Домой Жизнь татар Милли китапханәдә татар дастаннары турында галимнәр һәм сәнгатькәрләр фикер алышты

Милли китапханәдә татар дастаннары турында галимнәр һәм сәнгатькәрләр фикер алышты

0
Милли китапханәдә татар дастаннары турында галимнәр һәм сәнгатькәрләр фикер алышты

Ни өчен тарихи сюжетларны кеше күңеленә якын ала? Ни өчен бәхәсләр китә? Милли китапханәдә «Дастан: сәнгатькәрләр әдәбиятны ничек күзаллый?» дип аталган очрашуны алып баручы Тәбрис Яруллин кунакларга шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.

«Без үзебез тарихи чорда яшибез. Шуңа күрә хәзер тарих актуаль. Хәзер тере тарих чоры», – диде очрашуга чакырылган Тинчурин театрының баш режиссеры, «Идегәй» дастаны буенча Тинчурин театрында спектакль чыгарган Туфан Имаметдинов.

Владимир Васильев

Милли китапханәдә үткән «Əдәби резиденция» циклында оештырылган очрашуга тарихчы галим Искәндәр Измайлов, әдәбиятчы галимә Лилия Мөхәммәтҗанова чакырылган иде.

«Ул чорына карый. Сиксәненче елларга кадәр дастаннарны өйрәнү мөмкин дә түгел. Аннары әдәбиятта тарихи әсәрләр барлыкка килде. Дастаннар да калкып чыкты. Бу бит бүгенге эстетик идеалларга туры килгән әсәр түгел», – дип сорауга үз җавабын бирде Лилия Мөхәммәтҗанова.

Владимир Васильев

«Биредә герой максатына бару өчен кыра, җимерә, үтерә, изә, буйсындыра, җиңә. Төп идеясе шушында. Бүген шундый әсәргә ихтыяҗ барлыкка килмәдеме икән? Бәлки шундадыр популярлыгы», – дип дәвам итте ул.

Галимә дастаннарның театр сәнгате аша гына популярлашу мөмкинлегенә басым ясады.

Туфан Имаметдиновның Тинчурин театрында чыгарган «Идегәй» дастаны галимнәр арасында бәхәскә дучар булды.

Очрашуның тулы версиясен «Интертат»тан укый алачаксыз