«Камил Галиев — татар тарихын Телеграм канал аша Россия зыялыларына җиткерүче»

0
43

28 яшьлек тарихчы, галим, журналист Камил Галиевны чын мәгънәсендә татарның зыялы улы дип атарга була. Ул татар халкы тарихын Европа илләрендәге вакыйгалар белән чагыштырып өйрәнә. Күптән түгел аны митингта катнашуда гаепләп, сак астына алдылар. Татар җәмәгатьчелеге яшь тарихчы өчен борчыла.

Камил Галиев Мәскәүдә туып үссә дә, Татарстан белән дә элемтәсен өзми. Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнаша, Казанда Алтын Урда, татарлар тарихына багышланган лекцияләр үткәрә.

Европа турында ул ишетеп кенә түгел, ә күреп тә белә: Мәскәүдә Югары икътисад мәктәбенең тарих факультетын тәмамлагач, ул Кытайда һәм Шотландиядә белем ала.

Яшь тарихчы Telegramда «Высокая Порта» дип аталган канал да алып бара. Бүгенге көндә анда 20 меңнән артык кеше язылган. Каналда ул Бөек Британия, Америка, Кытай, Төркия, Россия һәм, әлбәттә, Татарстан тарихында булган төрле вакыйгаларга кагылышлы үз фикерләре, кызыклы фактлар белән уртаклаша. Шулай ук Telegramда ул чит илләрдәге соңгы хәбәрләрне халыкка җиткерә, әдәбиятка күзәтү ясый, четерекле мәсьәләләрне оста итеп аңлатып бирә.

«Камил кечкенәдән тарих, математика, биология белән кызыксынды. Күп кенә олимпиадаларда җиңде. Мәктәпне бетергәч бергәләшеп уйлаштык та, ул Югары икътисад мәктәбенең тарих факультетына керергә булды. Анда укыганда да тарихны гына түгел, башка фәннәрне дә өйрәнде. Язган материаллары җитди фәнни журналларда басылды, соңрак Америка басмаларында да чыкты», — дип сөйләде яшь галимнең әнисе Римма Галиева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Телеграмда канал ачарга нәрсә этәргеч бирде?» — дигән сорауга Римма ханым болай дип җавап бирде: «Хәзер кеше озын текстлар укый белми, Твиттер, Инстаграмнан гына укыйлар. Шуңа күрә журналистлар элек чыккан әйбәт газета-журналлардан китеп бетте. Шунлыктан Камил дә Telegramда үз каналын ачарга булды. Рус, татар тарихчылары чит телләрне белеп бетерми, аларның башка илләрдә укыганнары да, эшләгәннәре дә юк. Ә Камил чит илләрдә укыды да, эшләде дә. Татарча, русча, инглизчә, французча бик яхшы белә. Шулай ук бераз немецча, голландча, кытайча, испанча, төрекчә, латинча сөйләшә. Күп җирләрдә булгач, берничә телдә сөйләшә алгач, аның чагыштырыр әйбере бар. Ул каналында язган материалның күбесен башка илләр белән чагыштырып өйрәнә», — диде Римма Галиева.

Камил Галиевның “Вконтакте”дагы аккаунтыннан алынды, https://vk.com/kamilkazani


Быел 31 гыйнвар көнне Камил Галиев үз өендә тоткарланды. Ул вакытта аны 23 гыйнварда булган митингта катнашуда гаепләп, 10 тәүлеккә сак астына алдылар.

«Иртүк полиция хезмәткәрләре өебезгә килде. Әле без йоклый идек. Мин — инвалид, инде бер ел беркая да чыкканым юк. Шуңа бөтенебез бергә җыелышып театрга барырга уйлаган идек. Билетларны алдан, әллә кайчан алып куйдык. Ә 23 гыйнварда улым дуслары белән күреште, бергә кафеда утырдылар. Ул көнне митинг иде. Камилгә митинг карарга кызык булгандыр. Ә кемгә кызык түгел? Шундый әйберләр белән тарихчы кызыксынмаса, нинди фән кешесе булсын ул? Мин аны бик яхшы аңлыйм, инвалид булмасам, мин дә карарга барыр идем. Безнең Конституция буенча, һәр кеше урамга чыга ала (сүз митинг турында бармый). Моның өчен рөхсәт сорарга кирәкми. Бездә бит хәзер оккупация юк, карантин түгел. Һәрбер кеше урамга чыгып йөри ала. Беркем дә закон бозмады. Мин чыккан кешеләрнең берсен дә гаепләмим», — диде Камилнең әнисе.

