Карантинда Америкада калган психолог Зөлфия Мәксутова: «Без барыбыз да бер көймәдә»

0
323

Казанда яшәүче психолог Зөлфия Мәксутова үзизоляция вакытын Америкада үткәрә. Апасына февраль аенда кунакка барган җиреннән кайта алмыйча кала ул. Очышларны башта күчерәләр, аннан бөтенләй туктаталар. Зөлфия белән Кушма Штатлардагы вәзгыять, американнарның карантинны ничек үткәрүе турында сөйләштек.

  • Бүгенге көнгә АКШ коронавирус белән авыручылар саны буенча дөньяда беренче урында.
  • Америкада коронавирус белән 810 мең кеше авырый.
  • Үлүчеләр саны – 44 мең, терелүчеләр – 73 мең.

Зөлфия, нәкъ шушы вакытта Америкада бүленеп калуыгыз ничек килеп чыкты?

Бу — авыру таралган вакытта икенче мәртәбә Америкада туры килүем. Моннан берничә ел элек дуңгыз гриппы чыккан вакытында да океан артында идем. Ул вакытта да үлем-китемнәр булды, ләкин бу дәрәҗәдә түгел. Карантиннар, изоляцияләр, илләр арасында чикләр ябылуга кадәр барып җитмәгән иде.

Быел февральдә Огайо штаты башкаласы Колумбус шәһәренә апам янына кунакка килдем. Ул чакта Америкада коронавирус таралмаган иде әле. Билетларым март ахырына алынган иде, аннан апрель башына күчерделәр, соңыннан чикләрне бөтенләй ябып куйдылар. Менә инде алты атна биредә үзизоляциядә утырабыз. Чикләр кайчан ачылыр, кайчан әти-әнием янына Казанга кайтырмын — әлегә билгесез.Зөлфия Мәксутова

Америкада хәлләр катлаулы дип күзәтәбез, авыручылар саны сәгатьләп арта. Огайода вәзгыять нинди?

«Анда шундый коточкыч хәлләр, сез исәнме? Америкада хәлләр шул кадәр куркынычмы?» — дип якташлар көн саен сорыйлар миннән. Башта аңышмыйча тордым. Баксаң, Россия телевидениесеннән Америкада дөнья беткән кебек сөйлиләр икән. Әйе, монда хәлләр чынлап та җитди. Ләкин Россия журналистлары сурәтләгән дәрәҗәдә үк түгел.

Нью-Йорк белән Луизиана штатларында гына хәлләр катлаулы икәнен беләм. Огайода ситуация яхшырак, чөнки бу штат беренчеләрдән булып карантинга киткән, саклык чараларын күргән.

Кичә губернатор CNN каналы аша игълан итте: бәлки карантин 1 майга бетәр, кешеләр эшкә йөри башларлар, диде. Авыручылар саны күп, әмма арту ягына таба бармый, нормада, шуңа күрә карантинны йомшарту турында уйланалар. Сүз Огайо штаты турында гына бара. Башка штатларда хәлләр ничек икәнен әйтә алмыйм, чөнки монда һәр штат үз-үзенә хуҗа, үзе аерым карар чыгара, проблеманы үзенчә хәл итә.

Океан артында үзизоляция ничек үтә? Нинди тыюлар кертелгән?

Америкада катгый карантин димәс идем. Даруханә, кибетләр, хастаханә, азык-төлекне үзең белән алып китеп була торган кафе-рестораннар эшли. Калган бөтен җир ябык. Американнар — закон тыңлаучан халык. Аларга өйдә утырырга дигәннәр икән, димәк, утыралар. Беркем белән аралашмыйлар, туган-тумачага кунакка йөрмиләр. Шулай да, монда урамда, паркларда йөрергә рөхсәт ителә. Бары тик социаль дистанция сакларга кирәк. Гадәттә, урамда берәр кеше очраса, юл аша «һай» дип сәлам бирәләр дә елмаеп үтеп китәләр.

«Америка халкы Трампны сүгә»

Сезнең гаиләгез нинди саклык чаралары күрә?

Әйткәнемчә, урамда дистанция саклыйбыз. Аннары, кибеттән сатып алып кайткан бөтен нәрсәне яхшылап юабыз. Бозылмый торган азык-төлекне машина багажнигында 2-3 көнгә калдырабыз. Әгәр аларда вирус булса, шушы вакыт эчендә үләчәк. Өйгә заказ белән китерткән ризыкны тиз генә үзебезнең табак-савытка бушатабыз. Аннан соң, әлбәттә, кулны сабынлап юабыз. Америка табибларының киңәшләре бу.

Битлек киясезме?

Америкада битлек кимиләр, алар сатуда юк та. Берничә көн элек тәүлеккә 1800 кеше үлде дип игълан ителгәч, кибетләрдә берара кия башлаганнар иде. Аннан битлекләрен тагын салдылар. Монда битлек кигән кешеләр, гадәттә, кытайлар булып чыга.Зөлфия Мәксутова

Риск төркеменә кергәннәрне, өлкән яшьтәге кешеләрне ничек саклыйлар?

