, Яңа һәм Иске Ярмәк авыллары халкы, Мәдәният йортлары хезмәткәрләре, администрация, мәктәп, медицина пунктлары, Социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм кибет хуҗалары җиң сызганып эшкә керештеләр. Күп тә үтмәде, авылларыбыз аллы-гөлле җемелдәп торган утларга күмелде. Районнан килгән җәмәгать советы әгъзалары авылларыбызны карап чыктылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр.

Беренче приз Чулпан бистәсендә – Раил һәм Әлфия Габидуллиннарга, Яңа Ярмәктә – Рәфис һәм Гөлшат Әхмәтовларга, Иске Ярмәктә Малик һәм Роза Билаловларга, Айрат һәм Гөлнара Әхмәдуллиннарга бирелде. Икенче урынны – Фәнис һәм Резидә Калимуллиннар, Гөлнара Вәлитова һәм аның уллары бүлештеләр. Динар һәм Резедә Гариповлар, Мәхмүт Хәбиров һәм Гөлчирә Вагыйзова хуҗалыклары өченче урынга лаек булды.

Кибетләр буенча «Ассорти» кибете бизәлеше аталды, ә оешмалар арасында Социаль ярдәм күрсәтү үзәге җиңүче дип табылды.

Аерым хуҗалыкларга килгәндә, Фәһим һәм Римма Әхмәтҗановлар өе каршында пәйда булган арыслан сыны барысын да шаккатырды. Аны кияүләре Илсур Шаһитов бик оста итеп ясаган. Шулай ук “Лас-Вегас ял итә” конкурсында – Фәридә Мостафина, “Олы яшь комачауламый” конкурсында – Гомәр Гайсин, “Күбрәк булса, тагын да яхшырак” конкурсында – Фәридә Гыйлаҗева, “Бергәлектә көч” номинациясендә – Марат Хәйруллин, “Яшел матуркай” конкурсында Хәнәфиевлар гаиләсе приз алу бәхетенә иреште.

Камышлы районы буенча беренче урын Иске Усман авылына бирелгән булса да, икенче урынны алган искеярмәклеләр артык кимсенмәделәр, киләсе Яңа ел бәйрәменә тагын да яхшырак итеп туган авылларын бизәргә сүз куештылар.

“Авылны бәйрәмгә әзерләүдә катнашкан барлык авылдашларга да рәхмәтләребезне белдерәбез”, – дип яза ватцаптагы Иске Ярмәк төркемендә җирлек башлыгы.

Минсәет Шәйхетдинов.