Домой Поздравления Камышлы районы, Яңа Ярмәк авылы Тәскирә Гайфулла кызы Зәйнуллинага – 80 яшь!

Камышлы районы, Яңа Ярмәк авылы Тәскирә Гайфулла кызы Зәйнуллинага – 80 яшь!

0
Камышлы районы, Яңа Ярмәк авылы Тәскирә Гайфулла кызы Зәйнуллинага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, әбиебез!

Без сине юбилеең белән котлыйбыз! Ярый әле син бар бу дөньяда. Саулыгың нык, гомерең озын булсын. Безнең белән сөенеп яшәргә язсын. Табыннарыбызның мул, сыйлы, бәрәкәтле булуында синең өлешең бик зур, кадерлебез. Барысы-барысы өчен олы рәхмәт әйтеп, синең алда баш иябез.

Беркайчан да тимә, сагыш җиле,

Әни-әбиебезнең нурлы йөзенә.

Безнең өчен яши бит ул җирдә,

Кыенлыклар булса, ала үзенә.

Авыр чакларда син – ныклы терәк,

Якты маяк булып торучы.

Рәхмәт сиңа барысы өчен, әни,

Син – бердәнбер безне аңлаучы.

Изге теләкләр белән кыз­ларың Резеда, Нурия һәм Рәмзия гаиләләре белән.

*  *  *

Тәскирә Гайфулла кызы Зәйнуллинага!

Кадерлебез! Өлкән яшьтә булуыңа карамастан, «хәрәкәттә – бәрәкәт» дип яшисең, тик тормыйсың. Син тормышта күпне күргәнсең, әмма сынмагансың, сыгылмагансың, нык ихтыярлы булгансың. Яшәүдән тәм һәм ямь табасың, һәр гамәлең белән безгә үрнәк. Сиңа сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың, оныкларыңның бәхетен күреп, безнең арада шатланып яшәвеңне телибез.

Һәрбер иртә сине куандырып,

Шатлык белән яңа таң атсын.

Күзләреңне сагыш яше түгел,

Шатлык яше генә чылатсын.

Изге теләкләр белән апаң Тәслимә, җизнәң Саниәхмәт, сеңелең Тәнзилә, энең Га­зиз­нур, киленең Сәмгия гаиләлә­ре белән.