Камил Галиевның әтисе: «Дүртенче сыйныфта укыганда ук Камил укытучыларга катлаулы сораулар бирә башлады»


Яшь тарихчының әтисе Рамил әфәнде улының балачагын искә төшереп, болай диде: «Дүртенче сыйныфта укыганда ук Камил укытучыларга катлаулы сораулар бирә башлады. Мөгаллимнәр хәтта: „Җавапны киләсе дәрескә табып килермен“, — дип әйтә иде. Тарихны беләсем килсә, миңа кат-кат укырга, өйрәнергә кирәк булыр иде. Әлбәттә, кирәк булса, мин дә укып белер идем. Ләкин бу башкача. Ә Камил балачактан тарихка сәләтле булды. Тарихка гына түгел, ул бөтен укыган китапларның эчтәлеген истә калдыра. Шулай өч яшьлек вакытында аш бүлмәсендә кыстыбый ашап утырган вакытта Габдулла Тукайның „Шүрәле“сен яттан сөйләп бирде. Күрше бүлмәдә укып чыккан, шуннан соң бөтен нәрсәне исендә калдырган. Башка балалар болай тиз ятлый алмый. Өйрәтәм дип тотынсаң да, ярты ел өйрәтергә кирәк, ә монда ул үзе бик тиз өйрәнгән», — диде Камил Галиевның әтисе.

Аның сүзләренчә, Камил Телеграм`дагы каналны ачарга мәҗбүр булган.

«Бу канал якынча өч ел алып барыла инде. Дөресен генә әйткәндә, ул аны ачарга мәҗбүр булды. Чөнки хәзер яшьләр өчен үсеш юк. Үзеңне күрсәтү бик авыр. Язмаларны газеталарга гына биреп булмый, аларның кайберләре тарихи фикерләр белән кызыксынмый да. Шуңа күрә белгән фәннәрен башкаларга аңлату, уртаклашу, кешеләр белән аралашу өчен шушы каналны булдырды», — диде Рамил Галиев.

Мәскәүнең «Бердәмлек» яшьләр клубы кураторы Римма Гомәрова тарихчының эшен югары бәяләде.

«Камил белән мин шәхсән таныш түгел диярлек. Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында үткән бер чарада күрешкәнебез булды. Ә әнисе белән Фейсбукта аралашабыз. Бу гаилә бик зыялы, халык тормышына битараф түгел. Камилнең яхшы тарихчы, публицист икәнен, акыллы, үз эшенә җаваплы караганын беләм. Үзенең каналында катлаулы әйберләрне гади кеше аңларлык итеп яза», — дип сөйләде ул.

Илнар Гарифуллин: «Татарстанда Камил кебек милли җанлы яшьләргә игътибар юк»


Тарих фәннәре кандидаты, сәясәтче Илнар Гарифуллин бүгенге көндә тарихчылар арасында Камил кебек милли җанлы яшьләр җитмәвен билгеләп үтте.

Рамил Гали


«Мин Камилне татар халкының хәлен Европа халыкларының вазгыяте белән чагыштыручы галим буларак беләм. Чит илләрдә укыган кеше буларак, ул Европа халыклары үз телләрен, мәдәниятләрен ничек саклаганын яхшы белә, безгә үрнәк итеп күрсәтә. Татарстанда Камил кебек сәләтле, милли җанлы яшь кадрларга игътибар юк. Андыйларга урын табылмый. Бездә күбесенчә уртача галимнәр, укытучыларга игътибар бирелә. Сәләтле кадрларны җыеп, аларга үсәргә мөмкинлек бирергә кирәк», — диде ул.

Айрат Фәйзрахманов: «Камил — беренчеләрдән булып татар тарихын Телеграм аркылы Россия зыялыларына җиткерүче»

Солтан Исхаков


«Мин, беренче чиратта, Камил Галиевны Мәскәүдә яшәүче зыялы милләттәш буларак беләм. Камилне беренчеләрдән булып татар тарихын Телеграм аркылы Россия зыялыларына җиткерүче, дип әйтергә була. Тарихка килгәндә, аның Алтын Урдадагы демократик башлангычлар турындагы фикерләре бик кызык. Без: „Хан булгач, аның сүзе катгый рәвештә үтәлергә тиеш“, — дип күз алдына китерәбез. Ә ул башкача фикерли. Камил Алтын Урдада киңәшләшеп эш итүен, ханнарның үзенә күрә бер „парламенты“ булуын күрсәтә. Тарих юнәлешендә эшләгәч, Камилнең фикере җәмәгать эшлеклесе фикеренә әверелә. Шуңа күрә ул дөньяда, илдә барган вакыйгаларны игътибарсыз калдырмый. Бу чуалышларда катнашканмы, юкмы — анысын белмим. Аның белән бу турыда сөйләшкәнебез юк. Ләкин аның дөньяга, сәясәткә карашы төпле, фәнни фактларга нигезләнгән. Анда каршылыклы фикерләр бар, дип әйтмәс идем. Ул, беренче чиратта, галим», — дип сөйләде тарихчы Айрат Фәйзрахманов. 

Гадел Әхмәтҗанов

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here