Кариев театрында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире, журналист Рәмис Латыйпов пьесасы буенча спектакль куелды. Әсәр Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов заказы буенча Татарстанның халык артисты Илфат Камалиевның 50 яшьлек юбилеена махсус язылган. Жанр һәм тема театр тарафыннан тәкъдим ителгән, хәтта төп геройны уйнаячак артист та күрсәтелгән.
Моңарчы үзен сынап карау өчен пьесалар языштыргалаган, хәер, үзе өчен генә түгел, 2016 елда «Яңа татар пьесасы» драматургия конкурсында катнашып җиңгән, 2022 елда үзе шушы конкурсның жюри командасына кергән, көтмәгәндә театрга килеп, кайбер спектакльләрне кызык итеп «туздырып ташларга» яраткан танылган журналистның үзенчәлекле телен театр сәнгатендә кулланырга кызыккан театрлар бар. Әмма шушы кызыгуны тормышка ашырырга алынган кеше Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов булды. Әйткәнемчә, тема биргән, жанрны билгеләгән, төп рольдә уйнаячак актерны күрсәткән.
«Миңа хәзерге заман проблемаларын күрсәткән пьеса язу бурычы куелды. Башта бик җиңел генә ризалашсам да, үз өстемә кешенең юбилее өчен әсәр язу җаваплылыгын алам дип, борчылдым да. Чөнки бу – сәхнәгә куелган беренче әсәрем. Мин хәзер аның кимчелекләрен дә күрәм, әлбәттә. Карап утырганда да «әллә торып чыгып китимме» дигән уй да булды: тамашачылар торып ботинка ата башламасыннар тагын, дип тә уйлап куйдым. Тамашачының елмаюын күргәч кенә эчкә җылы керде», – диде Рәмис Латыйпов спектакль алдыннан журналистларга.
«Безнең театрда яшь драматурглар, композиторлар, балетмейстерлар үз урыннарын таба башлады. Театрга яңа автор килеп керде. Аның теле бик бай, үзе тәҗрибәле, көтелмәгән диалоглар килеп чыккач, театр өчен кызыклы материал барлыкка килде. Спектакльдә шушы театрга фидакарь хезмәт иткән өлкән буын артистлар уйный. Биредә алар реалистик театр жанрында эшлиләр. Илфат Камалиев, магнит кебек, үз тирәсенә талантлы кешеләрне җыйды, һәм шундый спектакль барлыкка килде», – диде Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов.
Татар театры дөньясында Туфан Миңнуллинның беренче пьесасының Минзәлә театрында Сабир Өметбаев тарафыннан куелуы тарихын кызык итеп сөйләргә яраталар. «Минем юлымда һәрвакыт бик яхшы кешеләр, режиссерлар очрап торды. Иң беренче Сабир абый Өметбаев, Минзәлә театрында мине күреп алып, «Безнең авыл кешеләре» турында: «Бу пьесаңны куям, әгәр тагын мондыйны китерсәң, кыйнап чыгарам», – диде. Ул бит миңа: «Йөрмә әле аяк астында буталып, яза белмисең», – дип тә әйтә ала иде», – дигән Туфан абый интервьюларының берсендә. Шушы пьесаның сәхнәләштерелүе татар дөньясына Туфан Миңнуллин дигән драматургны биргән.
Кариев театры яңа драматурглар белән актив эшли. Ренат Әюпов кинорежиссер һәм театраль фотограф Рәмис Нәҗмиев белән, яшь драматург һәм режиссер Булат Минкин белән спектакль чыгарды. Кариев театрында Айдар Әхмәдиев осталыгын чарлады. Шулай итеп Кариев театры яшь тамашачы гына түгел, яшь иҗатчы театры да (гәрчә бөтенесе яшь булмаса да).
Дебют темасын дәвам итеп, Ренат Әюпов юбилей спектакленә дебютлы команда туплаган. Сценограф – Анна Новикова, Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студенты. Моңарчы «Апуш» студиясендә берничә спектакль чыгарган рәссамның дәүләт театрында беренче эше. Спектакльдә күрсәтелгән хәлләргә сәбәпче булган егетне – төп геройның улын уйнаучы Искәндәр Низамиевның да беренче зур роле. Искәндәр – Лилия һәм Илнар Низамиевларның улы. Ул көз көне генә армия сафларында хезмәт итеп кайтып, театрда эшли башлады.
Әйткәнемчә, спектакль Татарстанның халык артисты Илфат Камалиевның юбилее уңаеннан куелган. «Татаркино» оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, төп герой Илфатның үзенә охшаган да.
«Татаркино» оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова: «Театр тамашачыга зур бүләк ясады. Рәхәтләнеп ял итеп утырдым. Спектакль үзенең юморы белән җәлеп итә. Илфат Камалиевның сәхнә образы, миңа калса, тормыштагы Илфатка бик туры килә. Алар хатыны Энҗе белән, парлап, гаилә тормышын күрсәттеләр. Кеше аларның өйдә дә шундый булуына ышанды бугай. Гомумән алганда, бик күңелле булды. Бу – Рәмис Латыйповның да беренче әсәре, мин аның уңышлы премьерасына шатмын. Котлыйм! Мондый формат театрга да, кинога да кирәк. Кеше шушы юмор аша җитди мәсьәләләрне дә күрә. Тормышыңны компьютерга күчерү, дусларны да шуннан табу – бүгенге көндә җитди проблема. Фәкать шулай – юмор белән – кешегә җитди проблемалар турында сөйләргә була».
