Камал театры Татарстан урамына сыймый

0
22
Владимир Васильев, Рамил Гали

Камал театрына яңа бина салыначагы турында сүз бара. Хәбәрчебез театр бинасы тирәсендәге вазгыятьне барлады.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Апрель. Камал театры сәхнәсендә Башдрамтеатр гастрольләре башланыр алдыннан хәбәр таралды — имеш, Камал театры ремонтка ябыла. Хәтта бу хәбәрне Гафури театрына каршы эшләнгән булырга мөмкин дип уйлаучылар да булды. Янәсе, Башкортстанга Фирдүс Тямаевны кертмәгәч… Болар барысы да юк сүз иде, әлбәттә. Гафурилар гастрольләрен үткәреп китте.

Ул вакытта ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов проект эшләре алып барылуын әйтте. Ремонтның сроклары буенча сорауларга киләсе атнада ачыклык кертеләчәген дә әйткән иде дә бит… Күрәсең, проблемалар зуррак булып чыкты, ә бәлки, башка мәнфәгатьләр дә килеп чыккандыр.

30 апрельдә масштаблы реконструкция алдыннан Камал театрында үзгәрешләрне проектлау буенча сессия узуы турында хәбәр барлыкка килде. Мәдәният, театр, архитектура өлкәсеннән 37 профессионал Камал театрын ничек үзгәртеп булу турында фикер алышкан. Профессионаллар исемлегендә, фотолар буенча фикер йөртсәк, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетовадан башлап, ирекле иҗатчы Нурбәк Батуллага кадәр бар иде. Ягъни, театр хәбәр иткәнчә, театрның 15 хезмәткәре, театр һәм архитектура өлкәсеннән әйдәп баручы 11 Россия белгече һәм театрның дуслары — Казанның 11 мәдәният эшлеклесе.

«1906 елдан бирле эшләп килүче Россиянең борынгы милли театры реконструкциягә һәм бинасын Кабан күле ярына таба зурайтуга әзерләнә. Бинаны зурайту — театр үсеше, заман белән бергә атлау өчен кирәк», — дип язган театрның матбугат үзәге.

Июнь. ТР мәдәният министрының матбугат вәкилләре белән чираттагы очрашуы Камал театрында үтте. Очрашуда министр, журналистлар соравына җавап биреп, Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасы ремонттан соң үзенең милли йөзен үзгәртмәячәген әйтте.

«Реконструкция театр өчен яңа мөмкинлекләр ачарга тиеш. Үз вакытында театр татар халкы өчен зур терәк булды. Ләкин замана үзгәрде. Шуңа күрә театрда да үзгәрешләр булырга тиеш. Бүгенге көндә архитекторлар белән концепция ясыйбыз. Беренче чиратта, театрның йөзен сакларга кирәк», — дигән иде Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда.

Ул вакытта Камал театры директоры Илфир Якупов бинаны киңәйтү һәм машина урыннары булдыру турында сөйли. «Бинаны киңәйтү, тамашачылар өчен күбрәк урыннар, парковка булдыру — барысы да каралачак. Бу бина 1986 елдан эшләп килә. Киләсе елга аңа 35 ел була. Монда бөтен дөнья халкы яратып килә. Әлбәттә, театрны бозарга ярамый. Иң авыры — Казан үзәгендәге бинаны бозмыйча, аңа яңа мөмкинлекләр бирү», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул көнне журналистларга ремонттан соң җитештерү цехында декорацияләрне монтажлау һәм аларны йөк лифтында сәхнәнең махсус кесәсенә күтәрү мөмкинлеге, артистлар өчен гримеркаларның киңәюе, балалар студияләре булдыру һәм Кабан күленә чыга торган кафе ачу нияте турында сөйләделәр.

Шунда ук кунакларны, ягъни журналистларны театр түбәсенә алып менәләр — түбәдән шәһәр искиткеч матур күренә.

Камал театрының яңа урыны — Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында

11 июльдә Татарстан Республикасы Президенты сайтында Рөстәм Миңнехановның Казанның тарихи үзәгендә төзелүче һәм яңартылучы биналарны йөреп чыгуы турында хәбәр барлыкка килде. Президент ике мәйданчыкны — Тукай һәм Әхтәмов урамнары киселешендә урнашкан участок, шулай ук Һади Такташ һәм Түбән Кабан күле арасындагы участокларны караган һәм төзелеш мәйданчыгы итеп Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында икенче участок сайланган.

Сүз Камал театрының яңа бинасы турында бара. Рәсми мәгълүматта бары тик бина дип әйтелсә дә, кайбер матбугат чаралары аны «өстәмә» дип кабул итте.

