Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Камал театрының онлайн спектакльләренә ун көн эчендә 2 меңнән артык билет сатылган

Камал театрының онлайн спектакльләренә ун көн эчендә 2 меңнән артык билет сатылган

Камал театрының онлайн спектакльләренә ун көн эчендә 2 меңнән артык билет сатылган

Камал театрының онлайн спектакльләренә ун көн эчендә 2200дән артык билет сатып алганнар. Камал театры җитәкчелеге онлайн эшчәнлек буенча беренчел нәтиҗәләрен чыгарган.

2 апрельдә Камал театры 114 сезон репертуарындагы спектакльләре трансляциясе сезонын ачты. Нәтиҗәдә ун көн эчендә 150 000 сумга билетлар алынган. Иң юмарт тамашачы 3000 сум түләгән.

«Әлегә иң популяр спектакль — „Мәхәббәт FM“. Әлеге тамашаның трансляциясенә 700дән артык кеше билет алган», — дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. 

Трансляциягә билетларны чит илләрдән — Финляндия, Бельгия, Германия, Төркия һәм Нидерландта яшәүчеләр, ә Россия буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Түбән Новгород өлкәсе, Чувашия Республикасында яшәүчеләр алган.

Театр 8, 9, 10, 11 апрель көннәрендә онлайн спектакльләрен күрсәтте инде.

Чираттагы онлайн трансляция 15 апрельгә билгеләнгән. Тамашачы Илгиз Зәйниевның «Бию пәрие» спектаклен карый алачак.

Казан, 13 апрель, «Татар-информ»