Язучы, «Мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон: «Рәмис Латыйповның сәхнәдә куелган беренче спектакле бик үзенчәлекле. Бу тема моңарчы сәхнәдә күренмәде шикелле. Без яшьләрне «компьютерда озак утыра» дип гаеплибез. Монда әти кеше мавыгып китә. Аның өчен хатыны, улы көрәшә. Гаилә кыйммәтләре турындагы әсәр. Спектакль хәрәкәтле, музыкалы, җырлы. Премьерада «шомарып җитмәгән» урыннар да була. Беренче әсәр –беренче коймак кебек, кимчелекләре дә булырга мөмкин. Шуңа да карамастан, ул җитди әсәр булып җитешкән һәм сәхнәдә урын алган. Алга таба тамашачысы булыр, дип уйлыйм. Бу – гаилә белән килеп карый торган матур бер спектакль. Камилләшеп җиткәч, күңеллелеге тагында ачылып китәчәк. Режиссерга да зур рәхмәт – бу Ренат Әюповның да зур уңышы. Юбиляр Илфат Камалиевның да, янәшәсендәге артистларның да спектакль уңышында өлеше зур».
Спектакльнең төп героен башкарган актер Илфат Камалиев турында кыскача мәгълүмат. Илфат Казан театр училищесын һәм Щукин исемендәге Мәскәү театр училищесын тәмамлаган. Ренат Әюповның тугрылыклы актерларының берсе: аның белән Чаллы театрында эшләгән, аның белән Казанга – Кариев театрына күчкән. Хатыны – Татарстанның атказанган артисты Энҗе Камалиева (Фазылҗанова). Энҗе белән Илфатның кызлары Илүсә Камалиева Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәевның үзендә укый, Кариев театрында барган «Ак чәчәкләр» спектаклендә катнаша.
Спектакльнең үзенә килгәндә, ул бер «хәсрәт геймер», ягъни акча эшләү уе белән компьютер уеннары дөньясына китеп, гаиләсенең мәхәббәте белән генә кабат «бу дөньяга» әйләнеп кайта алган музыкант турында.
Әлеге музыкантның яраткан хатыны Әлфияне актерның яраткан хатыны Энҗе Камалиева уйный. Улы ролендә – театрга яңа гына килгән актер Искәндәр Низамиев. Калган рольләрдә – нигездә Илфат Камалиевның чордашлары – кайчандыр аның белән бергә шушы яшь театрны аякка бастыру өчен янып йөргән буын. Арада Низамиевлар, Кәлимуллиннар, Әминә Галиева кебек танылганнары да, «күләгәдә» калганраклары да бар. Яшьләрдән Илназ Хәбибуллин, Муса Камалов, Ләйсән Большова уйный.
Төп герой улының кәләше ролендә нигә Илфатның кызы Илүсә уйнамаган икән, дигән идем дә, аннары аңладым – ул бит Казан театры училищесында Фәрит Бикчәнтәев курсында укый. Бәлки, остаз әлегә ашыкмаска киңәш иткәндер.
Инде спектакль турында.
Бер яктан караганда, әлеге спектакль турында гел мактаудан гына торган текст язу тиештер. Чөнки сүз актерның туган көне һәм шушы көнгә багышлап куелган юбилей спектакле турында бара. Димәк, бу – гомерен иҗатка багышлаган актерга аның театрыннан һәм тамашачысы исеменнән бүләк. Ә бүләк – тәнкыйть предметы түгел. Әмма икенче яктан бу – традицион юбилей кичәсе һәм актерга багышланган бер күрсәтелешле «солянка» түгел. Бу – репертуарга кергән һәм халыкчанлыкка дәгъва иткән комедия. Димәк, без аңа барлык спектакльләргә куелган кырыс таләпләрне куя алабыз һәм шушы күзлектән бәялибез.
Миңа калса, «Җырлап яшик» – комедия генә түгел, ә «ситком», дөресрәге, буффонада һәм ретушьланган сарказм элементлары кертелгән ситкомга пародия. Катлаулы теманы катлы-катлы итмичә, бер сюжет линиясе белән ерып чыгылган: адәм баласының бозылуы һәм төзәлүе. Нәтиҗә – мәхәббәт барысын да җиңә ала. Хәтта компьютер уеннары кебек замана афәтен дә.
Спектакль, гомумән, тулысынча пародия. Спектакльнең бизәге булган җырлар да автор-башкаручыларга пародия. Илфат Камалиев ул җырларны гитара белән башкара. Композитор – Камил Котдусов.
Мин моңа охшаш җиңел язылган «Кредитка алган хатын» дип аталган халыкчан комедияне (Айгиз Баймөхәммәтов пьесасы) «Нур» театрында күреп, «мультик» дип бәяләп кайткан идем. Театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин яшь драматургның дебют әсәрен ситкомга пародия итеп куйган иде.