Монда өлкән кешеләргә кибеткә йөрү өчен махсус сәгатьләр билгеләнгән. Алар иртәнге алтыдан сигезгә кадәр кибеткә йөри, бу вакытта яшьләр сату нокталарына керми. Эшкә йөрүчеләр белән контактка кереп, өлкәннәр вирус йоктырмасын өчен оештырылган бу. Сату нокталары үзләре шундый карар кабул иткәннәр. Өлкән яшьтәге кешеләрне американнар бик саклыйлар. Балалары да пандемия вакытында әти-әни йортына кунакка килми, азык-төлек китереп, ишек төпләрендә генә калдыралар.

Пандемия таралгач, Америка хөкүмәте халкына нинди ярдәм күрсәтте?

Америкада һәр олы кешегә бер мәртәбә 1200 доллар күләмендә пособие бирелде, балаларга — 500 доллар. Минем туганнарым әлеге акчаларны инде алды.

Алай да, CNN каналы Америка президенты Трампны сүгә, пандемияне туктату өчен вакытында чаралар күрелмәде, соңга калды, дип шелтә белдерәләр. Әлеге тема телевидениедән көн саен диярлек телгә алына. Ә Огайо штаты губернаторын бу яктан мактап туя алмыйлар.

«Тестлар өч сәгать эчендә әзер була»

Сезнеңчә, ни өчен шундый алга киткән илдә дә авыручылар саны нык күп?

Беренчедән, бу зур ил, кечкенә Италия түгел. Күп кешегә тест ясыйлар, авыручылар санын ачыклау мөмкинлеге зур дигән сүз. Аннан, саннарны киметеп күрсәтмиләр.

Ярлы, бигрәк тә каралар яши торган районнарда яшәүчеләр арасында үзизоляция кагыйдәләрен үтәмәүчеләр шактый. Алар һаман да гадәти тормыш белән яшәүләрен дәвам итә. Хәерче районнарда изоляция вакытында җинаятьчелек үскән, сугышу очраклары арткан, наркотик кулланудан үлү очраклары да күбәйгән. Эштә карантин, ә алар эшсезлектән тилмерә, кая барып бәрелергә аптырыйлар.

Менә шул криминаль районнарда тәртип саклаучы полицейскийларга да нык эләгә. Аларга чирнең оясында эшләргә туры килә, нәтиҗәдә, коронавирус үзләренә дә йога, хокук сакчылары биредә күп авырый. Шулай ук табибларның һәм сатучыларның да 20%ы коронавирус йоктырган, дип хәбәр иттеләр.

Афроамериканнар чыннан да күп авырый икән…

— Әйе, үлүчеләрнең 70 процентка якыны — кара тәнлеләр. Нишләп шулай икәнен төгәл әйтә алмыйм, бу сорау киләчәктә өйрәнелер. Үзебезнең гаиләнең фаразларын гына әйтә алам. Афроамериканнар күбесе ярлы гаиләдән, сәламәтлекләрен кайгыртмыйлар. Ә коронавируска иммунитеты түбән булган кешеләр тизрәк бирешә. Бәлки шуңадыр… Әмма бу фәнни аңлатма түгел, фараз гына.Зөлфия Мәксутова

Коронавируска тестлар анда да Россиядәге кебек атна-ун көн әзерләнәме?

Коронавирус белән авырыйсыңмы, юкмы икәнен Америкада көнендә белергә мөмкин. Тиз арада әзер була торган тестлар бар, әмма аның өчен 5-6 сәгать чиратта утырырга кирәк. Тестның нәтиҗәсен өч сәгатьтән соң әйтәләр. Минем танышларым коронавируска тестны хастаханәдә тапшырды, аларга табиб юллама биргән иде. Анысының нәтиҗәсе биш көннән соң килде.

Америкада медицина кыйммәт. Коронавирус белән хастаханәгә барып эләксәң, дәвалану өчен дистәләгән меңләгән доллар калдырасы булмыймы?

Коронавирус белән авыручыларны биредә бушлай дәвалыйлар. Җиңел формада чирләүчеләр, гадәттә, өйләрендә генә дәвалана. Нык авыручыларны хастаханәләргә салалар.

«Танышларыбыз арасында авырып терелүчеләр булды»

Америкадагы танышларыгыз арасында коронавирус белән хастаханәдә ятучылар, үлүчеләр юкмы?

 Аллага шөкер, безнең танышлар арасында үлүчеләр юк. Ләкин биредә яшәүче татарлар арасында коронавирус белән авырып терелүчеләр булгалады. Кемдер аяк өсте йөреп үткәрде, кемдер өендә ике атналап авырып ятты. Авырып яту бер дә рәхәт түгел, әлбәттә. Әмма авыр узмады, уртача формада үткәрделәр. Коронавирусның төп билгеләре дип хәлсезлек, күкрәкләр авыртуны әйттеләр. Аллага шөкер, терелеп беттеләр инде. Танышларыбыз авыргач, саклык чараларына җитдирәк карый башладык.

