«Кайтам әле, кайтам, урамнарны булса да әйләнеп киләм». Туган илен ташлап китүчеләр бу хакта ни уйлый икән?

0
132

«…Кошларда да кеше язмышлары, Чит җирләргә китеп барышлары…» – дип җырлаганнарын ишетсәм, гел капка төбенә чыгып, хат ташучыны каршы алган авыл апалары күз алдыма килә минем. Сәбәбе болайрак. Без бәләкәй чакларда әнием хат ташучы булып эшләгән иде. Күрше авылдан газета-журналларны алып кайту, кич белән аны таслап-таслап почта сумкаларына тутыру һәм иртүк атлый-йөгерә таратып кайту безгә – өй тулы бала-чагага йөкләнде.

Һәрберебезнең үз урамнары, үз тыкрыклары бар. Юк, тиз-тиз генә үтеп булмый иде әле ул араны. Һәр гаиләдән балалар чит җирләргә киткәннәр, шунда гомер итеп яталар. Нинди генә шәһәрләр, республикалар юк инде анда: Магадан, Воркута, Свердловск, Чиләбе, Первоуральск, Донбасс, Хабаровск, Үзбәкстан, Таҗикстан… Кемнең кайсы баласы кайда яшәгәнне хәзер дә яттан беләм кебек. Хатлар да көн саен өем-өем килә. Ә апалар, әбиләр: «Укып бир инде, кызым», – дип көтеп торалар. Укый белмәгәннәрдер дисәм, бәлки, күзләре генә күреп бетермәгәндер. Кем белә инде? Кайберләре каршы хат язарга да чакыралар иде әле. Анысы инде җайлап, вакыт булганда. Менә шул вакытларда ук кереп калган күңелемә сагыш дигән хиснең ни-нәрсә икәнлеге. Балаларын, оныкларын бер күрергә тилмереп яшәгән аналар… Яшертен генә күз яшьләрен сөртеп, мышык-мышык елап алулар… Акча юклыктан туган авылга ике елга бер кайтып килергә генә мөмкинлек тапкан балалар…

Шул аналарны жәлләп, ул вакытта да ниндидер уйлар өермәсе кайный иде миндә: нишләп шундый еракка китеп барган алар? Шәһәргә китәм дисәң, Яшел Үзән, Казан тирәсендә калсалар да була бит инде. Башкалага ике сәгатьлек юл. Поезд йөреп тора. Анда киткәннәр дә фатир да юнәтәләр, атна саен кайтып та йөриләр бит. Әти-әниләренә дә рәхәт, үзләренә дә. Әмма тормышның үз законнары булгандыр, күрәсең. Ниндидер дулкын сыман иде ул. Ераграк киткән саен кәттәрәк тоела иде кебек. Күбесе туганнары, дуслары янына юл алдылар. Төпләнеп китәргә дә шулай җиңелрәк булгандыр, күрәсең. Уку йортларын тәмамлаганнарның күбесе юллама белән китеп барды. Югыйсә байлык көтеп тормаган аларны чит җирләрдә. «Тулай торакта яшибез, ел саен кайтырга акча җитеп бетми шул» дигән сүзләрне күп тапкыр ишеткәнем булды.

Соңгы елларда, заманалар да үзгәрде, мондый гадәт бетте дә диярлек. Күпләр туган җирдә яшәп калуны хуп күрделәр.

Авыл тарихы турында китап язгач, шул уйлар өермәсе янә калкып чыкты. Туган җиргә аяк баса алмыйча, сагышка күмелеп яткан авылдашлар шундый күп икән әле ул. Берәүләрнең балалары, оныклары шунда тормыш корган, аларны ташлап китеп булмый. Икенчеләрне сәламәтлек ташлаган… Кыскасы, мең төрле сәбәп.

…Күптән түгел Норлат авылында яшәүче дус кызым Гөлгенә шалтыратты. Аның әбисе Газзә апа безнең күршедә генә яшәде. Гөлгенә җәй саен әбисенә булышырга кайта иде. Кунаклар да күп кайта иде аларга. Әнисе Гөлшат апаның эне-сеңелләре – Зөмәрә апа, Гөлнур апа, Рәшит абый – барысы да бик еракта, чит җирләрдә. Бүген бары тик Зөмәрә апа гына исән-сау яшәп ята икән. Архангельскида япа-ялгыз калган икән ул. Ире үлеп киткән, кызлары ерак җирләргә кияүгә чыккан.

– Фәния, авыл тарихы турында берәр китабың калмадымы? Зөмәрә апага китап турында сөйләгән идем. Бик елады. Күрәсем килә, диде, – ди. Аннан янә сөйләштек. «Китапны алгач, төн буе йокламыйча елый-елый укыдым. Яшьлегемә кайтып килгән, урамнардан йөргән кебек булдым. Йөрәгем өзгәләнә. Күрмәгәнемә дә биш былтыр бит инде. Күрә дә алмам инде», – дигән Зөмәрә апа. Актанышта яшәүче күрше кызына да җибәргәннәр китапны. Операция ясатканнан соң күп еллар инде машинага утырып юлга чыга алмый. Ул да шундый хисләр кичергән. Инсульттан соң Яшел Үзәндәге фатирыннан чыгарга куркып яткан Рәйханә апа да: «Синең китапны укыгач, бернигә дә карамастан, авылга кайтасым килә башлады. Кайтам әле, кайтам, урамнарны булса да әйләнеп киләм», – дип хәбәр итте. Екатеринбург шәһәрендә яшәүче Фәнис абый да кайдандыр телефонымны табып шалтыратты. Әти-әнисе күптән бакыйлыкка күчтеләр инде. Шуннан бирле кайтканы юк икән. Аның да кайтасы, авылдашларын бик күрәсе килә булып чыкты.

Шулай шул. Алагаем зур Җир шарында синең туган-үскән җирең бер кечкенә генә нокта кебек. Беркем дә белми дә, беркемгә дә кирәкми дә кебек әле ул. Әмма шунда туып-үскән кеше өчен ул – барыбер газиз җир. Күптән түгел «Бесогон» тапшыруында Сергей Михалков, илен ташлап китүчеләр турында сөйләгәндә, бер акыл иясенең мондый сүзләрен китерде: «Аллаһы Тәгалә кодрәте белән синең кендек каның шушы җиргә тамган икән, бу юкка гына түгел, син ни өчендер бу җиргә кирәк». Хәер, кем икәнлегебезне аңлар өчен күп вакытта туган җиребез үзе кирәктер безгә. Күпме генә уйламаска, онытырга тырышсаң да, әллә кайсы күзәнәкләрдә «югалып торган» сагыну, сагыш дигән хисләр берзаман барыбер актарылып чыга…  Туган җирен генә түгел, туган илен ташлап китүчеләр бу хакта ни уйлыйлар икән?

Фәния Әхмәтҗанова

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here