Шулай итеп, Татарстан урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында яңа бина төзергә дигән карар кабул ителә.

https://president.tatarstan.ru/

Әлеге яңалыкка Президент ярдәмчесе Наталия Фишман ачыклык кертте. Фикер алышуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев катнашты. Проект халыкара архитектура бәйгесе нәтиҗәләре буенча сайланачак. Бәйгедә Татарстан архитекторлары командасы катнашу мәҗбүри. Бүгенге көндә театр бинасы заман таләпләренә туры килми. Алай гына да түгел, Камал театрында репетиция заллары җитеп бетми, урын кысан», — дип тыйнак кына язылган театр сайтында.

Белешмә. Камал театрының әлеге бинасы 1987 елның гыйнварында «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачылган.

Проект авторы Казанның ул вакыттагы баш архитекторы — Мөнир Агишев. Автордашы — Мәскәүдән Георгий Горлышков. Театр бинасы Бөтенсоюз премияләренә ия була.

Ул Казанның иң озак төзелгән биналарның берсе була — ул 1972 елдан башлап 1986 елга кадәр төзелә. Кабан күле дә шул вакытка чистартылып бетә.

Дөрес, бина зур проектта күрсәтелгәнчә төзелеп бетмәгән, ә кыскартылып кына төзелгән, диләр. Озак еллар Камал театрын җитәкләгән Шамил Закиров та заманында театр бинасына ремонт кирәклеге турында сөйли иде. Аның чынлыкта проектның шактый зур булганлыгы турында сөйләгәне бар.

Минтимер Шәймиев: «Шушында театр булырга тиеш дип Аллаһ үзе кушкан кебек»

Лирик чигенеш. 2020 елның сентябрендә Камал театры үзенең «Әле…» дип аталган видеопроектын тәкъдим иткән иде. Аның беренче кунагы Минтимер Шәймиев булды. Менә әлеге интервьюдан театр бинасына кагылышлы бер өзек

Татарстан Президенты Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев: «Тарихыбызда безне татар бистәсе коткарган. Бу Кабан күленнән Татар бистәсенә керә торган капка булып тора. Татарстан урамының башында, Казанның уртасында. Тукай һәйкәле Болакның бер ягында тора. Сәйдәшкә һәйкәл куйганда бер-берсенә карап торсыннар әле дип уйладык. Алар театрыбызга да карап тора. Тукаебыз байтак вакытын Болгар номерларында уздырган. «Кисекбаш» шушында язылган. Без бит Печән базары кырында утырабыз. Сәйяр төркеме биредә «Шәрыкъ» клубында үзенә урын тапкан. Шушында ук Мәрҗанига һәйкәл дә ачтык. Монда тарих тупланган.

Шушында театр булырга тиеш дип Аллаһ үзе кушкан кебек. Бу фикерне көчәйтеп, тагын эшлисе бар әле. Бу шундый урын! Җилкәнле театр дип атыйм мин аны. Аның шушында килеп утыруы – язмыш».

Театр җитәкчелеге: «Бүгенге таләпләргә туры килгән яңа бина төзелә икән, бинабызны яңа бинага алыштыра алабыз»

Камал театрының матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов: «Безнең бина заманча тенденцияләргә туры килми. Проблемалары бик күп, әйтик, җилләтү системасы, декорацияләр кую урыннары булмау һәм башкалар. Бина тамашачы өчен уңайлы булып күренәдер, ләкин үзебез күптән азапланабыз. Шуңа да бинаны реконструкцияләү мәсьәләсе күтәрелде. Бүгенге театр таләпләренә туры килгән яңа бина төзелә икән, без Татарстан урамындагы бинабызны яңа бинага алыштыра алабыз. Хәзерге вакытта яңа бина өчен техзадание һәм проект документациясе әзерләнә».

Шулай итеп, 1986 елда татарның 1нче номерлы театры Горький урамыннан Кабан күле буена күчте, ә хәзер Кабан күле буйлап Татар бистәсенә тагын да ныграк күчә бара.

Ни өчен Татарстан урамындагы бинаны баштагы планнар буенча гына киңәйтеп булмый — монысын берәү дә әйтә алмый. Бинаның тышкы күренешенә зыян китермичә генә моны эшләп булмыймы, заманча театр таләпләре шушы урынга сыеша алмыймы? Әллә урынга бәйле иҗтимагый киңлек проектлары яки башка коммерция планнары бармы?

Мәдәният министрлыгы: «Бинаның бушавы һәм анда башка коллективның урнашуы турында сүз бармый — бу әле хәл ителмәгән»

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге түбәндәге комментарийны бирде: «Хәзерге вакытта Һади Такташ урамында Камал театры өчен бина төзү мөмкинлеге карала. Әлегә архитекторларны билгеләү һәм конкрет проект турында сүз алып бару иртәрәк. Сүз проектлау түгел, милли татар театрының эшчәнлеген тәэмин итү өчен технологик заявка формалаштыру турында бара. Бинага технологик таләпләр заманча театрның бизнес-процессларыннан, тамашачы һәм профессиональ бергәлекләренең ихтыяҗыннан чыгып билгеләнә. Нинди мәйданнар кирәклеге, төзелеш яки реконструкция булуы, биналарның функциональ йөкләмәләре, башкарылачак эшләрнең төре һәм сроклары, алар өчен кирәкле сумма һәм финанс чыганаклары шуннан чыгып билгеләнә.

