Домой Главные новости В области Канюкаеву Ф.Б. от школы “Яктылык” в день рождения!

Канюкаеву Ф.Б. от школы “Яктылык” в день рождения!

0
Канюкаеву Ф.Б. от школы “Яктылык” в день рождения!

Хөрмәтле Фәхретдин Бәдретдин улы!

Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел сез. Кылган гамәлләрегез тик яхшылык. Бик күп еллар дәвамында армый-талмый татар халкына хезмәт итәсез. Сез җитәкләгән “Дуслык” оешмасы белән берлектә мәктәбебез, телебезне, мәдәниятебезне саклауга юнәлдерелгән бик күп чаралар уздыра. Киләчәктә дә оештырылган эшләребез дәвамлы булсын. Шулай бергә булып, бердәм булып, халкыбызга терәк, телебезгә яклаучы булсак иде!

Сезгә уңышларның иң зурысын, гомер юлының иң озынын, бәхетлесен, кайгысызын, матурын, шатлыкларның нурлысын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез!

Зур хөрмәт белән “Яктылык” мәктәбе директоры һәм укытучылары.