Халыкта паника сизеләме, депрессиягә бирелү очраклары күпме икән?

Кешедә депрессия бардырмы, юктырмы — анысын кистереп әйтә алмыйм, чөнки андыйлар белән очрашканым юк. Ләкин урамда бар да тыныч, паника, агрессия күренми. Гадәти вакыттагы кебек. Бәлки эшен югалтып, карантинда өйдә утыручылар арасында депрессиягә бирелүчеләр бардыр. Эш урыннары бөтенләй булмаган кешеләрнең дә хәле җиңел түгелдер. Монда күпләр дәүләт структураларында эшләми бит, коммерция оешмаларында хезмәт куя. Анда йә эш күләмен кыскарталар, йә бөтенләй эштән җибәрәләр. Эшли торган мәктәп укучыларын беренче чиратта эштән җибәрделәр. Безнең киявебез университетта эшли, аларга дәүләт түли. Хәзерге вакытта ул өеннән эшли, хезмәт хакы бара. Россиядәге, башка илләрдәге кебектер инде анысы.

Америка татарлары бу хәлләрне ничек кичерә? 

Нормаль кичерәләр, әллә нинди гайре табигый хәлләр юк бит. Бу сугыш та, табигый афәт тә түгел. Бары тик карантинны үткәреп җибәрергә, сабыр итәргә генә кирәк.

Әлбәттә, мондагы татарлар туган яктагы әти-әниләре, якыннары өчен борчылалар. Берничә татар гаиләсенең туганнары минем кебек үк монда бикләнеп калды, чикне чыгарга өлгермәделәр. Тагын ике гаиләгә әти-әнисе кунакка килгән иде, алар әти-әниләрен үзләре кайтармады. Бу ыгы-зыгыны бергә, Америкада үткәреп җибәрергә булдылар. 

Әлеге язманы укучыларга нинди киңәшләр бирер идегез? Безгә ничек сакланып бетәргә?

Коронавирус чыннан да куркыныч, тиз йога, авырмаячакмын дип берәү дә кистереп әйтә алмый. Голливуд йолдызлары да, премьер-министрлар да, гади халык та авырый. Баштагы вакытларда вирустан көлә идек. Хәзер ул Россиягә дә килеп җитте, үлүчеләр саны арта бара, бер дә көләсе килеп тормый. Дөрес, Россиядә әле дә бу вируска ышанып бетмәүчеләр бар. Миңа тимәс, судан коры чыгармын, дип фикер йөртә кайберәүләр. Зинһар өчен, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Без барыбыз да бер көймәдә. Үземнең әти-әнием Казанда яши, аларга да өйдә генә утырырга, үзизоляцияне сакларга кушам. Безнең бурыч — булдыра алганча үзебезне саклау. Калганы — Аллаһы Тәгаләдән.Зөлфия Мәксутова

Стрессны ничек кичерергә?

Психолог Зөлфия Мәксутова стресс вакытында организмны саклау буенча киңәшләрен дә бирә.

«Стресс вакытында иммунитетыбыз какшый. Ә иммунитет какшаганда теләсә кайсы вируска бирешергә мөмкинбез. Хәзер өйдә генә утыру сәбәпле читтән куркыныч тоябыз, моннан тыш, билгесезлек тә күңелне тырный. Нәтиҗәдә, организмда адреналин күләме кискен арта. Ул артып киткәч, кешенең бөерләренә өстәмә йөкләмә була, әлеге адреналинны бөерләрдән чыгару ягын карарга кирәк.

Моның өчен төп киңәш — су эчегез! Стресс вакытында кешегә күп итеп, көнгә ике литр чамасы су эчәргә киңәш ителә. Кул астыгызда гел җылымса яки кайнар су булсын. Әз-әзләп эчеп торыгыз, бөерләрне чистартыгыз.

Икенче киңәш — тигез итеп сулыш алу. Стресс вакытында кеше сулаудан туктый. Кечкенә чакта әти-әниләренең кычкырышканын ишеткән бала да берничә секунд суламыйча тора. «Мин суламыйм, димәк, берни дә кичермим, бу проблема юк», — дип әлеге ситуациядән баш миенең качуы бу. Әлеге гадәт балачактан кала, кеше үскәч тә көчле стресс һәм паника вакытында сулышын тыя. Сулау буенча махсус техника юк, киңәш бер генә — гадәттәгечә сулагыз, аны контрольдә тотыгыз. Сулау стрессны организмда тоткарламаска, аны чыгарып җибәрергә ярдәм итә. Сулыйбыз икән, димәк, без бу тормышны ничек бар, шулай кабул итәбез».

Лилия Заһидуллина

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here