Театр тулысынча күчәме, әллә юкмы икәнлеген әлегә әйтә алмыйбыз. Технологик таләпләрне җыеп, концепциясе төзелеп, акчаларны санагач кына әйтә алырбыз. Бина төзелү турында сүз бара. Әмма әле техзаданиеләр формалаштырылмаган. Кайда төп сәхнә була, коллектив яңа төзеләчәк бинага тулысынча китәме — әлегә бернәрсә дә әйтә алмыйбыз. Бинаның бушавы һәм анда башка коллективның урнашуы турында да сүз бармый — бу әле хәл ителмәгән».

Татарстан урамындагы «Җилкәнле театр бинасы» турында да төрле сүзләр йөри. Әлбәттә, бина Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишманның иҗтимагый киңлекләр буенча проекты кысаларында да каралырга мөмкин. Әйтик, Милли китапханә кебегрәк. Шул ук үз егетләребез — Ирек Һадиевлар, Тәбрис Яруллиннар йөрсә дә, ул элеккеге китапханә түгел ләбаса. Яңа иҗтимагый киңлекләргә урнашкан китапханәгә күнегеп киләбез. Камал театрының «җилкәнле» бинасын да шундый язмыш көтәргә мөмкин.

Югары даирәләрдә фикер алышуларда музыкаль театр ачылу мөмкинлеге дә карала, диләр. Ул музыкаль театр гына түгел, милли музыкаль театр булырмы — анысы турында ачыклык юк. Әмма Сәйдәш белән Тинчурин бергә иҗат иткән әсәрләр үрнәгендәге милли музыкаль театр хыялы тагын бер күңелне кытыклап уза. Кыскасы, озак еллар дәвамында килгән музыкаль театр турындагы хыял тагын бер кат калкып чыгар кебек.

Казан дәүләт консерваториясенең яңа ректоры Вадим Дулат-Алеев бер интервьюсында Казан консерваториясенең Опера студиясен яшьләр театры форматында даими спектакльләр чыгара торган коллектив итеп күрергә теләвен әйткән иде.

Музыка дигәннән, шушы ук консерватория укытучысы, танылган композитор Эльмир Низамов быел 26 апрельдә Татарстанда оркестр, хор яздырыр өчен зур сыйфатлы студия булмавын әйтте.

Эльмир Низамов: «Бездән еш кына сорыйлар, ә безнең сыйфатлы аудиоязмалар юк дип әйтерлек. Без үз музыкабызны дөньяга күрсәтә алмыйбыз. Музыканы яздырыр өчен урын юк. Коллективларга да мотивация кирәк. Күпме әсәрләр язылмаган! Без аларны Интернетка кертер идек, аудиоязма юк. Ә Интернетта бик зур таләпләр, фондтан алып кертә алмыйсың. Студия булмаса, һичьюгы безне яздырсыннар дип, махсус тавыш режиссерлары командасын чакырырга иде. Һәр коллектив ике елга бер диск чыгарса да, зур эш булыр иде. Миннән „музыкагызны җибәрегез“ дип сорыйлар, мин инде „үзем төшердем, шуны җибәрә алам“ дим. Ә сыйфат турында сүз алып барып булмый».

Җыеп кына әйткәндә, республиканың милли музыка үзәге юк. Музыкаль театрны, студияне — барысын да берләштергән музыка үзәге. Тик, зинһар, музыка турында сүз бара икән, милли музыка үзәге турында сүз барсын иде инде. Бәлки бу бөтенләй башка темадыр. Иң мөһиме, бүгенге милли театр таләпләренә җавап бирмәсә дә, «җилкәнле театрыбыз» алга таба да милли сәнгатькә хезмәт итсен иде.

Театр сезонын Камал театры Татарстан урамындагы бинасында ачачак.

Камал театрының урыны алышуга бәйле кайбер уйланулар:

Илһам Шакиров исемен йөрткән 3000 урынлы зур концерт залыбыз да Казан аэропорты ышыгында – шәһәр читендә урнашкан, дөресрәге, читтә урнашкан бинага Илһам аганың исеме бирелде.
Милли китапханә дә Казансу буена транспорт юлыннан читтә урнашты. Үзәктә Пенсия фонды кебек административ биналар урнаштырып өлгердек тә, милли мәдәни биналарга урын табып булмый башлады, ни хәл итәсең, яңа урыннар яулап, халыкны шунда ияләштерергә туры килә.
Чаллы татар дәүләт драма театры да яңа бина хакына Чаллы шәһәре үзәгеннән китәргә ризалашты.
Моннан берничә ел элек Качалов театры реконструкциядән соң ачылды. Театр бинасы үз урыныннан күченмичә генә «бер квартал» мәйданны биләр урын тапты.

Театр күченергә әзер
Бина тамашачы өчен уңайлы күренә

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here