Домой Поздравления Канюкаев Фәхретдин Бәдретдин улының Бөтендөнья укытучылар көне уңаеннан котлавы

Канюкаев Фәхретдин Бәдретдин улының Бөтендөнья укытучылар көне уңаеннан котлавы

0
Канюкаев Фәхретдин Бәдретдин улының Бөтендөнья укытучылар көне уңаеннан котлавы

Россиядә 2023 ел илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан “Укытучылар һәм остазлар елы” дип игълан ителде. Әлеге һөнәр ияләренә игътибар күрсәтү аларның илебез өчен никадәр мөһим булуы турында сөйли. Асылда, без нинди генә һөнәр иясе, нинди генә дәрәҗәләргә ирешкән булсак та, барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге киләчәктә бала тормышында әйтеп бетергесез мөһим роль уйный.

Хөрмәтле укытучылар!

Сезнең барыгызны да бәйрәмегез белән котлыйм. Эшегездә тагын да зуррак уңышларга ирешүгезне, мәктәп данын тагын да күтәрүегезне телим, ә моның өчен ныклы сәламәтлек кирәк. Сәламәт булыгыз, бергә-бергә озак еллар яшәргә язсын!


Хөрмәт белән, член бюро Национального совета Всемирного конгресса татар,
Президент СРТОО «Дуслык» («Дружба»)
Фахрутдин Бадретдинович Канюкаев