Кариев театрындагы «Җырлап яшик» спектакле дә нәкъ шундый – ситкомга пародия, «мультик». Рәмис Латыйпов ситком стилендә язган. Сүз уңаеннан, миңа авторның тормыш-көнкүреш диалоглары ошады – алар прозадагы кебек бизәкләп-түгәрәкләп ясалган бөдрә җөмләләр түгел, җыйнак кына диалоглар.
Сюжет болайрак. Музыка уен коралларын төзәтеп яшәүче Әхәтнең улы өйләнә. Өйләнергә җыенган егет кисәге, үзенең иркә кәләше белән 1 млн. 400 мең сумлык туй сметасы төзегән. Үзенең мәктәп чорыннан ук җыйган дуңгыз-копилка эчендә 200 меңләп акчасы бар. Әхәтнең дә бик тырышып җыйган 200 мең сум акчасы бар. Әле Әхәтнең ярты миллион сум торган гитарасы да бар, дөрес, музыкантның аны сатасы килми – аңа шушы гитараны чиртеп җырлау рәхәтлек бирә чөнки.
Калган эчтәлеген язып тормыйм. Кыскасы, дөньялыкта уңышка ирешә алмаган хисчән музыкант – Әхәтебез, акча эшләү нияте һәм үзенең мавыгучанлыгы белән, компьютер уеннарына кереп бата. Ә инде иң кызыгы – аны тартып чыгарырга маташу процессы. Чын комедия шунда башлана. Хатыны аны уйнаудан биздерергә маташа. Тегесен чакыра, монысы килә… Театр монда уенга кереп баткан геройның да, аның гаилә әгъзалары – хатыны белән улының хәсрәтен дә күрсәтми, әлбәттә. Чөнки драма түгел. Аның каравы, кеше хәсрәте өстендә акча эшләргә маташкан аферистлар күплеген күрәбез. Спектакльнең бу өлешен автор да тәмләп язган, артистлар да тәмләп, сузып-сузып уйнадылар.
Әлеге «килеп-китүчеләр» арасыннан Муниципалитет Зәмзәмия образында буффонада элементлары анда оста кулланылган Татарстанның атказанган артисты Лилия Низамиева көлдерде. Яшеренгәч арт саны күренеп калуы, калку күкрәкләренә акцент ясау, бәлки, ТЮЗ вазыйфасына кермидер. Әмма 16+ дип куелган спектакльгә андый вак-төяк өчен претензия белдереп тормабыз бит инде. Лилия – шәп актриса, аңа бар да килешә.
Тамашачы Елена Малышевага һәм аның ассистентына пародия ясаган Татарстанның атказанган артистлары Гөлнара Фазылҗанова һәм Фәнис Кәлимуллин уеннарын бәяләде. «Бигрәк сузылды бит ул эпизод», – дигән идем, «Ә син аларны телевизордан караганың бармы?» – диделәр. Юк икән шул, ә Малышева нәкъ шулай сөйләшә икән – Фазылҗанова аны өйрәнгән.
Көлә-көлә, финалга килеп җиттек. Азактан нишли инде бу Әхәт, дип көтәбез бит инде. Гафу итегез, спойлер булмаячак. Барып карагыз!
Ә менә яшь кияү белән кәләшнең тиз генә ретро-туйга ризалашып куюын аңламадым. Аларны сәхнә артында гына драматург Рәмис Латыйпов үзе ризалаткан диярсең…
ххх
Комедияләр карый-карый, мин аларны премьерада карап бәяләү мөмкин түгеллеген аңладым. Чын халыкчан комедияне актер, драматург һәм режиссер күзеннән башка, тамашачы белән бергә тудыра. Тамашачы реакциясе буенча ул отышлы һәм отышсыз мизгелләрне билгеләп, отышлыларын калкыта, отышсызын җиңел генә үткәреп җибәрә. Менә шундый табигый үзгәртүләрдән соң халыкчан комедия барлыкка киләчәк. Монда инде драматург белән режиссерның булуы бөтенләй кирәкми. Ягъни, яздыгыз һәм куйдыгыз – инде дүрт ягыгыз кыйбла – спектакль үз тормышы белән яши. Мондый мисалларны төрле театрда күргән кеше буларак әйтәм – драматургның һәм режиссерның үз сәламәтлеге өчен шулай әйбәтрәк. Бу инде – актер белән тамашачының уртак сере: сәхнәдәгеләр көлдерәчәк, тамашачы көләчәк – тегеләре дә, болары да канәгать. Шул исәптән, мөгаен, театр директоры Луиза Янсуар/Шарова да канәгать булыр – билет сатыла бит.
Премьера белән барыгызны да! Спектакль чираттагы тапкыр 31 мартта, 29 апрельдә күрсәтеләчәк.
P.S.: Рәмис Латыйпов – әче теле белән кайбер театрларның үзәгенә үткән журналист. Сәнгать әһелләренең нечкә күңелле икәнен беләм – ачуыгыз килеп калган булган икән, «үзе ничек язды бу егет» дип, барып карап кайта аласыз.